16+

Быел сырхауханәләр яңарачак

Татарстанда быел сырхауханәләрне яңарту буенча махсус программа эшли башлаячак. Бу хакта Казан шәһәр Думасының сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергән.

Быел сырхауханәләр яңарачак

Татарстанда быел сырхауханәләрне яңарту буенча махсус программа эшли башлаячак. Бу хакта Казан шәһәр Думасының сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергән.

Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренчә, соңгы елда Казанда медицина өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Башкалада медицина учреждениеләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш 77,2 процентны тәшкил итә. Бу соңгы биш елда иң югары күрсәткеч. Шулай да беренчел звено эшчәнлегенә аерым игътибар бирергә кирәклеге дә ассызыклап әйтелгән.

«Шәһәрдә яшәүчеләр очрашулар вакытында гел бер сорау бирә. Ни өчен сырхауханәләрдә белгечләргә җайлы гына эләгеп булмый? Хәтта балалар сырхауханәләрендә дә кайбер табибларга чиратны икешәр ай көтәргә туры килә,»- дигән Казан шәһәре Думасы депутаты Сергей Черепанов. Рөстәм Миңнеханов исә, әлеге проблеманың барлыгы белән килешә. «Зур шәһәрләрдә тәртип урнаштырдык. Ә менә сырхауханәләр буенча, аеруча Казанда хәл итәсе проблемалар җитәрлек. Сырхауханәләрне яңарту эшчәнлеге күздә тотыла. Быел аларны модернизацияләү буенча җитди программа кабул ителер дип уйлыйм",- дигән Президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading