16+

Бурычлардан котылу өчен, банкротлыкка чыгарга була

Татарстанда үзен банкрот дип танучылар саны арта бара. Банкротлыкка чыгу, бер яктан, бурычлардан котылырга ярдәм итсә, икенче яктан, бу процессның үз минуслары да җитәрлек.

Бурычлардан котылу өчен, банкротлыкка чыгарга була

Татарстанда үзен банкрот дип танучылар саны арта бара. Банкротлыкка чыгу, бер яктан, бурычлардан котылырга ярдәм итсә, икенче яктан, бу процессның үз минуслары да җитәрлек.

Бу хакта Росреестрның идарә итү оешмалары өлкәсендә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Гөлия Елесина белән сөйләштек.

– Кем банкротлыкка чыга ала?
– «Граждан банкротлыгы турында»гы 127нче Федераль законның 10нчы бүлеге буенча банк, кредитор, идарә итү компаниясе, бурычка акча биреп торган физик зат та банкротлыкка чыга ала. Моның өчен кешенең бурычы 500 мең сумнан артыграк булырга һәм ул бурычның өч ай буе түләнмәгән булуы шарт.

– Банкротлыкка чыгу өчен, кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк? Бу эш түләүлеме?
– Бу эш белән Арбитраж судлар шөгыльләнә. Банкротлыкка чыгу процессын, гадәттә, суд белгечләре башкара. Конституция буенча һәр кешенең дә хезмәте бәяләнергә тиеш. Шуңа да бу хезмәт өчен дә түләргә туры киләчәк. Банкротлыкка чыгу 25 мең сумга төшәргә мөмкин.

– Банкротлыкка чыгу турында төгәлрәк аңлатыгыз әле.
– Банкротлыкка чыкканда иң башта реструктуризация үткәрәләр. Ягъни банк яки кредитор кешегә үз шартларын тәкъдим итә. Процентларны исәпкә алмыйча, төп бурычны гына түләү шарты булырга мөмкин. Кредит түләү вакытын озайта да алалар. Тагын бер этап – милекне тикшерү. Әгәр кеше исемендә күчемсез милек бар икән, ул сатыла һәм акчасы бурычны каплау өчен тотыла. Өченче этап – уртак фикергә килү, ягъни «мировое соглашение». Бу очракта ике як та үз таләпләрен тәкъдим итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу ысул бик сирәк кулланыла.

– Әгәр дә бурыч 2 миллион сумны тәшкил итә ди, ә милек 1 миллион сум гына дип бәяләнсә, бу очракта нишләргә?
– Бу очракта бурыч тулысынча капланды дип санала. Дөрес, әгәр дә банкротлыкка чыгарга җыенган кеше суд хезмәткәрләрен алдаларга маташкан булса, шикле булып тоелса, эшне кабат караячаклар.

– Әгәр дә ир белән хатынның уртак милекләре бар икән, бурычны түләү өчен, ирнең йә хатынның өлешенә керә алалармы?
– Әйе, тормыш иптәше һәм мирасчыларның өлешен сата алалар.

– Банкротлыкка чыгуның уңай ягы нидә?
– Кешенең барлык бурычлары да чигерелә.

– Ә кимчелекләре нидә?
– Банкротлыкка чыккан кеше вакытлыча җитәкче вазифасын башкара алмый, аны чит илгә чыгудан тыярга мөмкиннәр, ул банкротлыгы турында банкларны кисәтергә бурычлы, димәк, кредит та ала алмаячак дигән сүз.

 

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading