16+

Быелгы «Соңгы кыңгырау» «Казан-Арена»да үтәчәк

23 май көнне биш мең 11 нче сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашачак.

Быелгы «Соңгы кыңгырау» «Казан-Арена»да үтәчәк

23 май көнне биш мең 11 нче сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашачак.

Бу атнада Казанның барлык шәһәрләрендә дә соңгы кыңгырау яңгыраячак. Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 9 һәм 11 нче сыйныфларда укулар 24 майда, 1 нче сыйныфларда 23ендә, калган сыйныфларда 31 майда төгәлләнәчәк. 23е көнне иртән тантаналы чаралар узачак. Биш меңнән артык мәгариф учреждениесе быел «Казан-Арена» стадионында беренче тапкыр үткәреләчәк «Соңгы кыңгырау» гомумшәһәр акциясендә катнашыр дип көтелә. Чарага тәүге тапкыр Суворов училищесы кадетлары да чакырулы. «Гомумшәһәр бәйрәме кысаларында, «Зур тәнәфес» фестивале җиңүчеләрен дә котлау планлаштырыла. Моңардан тыш, «Киләчәккә караш» дигән рәсемнәр күргәзмәсен дә оештыру каралган», - диде комитет җитәкчесе. Бәйрәмдә мәктәп администрациясе җитәкчеләре, 251 сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар да катнашачак.
Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан барлык мәктәпләрдә балалар куркынычсызлыгын пропагандалау буенча чаралар уздыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading