16+

Бәйрәм булыр көн буе

Казанда 21 июньдә Сабантуй өч урында оештырылачак: Идел буе районындагы Тынычлык (Мирный) бистәсе каенлыгында, Киров районындагы Аккош күле урманлыгында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта.

Бәйрәм булыр көн буе

Казанда 21 июньдә Сабантуй өч урында оештырылачак: Идел буе районындагы Тынычлык (Мирный) бистәсе каенлыгында, Киров районындагы Аккош күле урманлыгында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлиева хәбәр иткәнчә, төп Сабантуй Тынычлык бистәсендә 11.00 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән ачыла, ә 11 сәгать 40 минутта 13 үлчәү авырлыгында татарча көрәш бәйгесе башлана. Абсолют батырга тәкә һәм «Лада Калина» автомобиле биреләчәк.
- Матур гадәт буенча, республиканың 11 районы Тынычлык бистәсе каенлыгындагы Сабан туенда «Авыл йортлары» оештырачак», - диде Ләйлә Фазлиева.
Аккош күлендә бәйрәм 10.00 сәгатьтә «Болгарстан риваяте» дигән театральләштерелгән тамаша белән старт ала. Монда Мари Эл, Чувашия республикаларыннан килгән фольклор коллективларының да чыгышлары көтелә.
Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта 10.00 сәгатьтә башланачак Сабан туен «Волжанка» ветераннар хоры, ВМФ ансамбле концертлары музыкаль яктан тулыландырачак. «Кояшлы КиВиН» мәйданчыгында КВН командаларының җәйге фестивале үткәреләчәк.
Ат чабышларын яратучылар 15.00 сәгатьтә «Казан» халыкара ат-спорт комплексына рәхим итсен.
ТРАНСПОРТ
Тынычлык бистәсе каенлыгына автобуслар «Филармониянең концертлар залы», «10 нчы микрорайон», «Гарифҗанов урамы», «Җиңү проспекты», «В.Кулагин урамы» тукталышларыннан; Дәрвишләр бистәсе каенлыгына «Ломжа урамы», «Халитов урамы» тукталышларыннан; Аккош күле урман-парк зонасына «Горький шоссесы», «Тимерьюлчылар Мәдәният сарае», «Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексы», «Волгоград урамы» тукталышларыннан йөреп торачак. Казан ипподромына 83 нче маршрут автобусы һәм 3 нче маршрут троллейбусы бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading