Шушы көннәрдә Казанда ике мөһим чара үтте. Берсе - телләрне һәм мәдәниятләрне саклау буенча халыкара форум, икенчесе - Россия стратегик тикшеренүләр институты җитәкчесе Леонид Решетников белән конференция. Утырышлар узды, килешүләр төзелде, рәсми очрашуларда катнашучылар, матур фикерләр әйтеп, куллар кысышты. Хәзер бер генә нәрсәне көтәргә кала - эш күрсәтүләрен.
Татар теле...
Шушы көннәрдә Казанда ике мөһим чара үтте. Берсе - телләрне һәм мәдәниятләрне саклау буенча халыкара форум, икенчесе - Россия стратегик тикшеренүләр институты җитәкчесе Леонид Решетников белән конференция. Утырышлар узды, килешүләр төзелде, рәсми очрашуларда катнашучылар, матур фикерләр әйтеп, куллар кысышты. Хәзер бер генә нәрсәне көтәргә кала - эш күрсәтүләрен.
Татар теле язмышын русча хәл иттеләр
КФУның Филология һәм сәнгать институты базасында үткән халыкара форумда юкка чыгу куркынычы янаган барлык телләрне һәм мәдәниятләрне саклау турында сүз алып барылса да, татар теленең язмышы хакындагы чыгышлар чагыштырмача күбрәк булды. Форумны оештыручылар һәм мәртәбәле кунаклар рус милләтчеләренә, рус телен кысрыклыйлар, дип әйтергә сәбәп калдырмады анысы - хәтта татарлар да татар теле турында русча чыгыш ясады.
Форум дәвамында «бүген татар теленең хәле катлаулана бара» кебек фикерләр еш яңгырады. Анысын галим-голәмә әйтмәсә дә чамалыйбыз инде. Шунысы куркыныч та: телнең юкка чыгуы -көн саен аз-азлап бара торган процесс. Тел кисәк кенә, әйтик, бер көн эчендә кинәт юкка чыкса, гаҗәпләнергә дә, ризасызлык белдерергә дә өлгерми калыр идек, күңелгә дә алай ук авыр булмас иде, мөгаен. Бетте-китте - вәссәлам. Ә «тау»ның көн саен акрынлап ишелә баруын күрү, шул уңайдан нәрсәдер эшләргә тырышу һәм гамәлләреңнең күп очракта диварга аткан борчак хәлендә калуы - менә монысы йөрәккә бәрә.
Форумда катнашучылар арасында телләрнең юкка чыгу мәсьәләсе белән җитди рәвештә кызыксынучылар җитәрлек иде. Әйтик, Россия Фәннәр академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты өлкән фәнни хезмәткәре Евгений Головко күп еллардан бирле Себер халыкларының телләрен өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен фәнни яссылыкта тикшерү белән шөгыльләнә икән. «1980 еллардан алып санаганда, минем күз алдымда ким дигәндә өч тел юкка чыкты», - дип белдерде ул. Шул телдә сөйләшүчеләрнең соңгы вәкиле вафат була - аның белән бергә телне, димәк, тулы бер мәдәниятне дә күмәләр. Коточкыч һәм, кызганыч ки, даими күзәтелә торган күренеш...
Исхакый фаразлаган инкыйразны булдырмас өчен, телебезне кайнар сүзләр белән генә түгел, гамәлләр белән дә сугарып торырга кирәк. Евгений Головко, уенын-чынын кушып, икенче елга форумга татар телен өйрәнеп килергә вәгъдә итте. Үзебезнекеләр нинди эш күрсәтер?..
«Татарлар булмаса, Россия дә булмас иде»
Бу фикерне Россия стратегик тикшеренүләр институты җитәкчесе Решетников әйтте. Шулай дип уйлаучылар һәм татарларның Россия дип аталган илне барлыкка китерүдәге ролен аңлаучылар күбрәк булсын иде ул. КФУның педагогик составы һәм студентлар белән очрашуда Леонид Петрович, гомумән, татарлар турында матур сүзләрен кызганмады. «Татарлар - Россиянең өмете. Татарстан җимерелсә, Россия дә җир белән тигезләнәчәк. Шуңа күрә без Татарстан өчен көрәшергә тиешбез. Сер түгел: Татарстанда да экстремизм һәм ваһһабчылык кебек күренешләр тамыр җибәргән. Тик сезнең республикагыз башка төбәкләрдән аерылып тормый. Татарстан җитәкчелеге бу проблемалар белән көрәшә һәм нәтиҗәле генә эшләр дә күрсәтә», - дигән фикерен аеруча Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары хуплап кабул итте. Кайсы милләт кешесе генә туган телен мактаганнарын яратмас икән?!
Мәскәүнең Бирюлево вакыйгалары фонында Казанның толерант шәһәр булуы тагын бер тапкыр исбатланды. Рәсми мәгълүматларга ышансаң, бүген Татарстанда 173 милләт вәкиле гомер кичерә. 173 төрле дөнья, 173 төрле холык дигән сүз бит инде бу. Леонид Решетниковның сүзләренә гаҗәпләнерлек тә түгел.
Стратегик тикшеренүләр институтын күпләр Рәис Сөләйманов исеме белән бәйләп карый. Иде, дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Сөләйманов институтның Идел буе үзәге җитәкчесе вазифасыннан азат ителде, аның урынына Санкт-Петербург идарә һәм икътисад университетының Казан филиалы доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты, язучы Фирдүс Дәүбаш билгеләнде. Л. Решетников мондый карарның кабул ителүе Рәис Сөләймановның соңгы вакытта кылган гамәлләре белән бәйле түгел дип белдерде. Ә элеккеге җитәкченең нәрсә эшләве сер түгел: ул, республика урманнарында исламчыларның хәрби күнегүләр лагере урнашуы һәм төбәктә радикаль ислам җәелү турында ялган мәгълүмат биреп, Татарстан Прокуратурасыннан кисәтү алды.
Леонид Петровичның тагын бер фикеренә тукталмый калу мөмкин түгел. «Рус милләтчеләре мине гафу итсеннәр, тик Россия бер милләтле генә дәүләт була алмый. Илебезнең бөтенлеген саклау өчен, без бергәләп тырышырга тиеш», - дип, республикабызның искиткеч зур ролен тагын бер тапкыр ассызыклады ул. Бу сүзләрнең ихласлыгына ышанасы, Татарстанның Универсиада үткәрүдән кала тагын нәрсәне дә булса «ура» кычкырырлык дәрәҗәдә башкара алачагына өметләнәсе килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар