16+

Быелдан диспансерлаштыру һәркемгә дә мәҗбүри

Быелдан Россиядә мәҗбүри диспансерлаштыру (авыруларны ачыклау һәм алдан кисәтү максатыннан үткәрелгән медицина тикшерүләре) кертелде.

Быелдан диспансерлаштыру һәркемгә дә мәҗбүри

Быелдан Россиядә мәҗбүри диспансерлаштыру (авыруларны ачыклау һәм алдан кисәтү максатыннан үткәрелгән медицина тикшерүләре) кертелде.

21 яшьтән өлкәнрәкләр табиблар янына өч елга бер тапкыр барырга тиеш булса, балалар, студентлар һәм ветераннарны ел саен тикшерәчәкләр, дип яза «Российская газета». Балаларны мәҗбүри диспансерлаштыру программасында бөер, йөрәк һәм калкансыман бизгә УЗИ үткәрү һ.б. бар. Мәктәп укучылары исә (10 яшьтән башлап) сулап чыгарган һава анализын да бирәчәк. Моның ярдәмендә укучының тәмәке тартамы яки юкмы икәнен ачыклап булачак. Тикшеренүләр беренче чиратта инвалидлыкка һәм вакытсыз үлемгә китерергә мөмкин булган авыруларны башлангыч чорында ук билгеләр өчен әһәмиятле. СССРда диспансерлаштыру узган гасырның 20 нче еллары урталарында кертелә, әмма ул мәҗбүри булмый һәм бөтен кешегә дә кагылмый. Шулай да аерым бер тармакта эшләүчеләргә аны үтү таләп ителә.
РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлеваның әйтүе буенча, диспансерлаштыру узарга теләгән һәр кеше үзенең участок терапевтына мөрәҗәгать итә ала. Ул исә бу эшне оештырырга тиеш.
Диспансерлаштыру вакытында профилактика чаралары уздыру нәтиҗәсендә, кешеләр хроник авырулары кискенләшү белән азрак мөрәҗәгать итә башларлар, авырудан өзлегүләр дә азаер дип көтәләр. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы исәпләүләре һәм төбәкләрдән алынган мәгълүматлар буенча, мәҗбүри диспансерлаштыру кертелү аркасында, табибларның эш күләме 7 проценттан да күпкә артмаячак. Бүгенге көндә өлкәннәргә диспансерлаштыру үткәрү чараларының мониторинг системасы эшләнә. Аерым бер документлар рәте булдырылган: диспансерлаштыруны исәпкә алу картасы, диспансерлаштыруның маршрут картасы һәм сәламәтлек паспортының яңа формасы. Алар якын арада Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының аерым карары белән расланачак. Диспансерлаштыруның тәртибе исә әлегә төгәлләнеп бетү этабында.
Табиблар янына күбебез соңгы чиккә җиткәч кенә барабыз шул. «Соңгарак калгансыз, иртәрәк килгән булсагыз», - дигән сүзләрне ишеткәч, бик кыен була, чөнки инде узган вакытны гына кире кайтарып булмый. Менә шундый авыр хәлдә калмас өчен, диспансерлаштыру кирәктер дә инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading