Шәһри Казан

Быел 1301 җәяүлене машина бәрдерде

Татарстанда социаль эчтәлекле «Җәяүле - юл кичүенә бар!» («Пешеход - на переход!») кампаниясе үтә.

Реклама

Әлеге чараны оештыруны юл-транспорт хәрәкәтендәге шактый кискен вазгыять үзе үк таләп итә. Республикада быелның 9 аенда гына да транспорт чараларын идарә итүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерүенең 1301 очрагы теркәлде. Шул сәбәптә 136 кешенең гомере өзелде, 1238е төрле авырлыктагы имгәнүләргә юлыкты. Юл кичүләре җәяүлеләр өчен ышанычлы урын булырга тиеш югыйсә. Әмма анда да җәяүлеләргә бәрдерүнең 322 очрагы теркәлеп, һәлакәт 21 кешенең үлеме белән тәмамланды. Җәяүлеләргә бәрдерүнең 73 проценты махсус билгеләнгән кичүләрдән читтәге урыннарга туры килә. Казанда шундый 380 авария булды. Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә, Биектау, Яшел Үзән, Буа, Кукмара районнарында да җәяүлеләрне бәрдерү очраклары, башкалар белән чагыштырганда, күбрәк. Якында кичү булмаса, юл аша як-якка игътибар белән карап, туп-туры сызыкта чыгарга кирәк. Көзге-кышкы айларда көн яктылыгы кими, шунлыктан ачык төстәге киемнәр кию, киемгә яктылык кайтаручы беләзекләр каптырып кую файдалы.
Автомобильнең якын арага гына салучы уты кабызылганда, караңгылыкта җәяүлене 25-30 метрдан күреп була. Әгәр кеше киеменә яктылык кайтаручы беләзек каптырса, бу ара 130-140 метрга арта. Автомобильнең ерак арага салучы уты тоташтырылганда, беләзек 400 метрдан ук җемелдәп күренә. Әлбәттә инде, җәяүле, шул исәптән юл хәрәкәтендә катнашучы һәммә кешеләр аек булырга тиешләр. Быел 11 исерек машинага тапталып үлде, 59 сәрхуш имгәнде.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: