16+

Бозны тоз гына җиңә алмый

Юллардагы гадәттән тыш көчле бозлавык Казан халкын чын мәгънәсендә инде тәмам аяктан екты. Травмпунктлар кул-бот сөякләрен сындыручылар белән тулган. Аларның саны былтыргыдан инде бер ярым тапкырга артып киткән. Аеруча узган ел азагындагы кинәт салкыннар зур мәшәкать тудырды. Урамнарда чакрымнарга сузылган бөкеләр хасил булды. Шәһәрнең юл хезмәте, күпме генә тырышса да,...

Бозны тоз гына җиңә алмый

Юллардагы гадәттән тыш көчле бозлавык Казан халкын чын мәгънәсендә инде тәмам аяктан екты. Травмпунктлар кул-бот сөякләрен сындыручылар белән тулган. Аларның саны былтыргыдан инде бер ярым тапкырга артып киткән. Аеруча узган ел азагындагы кинәт салкыннар зур мәшәкать тудырды. Урамнарда чакрымнарга сузылган бөкеләр хасил булды. Шәһәрнең юл хезмәте, күпме генә тырышса да,...


Әлбәттә, монда сәбәпне табигатькә генә сылтау урынсыз. Иң беренче чиратта бу шәһәр хуҗалыгының эшне тиешенчә оештыра алмавы нәтиҗәсе. Әгәр урамнардагы һәм ишегалларындагы кар үз вакытында чыгарылмый икән, аның иртәме-соңмы бозга әйләнәсе һәркемгә билгеле. Ә инде бозны җиңү бермә-бер кыенрак. Аеруча хәзер - салкыннар башланган вакытта. Монда тозның да файдасы шулчаклы гына. Чөнки ком-тоз катнашмасы урамда салкынлык 10-12 градустан артмаган очракта гына «эшләргә» сәләтле.
Димәк, әлеге афәткә каршы көрәшүнең хәзер тагын да нәтиҗәлерәк ысулларын эзләү мәслихәт. Мәсәлән, инде менә өч елдан артык Россиянең берничә шәһәрендә - Екатеринбург, Уфа, Самара һәм С.-Петербургта юллардагы бозлавыкка каршы яңа технология ярдәмендә көрәшәләр. Узган ел азагында әлеге шәһәрләр исемлегенә, ниһаять, Казан да керде.
Яңа технология дигәч тә, болай аның искесеннән әллә ни аермасы юк. Бары тик тоз урынына хәзер «Бионорд» дигән материал кулланалар. Аның төп үзенчәлеге шунда - ул иң көчле салкыннарда да бозны эретә. «Бионорд»ны Уралдагы «Бозлавыкка каршы материаллар җитештерү заводы»нда уйлап тапканнар. Ул төрле зурлыктагы кытыршы гранулалардан тора һәм, аны юлга сипкәч, боз белән бергә үзе дә тулысынча эреп бетә. Иң мөһиме - экспертлар әйтүенчә, «Бионорд» экология өчен зарарсыз. Ул хәтта туфрак һәм үсемлекләр өчен ашлама булып та хезмәт итә. Техник тозга караганда, аяк киемнәренә һәм автомобильләргә дә зыяны азрак ди.
Әлбәттә, моның реклама алымы гына да булуы мөмкин. Һәрхәлдә, табигатьне саклау буенча инде күпләргә яхшы таныш эколог, фән докторы Нәфисә Минһаҗева фикеренчә, шәһәр урамнарында теләсә нинди химия куллану эзсез үтми. Язын алар кар сулары белән елга һәм күлләргә агып төшәчәк. Ә безнең сулыкларда төрле химик матдәләр концентрациясе инде болай да чамадан тыш югары. Нинди дә булса химикатны куллана башлаганчы, иң башта Дәүләт экология экспертизасы үткәрү кирәк. Ә карны, иң яхшысы - урамнардан үз вакытында чыгарып, махсус урыннарда эретү.
Сүз дә юк, экологларның борчылуы урынлы. Ләкин урамдагы бозлавыклар белән нишләргә соң? Моңарчы кулланылган тозны да бит зыянсыз дип әйтеп булмый.
Дөрес, «Бионорд» тозга караганда күпкә кыйммәтрәк. Мәсәлән, бер тонна ком-тоз катнашмасы якынча 650 сум тирәсе тора. Ә шул ук күләмдә «Бионорд» шәһәр казнасына 17 мең сумга төшә. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов сүзләренә караганда, узган ел 4,5 мең тонна «Бионорд» сатып алынган. Димәк, моның өчен күпме акча тотылуын хисаплап чыгару кыен түгел. Шунысы бар, урамдагы 1 кв.метр бозны эретү өчен 400 грамм тоз кирәк булса, «Бионорд» ун тапкырга азрак китә.
Казан шәһәренең урам-юл челтәрен карап тоту бүлеге җитәкчесе Альберт Ибраһимов сүзләренә караганда, бүген башкала урамнарының 40 проценты инде яңа реагент белән эшкәртелә. Бу - башлыча үзәк магистральләр. Аны бүтән урамнарда да куллану әлегә мөмкин түгел, чөнки ул кыйммәт.
Ә менә ерак юлларга йөрүче шоферларның байтагы «Бионорд»ны, кыйммәт булса да, инде үз итеп өлгергәннәр. Алар аны пакетка салып һәрчак кабинада йөртәләр. Кайда да булса, әйтик үргә менгәндә бозлавыкка очрасалар, әлеге матдәне сибәсең дә 30 минуттан асфальтта бозның әсәре дә калмый. Ә элек калын бозга каршы, аеруча каты салкыннарда, берни белән дә көрәшеп булмый иде. Нәтиҗәдә үр менүче машиналар анда сәгатьләр буе боз «шомартырга» мәҗбүр булды.
Сер түгел, нинди дә булса уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, безгә күп вакыт ни дә булса югалтырга да туры килә. Яңа реагентны да 100 процент зыянсыз дип исбатларга тырышу урынсыз, минемчә. Өстәвенә аңа карата тискәре фикерләр дә юк түгел. Мәсәлән, Екатеринбургта яшәүче Светлана Артемьева сүзләренчә, ул әлеге реагентның «шәп» сыйфатын инде татып өлгергән. «Моңарчы кышкы аяк киемен әллә ничә сезон кия идем. Хәзер исә, яңа реагент эләгүгә, ул агара һәм бер атна эчендә сафтан чыга», - ди ул. Кыскасы, хәзер мондый «эксперимент»ны безгә дә үткәреп карарга мөмкинлек туа. Казанда да бозга тоз урынына яңа реагент сибә башладылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading