16+

Болгарда Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үткәрелә

Тарихи Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелеп бара. Йөзләгән дин кардәшләребез бирегә килеп илебезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)не зурлап салаватлар әйтә. Быел «Ак мәчет»тә Мәүлид бәйрәменә һәм рәбигыль-әүвәл аена багышланган бәйрәм 3 гыйнвардә үткәрелә. Россия күләмендә уздырылучы Мәүлид бәйрәмендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россиянең төрле...

Мәүлид бәйрәмен Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте оештыра.

2014 елның 23 декаб­рендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыль-әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Ул айда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

Сүз уңаеннан, 2 гыйнвардән Казан - Болгар - Казан даими автобус маршруты ачыла. Авто­буслар һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөреячәк. Казаннан «Столичный» автовокзалыннан 8:40 сәгатьтә, «Южный» автовокзалыннан 9.00дә кузгалып китсә, Болгардан кайту юлына 16.00дә чыгалар. Исегезгә төшерәбез, 2-11 гыйнвар аралыгында автобуслар көн саен йөреячәк. Авто­буста Казаннан Болгарга бару бәясе - 310 сум.

Шундый ук рейслар Свияжск утравына да җибәрелә. Анысының бәясе - 150 сум. Билет ияләре Болгар һәм Свияжскидагы музейларга ташламалар белән керә ала.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading