16+

Бәрәңгесе дә бәрәңгесе: аны ничек сакларга һәм артканын нишләтергә?

Быел бәрәңге уңды, авыл кешеләренең бүгенге көндә бөтен куанычы шул. Социаль челтәрләрдәге фотоларга карап кына да шундый нәтиҗә ясап була.

Бәрәңгесе дә бәрәңгесе: аны ничек сакларга һәм артканын нишләтергә?

Быел бәрәңге уңды, авыл кешеләренең бүгенге көндә бөтен куанычы шул. Социаль челтәрләрдәге фотоларга карап кына да шундый нәтиҗә ясап була.

Иң беренче булып фотоларны җырчы Лилия Муллагалиева куйды бугай. Актаныш якларында бәрәңгене сентябрьнең беренче көнендә үк алдылар. Лилия үзе бәрәңге казырга кайтмаса да, Зөбәер кызларының бәрәңге бакчасында төшкән фотоларын элеп куйган иде. Зөбәернең шалкан кебек сап-сары эре бәрәңгеләренә шактый кеше кызыгып карады. Һәрхәлдә, фото астына сырлап куйган сүзләреннән шул аңлашыла иде.

«Чебиләргә ашатабыз»

Бәрәңге Кукмара районының Вахит авылында да күп булган. Интернетта популяр булган «Кызык-Мызык» проекты авторы Илназ Габидуллин яңа алган бәрәңгеләрен сата да башлаган инде.

– Быел бәрәңге, Аллага шөкер, күп булды. Безнеке генә түгел, бөтен кешенеке шактый булган, ахры. Инде ничә еллар бик саткан юк иде, әни, быел сатмыйча булмас, улым, дигәч, интернетка куйган идем. Менә хәзер капчык-капчык бәрәңге ташыйм. Килограммын 16 сумнан сатам. Сораучылар күп, бер алган кешеләр инде икенче тапкыр сорый, бәрәңгегез тәмле икән, диләр. Артык күп сатып җибәреп, кышка үзебезгә ашарга калса ярый инде дип торам әле, – дип сөйләде ул безгә.
Саба районының Юлбат авылында яшәүче Миләүшә Хаҗиева да бәрәңге уңышына сөенеп туя алмый.
 
– Быел бәрәңгене алуы да күңелле, капчыкларны ташып бетереп булмый. Кайберәүләр хәтта бакчага машина-мотоцикл белән керә, берәм-берәм ташу авырга туры килә. Бәрәңге күп булса да, сатарга уйламыйбыз. Тавык-чебешләр бар бит, киләсе ел уңышына кадәр бәрәңгене бодай белән бергә пешереп, шуларга ашатырбыз, дибез. Быел яңгырлар әйбәт булды, алабутасы да «җитәрлек» үсте, әлбәттә. Ул да дымны тотарга булышкандыр, бәрәңгедән уңдык, – диде ул.

Балтач районының Арбор авылыннан Нурхания Закировалар биш сутый җирдән быел 25-30 капчык бәрәңге алган.
– Бәрәңгебез бер дә начар булмый иде, быел тагын да күбрәк чыкты. Базларга тутырып куйдык инде. Җәйгә хайваннарга, чебиләргә, бәпкәләргә ашатырга күп кирәк, сатмыйбыз. Авылда сатабыз диючеләр бар. Ел да көз көне машина белән килеп җыеп йөриләр, шуларга тапшырырга уйлыйлар, – диде Нурхания апа.

«15 сумнан ким булмаска тиеш»

Арча районының Айван авылында яшәүче Нәфил Гатауллинның үз крестьян хуҗалыгы бар. Ул яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бәрәңге уңышы әйбәт булды ди. Аларны бу атнада ярминкәгә алып килергә җыена.

– Хуҗалыкларда да бәрәңге яхшы булган. Элек алардан да алып сата идем. Соңгы елларда сатучылар бик күп булмады. Быел исә бәрәңге сатабыз, дип шалтыратучылар шактый. Әлегә күпмедән аласымны әйтә алмыйм, чөнки безгә ярминкәдә сатарга аерым бәя куялар. Без шул бәядән арттырырга тиеш түгел. Күбрәк куйсалар, мин дә хуҗалыклардан әйбәт бәягә алыр идем. Аларның да, сатып, акча эшлиселәре килә, бу аңлашыла да. Халык бәрәңгене, бәясе төшкәнгә, утыртмый башлады. Ярминкәләргә килгәндә, минималь бәя куйсыннар иде дә, шуннан киметмәскә дисеннәр иде. Ә безгә, фәлән сумнан арттырмагыз, диләр. Минем хезмәт тиешле бәяләнсен өчен, бәрәңгенең килограммы 15 сумнан да ким булмаска тиеш. Яздан башлап тир түгеп эшләгән хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрәсе килә бит, – дип сөйләде.

Бәрәңге сату дигәннән, авыл кешеләре аны районның хәзерләүләр конторасына тапшыра ала. Татпотребсоюзның хәзерләүләр бүлеге җитәкчесе Ренат Бикбов сүзләренчә, һәр районда да бар алар.

– Быел бәясе күпме булачагын төгәл белмибез, берничә көннән генә әйтә алабыз. Узган елны ярминкәләрдә 12 сум иде, ә без авыл халкыннан 8 сумнан алдык. Арзанрак бәягә алабыз, чөнки транспорт чыгымнарын капларга кирәк, – диде ул.
Чатырлы ярминкәләрне оештыручыларның берсе – «Каймак» «Эко-фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарә рәисе Нурҗиһан Хәйретдинова әйтүенчә, әлегә кадәр авыл кешеләре бәрәңге, сөт, башка продуктларын Чехов базарында саткан, ярминкәләргә дә йөргәннәр. Хәзер базарда ремонт эшләре бара, ул ябылган.

– Бу атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Чехов базары ябылгач, «Туган авылым» комплексының машина кую урынында ярминкә оештырырга уйладык. Һәр шимбә көнне көзгә кадәр анда ярминкә эшләячәк. Бу турыда шәһәр башкарма комитетына да, Авыл хуҗалыгы министрлыгына да хатлар яздык. Әмма интернетта ярминкәләр турындагы хәбәрләрдә «Туган авылым» комплексы нишләптер күрсәтелмәгән. Бәлки ярдәм дә күрсәтелер иде. Әлбәттә, шәһәр үзәгендә ярминкә ачарга акча да кирәк. Монда килеп сатучылардан акча да алмый булмый. Җиңел машина белән килеп сатучыларга – 50 сум, зур йөк машинасы белән килүчеләрдән 500 сум булачак. Казанда 14 җирдә ярминкә эшләячәк. Аларда бәрәңге сатарга урын бармы-юкмы икәнен ярминкә өчен җаваплы кешеләрдән генә белеп була. Нишләптер аларның телефоннарын күрсәтмиләр. Сатарга дип килүчеләргә җайлы булыр иде аны күрсәтсәләр. Авылдан килеп урын таба алмыйча икенчесенә йөрсә, вакыты да уза, нервысы да бетә. Югыйсә бәхәсләшеп-тавышланып бетәргә дә мөмкиннәр, – ди ул.

Базда галош яндырабыз

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә бәрәңге базын әзерләп кую турында да бәхәсләшәләр. Безнең Кама Тамагында, тычканнарны куркыту өчен, резина кисәге ягалар. Аны чиләккә салалар да яндырып җибәрәләр һәм чиләкне җеп белән базга төшерәләр. Тычкан агуын гына да куючылар бар. Яшел Үзән районында галош яндыралар икән. Нәфисә апа Гаделшина каты галош булырга тиеш түгел, мин кызыл эчлесен кулланам, анысы йомшаграк, ди. Яшел Үзәндә яшәүче Сабира Зыятдиновалар сарык йонын яндыра, бәрәңге өстенә карга миләшен дә куеп калдырабыз, аның исенә тычканнар килми, ди.
Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов, базны чүпләрдән чистартып, стеналарын, түшәмнәрен, киштәләрен хлорлы известь белән эшкәртергә кирәк, дип киңәш бирә.
 
– Йә булмаса, 1 процентлы бакыр купоросы яки «Хом» препаратын кулланыгыз. Бәрәңгене, базга төшергәнче, бер-ике атна җил йөри торган күләгәле урында саклагыз. Кояшлы урында тотсагыз, ул җылына һәм базда «тирләячәк», ягъни дымланачак. Чәчүлеккә йомырка зурлыгындагы бәрәңгеләрне сайлап тутырыгыз. Базга салыр алдыннан черек булганнарын, авыру билгеләре күренә торганнарын аралап алыгыз. Кайбер районнарда фитофтора билгеләре дә күренә. Базыгызга авыру бәрәңгеләр төшә күрмәсен. Резин яндырулары турында ишеткәнем бар, әмма кулланганым юк. Кайберәүләр күкерт шашкасын яндыра, аның зыяны юк, – ди Фарсель абый.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading