16+

Бурычлыларга көн бетә: коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче кешеләрнең шәхси милекләрен тартып алырга мөмкиннәр

Ел башыннан Татарстанның суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче кешеләрдән 317 миллион сум бурычны кайтара алганнар.

Ел башыннан Татарстанның суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче кешеләрдән 317 миллион сум бурычны кайтара алганнар.

Хәзерге вакытта бу өлкәдә 40 353 эш карала.
Суд приставлары бурычлы кешеләр белән көрәшнең закон тарафыннан рөхсәт ителгән төрле алымнарын куллана. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче кешеләрнең шәхси милекләрен тартып алырга, хезмәт хакыннан бурычны тотып калырга, Россия чиген чыгуны тыярга, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертергә дә мөмкиннәр. Милекне теркәүгә килгәндә, соңгы ярты елда Татарстан суд приставлары машинаны теркәүне чикләүгә кагылышлы 129057 карар кабул иткән. Бу чикләүдән азат ителү өчен бурычны тулысынча түләргә кирәк.

Бурыч турында мәгълүматны суд приставларының рәсми сайтында тикшерергә була. Моның өчен исем-фамилия, әтинең исемен кертү дә җитә. Әгәр бурычлылар исемлегендә икәнсең, суд приставларына мөрәҗәгать итәргә, үзеңә карата нинди дәгъва кылганнарын ачыкларга, бурычларыңны вакытында түләргә кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading