Гадәттә, яңа елдан бөтен өлкәдә диярлек бәяләрнең артуы күзәтелә: ашамлыкларга, утка, суга, газга дисеңме… Без моңа күнектек тә бугай инде, нишлисең, яңа елдан яңа кагыйдәләр, яңача тормыш... Ә менә 1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы күпләрне аптырашта калдырыр, мөгаен. Бу өлкәдә үзгәрешләр чынлап та сизелерлек.