Шәһри Казан

Бөтен дөнья яшьләре Казанда тарихи истәлекләрне сакларга өйрәнә

Тарихын белмәгәннең киләчәге юк. Ә истәлекләрне барлаганда тарихны үз кулларың белән тотып карагандай буласың. Шәһре Болгарга, Алабугага, Биләргә, Иске Казан шәһәрлегенә барсаң, әнә шундый хисләр кичерәсең.

Кичә Казан Ратушасында да тарихи һәйкәлләрне саклау турында сөйләшүләр башланды. Бөтен дөнья яшьләре Казаныбызга килеп, һәркемгә үзенчә кадерле булган тарихи-истәлекле урыннарны саклау юлларын ачыклыйлар. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе җыенын Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачып җибәрде. ТРның беренче Президенты әйтүенчә, төрле сәяси режимнар аркасында кешелекнең күп кенә тарихи истәлекләре юкка чыккан. Җиһанның җиде могҗизасы да тарих төпкелендә генә калган. «Безгә моңа юл куймаска кирәк. 1920-1930 елларда Советлар Союзы атеизмда яшәргә теләде. Туксанынчы еллар башында Татарстанда 13 кенә мәчет бар иде», - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аныңча, яшьләр белән бергә эшләгәндә генә мондый хаталарны кабатламаска була. ТР Дәүләт Киңәшчесенең Болгар белән Свияжскины ЮНЕСКОга тәкъдим итәргә теләге бар.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков кунакларны инглиз телендә сәламләде. Премьер әйтүенчә, Татарстан икътисад өлкәсендә нык алга китте. Бизнес ачарга иң уңайлы төбәкләрнең берсе - без. Рухи мирас буенча да алдынгы урында бару безнең изге бурычыбыз, диде Илдар Халиков.
ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе: «Без бүгенге мәдәниятне җимерү процессларына цивилизацияле каршылык күрсәтерлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу эштә, яшьләр, без сезгә таянабыз», - дип белдерде ул.
Казанда җыелган яшьләр өлкән ЮНЕСКО вәкилләренең Санкт-Петербург шәһәрендә барган киңәшмәсен дә телекүпер аша күзәтә алачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: