16+

Бул татар, булма “Аватар”

Россия Федерациясендә 2020 елның 1-31 октябрендә җанисәп алу үткәреләчәк. Министрлар Кабинетында 5 ноябрьдә булган брифингта хәбәр ителде бу яңалык.

Бул татар, булма “Аватар”

Россия Федерациясендә 2020 елның 1-31 октябрендә җанисәп алу үткәреләчәк. Министрлар Кабинетында 5 ноябрьдә булган брифингта хәбәр ителде бу яңалык.

- Җанисәп алу БМО карары нигезендә, бөтен дөньяда оештырыла. Әлеге чара халык санына бәйле рәвештә төрле программалар кабул итү өчен дә кирәк. Татарстанда, мәсәлән, 40 социаль-икътисади программа гамәлгә ашырыла. Россиядә 2010 елдагы җанисәп алудан соң, демографиягә игътибар арттырылды. Авылларда халык саны кими бара, кешеләр шәһәрләргә күченә. Чираттагы җанисәп алудан соң да, һичшиксез, социаль эчтәлекле һәм икътисадка кагылышлы яңа проектлар барлыкка киләчәк, - диде Татарстан Республикасы буенча социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов.

Татарстанда 2118 торак пункт исәпләнә, аларда теркәлгән халык саны – 3 миллион 898 мең кеше.

- Җанисәп алу белән 9,8 мең кеше шөгыльләнәчәк. Аларның таныклыгы һәм аерымлык билгесе – җанисәп алу чарасы турында язылган шарф белән портфеле була. Җанисәп алучының таныклыгы үзенең паспортын күрсәткәндә генә документ көченә ия, - дип искәртте Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Киләсе, ягъни 2020 елның октябрендәге җанисәп алуда цифрлы технологияләр киң кулланылачак. Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында стандарт хисап язмасы (электрон имзасы) булган кешеләр “Госуслуги” порталында электрон рәвештә  җанисәптә теркәлә ала. Шулай ук җанисәпне Күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ “Мои документы”) узарга һәм, беррәттән, гаилә әгъзаларыңны да яздырырга-теркәргә мөмкин. 

Җанисәп алу бланкы электрон һәм гадәти кәгазь сыйфатында була. Бланкадагы сораулар Россия Федерациясе халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Татарстанда, димәк, рус һәм татар телләрендә язылганнары кулланыла. 

Федераль бюджеттан Татарстанда җанисәпне оештыру өчен 60 миллион сум һәм җанисәп алу белән шөгыльләнүчеләргә түләр өчен 300 миллион сум билгеләнгән. 

Валерий Кандилов әйткәнчә, 2010 елдагы җанисәпне алуда республикадагы 1 мең 100 кеше сорауларга җавап бирүдән катгый төстә баш тарткан. Җанисәп алуда кешенең паспорты мәгълүматлары теркәлми, шунлыктан, сорауларга җавап бирмәү – мәгънәсезлек.

Монысы әле бер хәл, 2010 елдагы җанисәп алу барышында кайбер кешеләр үзләрен “Эльф”, “Марсианин”, “Аватар” дип күрсәтте.

- Кызганыч, мондый сәер очраклар булды. Кешеләр үз милләтенә, гомумән, җанисәп алу чарасына җаваплы карасыннар иде, - диде Наталья Гатауллина.

Татарларга һәм башка аз санлы халыкларга “милләт” графасында үзен тузга язмаган исемнәр белән күрсәтү һич ярамый. Җанисәп алуның беренчел йомгаклары 2021 елның апрелендә, ә тулы нәтиҗә 2022 елда билгеле булачак.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading