16+

Бәйрәмнәрдә кая барырга?

25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен бик күп бәйрәм чаралары тәкъдим ителә.

Бәйрәмнәрдә кая барырга?

25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен бик күп бәйрәм чаралары тәкъдим ителә.

25е көнне С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Снежный переполох» дигән чыршы әйләнәсендәге Яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Ленин исемендәге мәдәният йортында да мәктәп балалары өчен чаралар узачак. Яңа ел дискотекасына барырга теләүчеләрне исә «Сәйдәш» мәдәният үзәге көтә. «Залесный» мәдәният үзәгендә «Весело, весело встретим Новый год!» дигән концерт күрсәтеләчәк. 31 декабрьгә кадәр анда Яңа ел уенчыклары һәм открыткаларыннан күргәзмә эшләр. Бәйрәм чаралары Казан театрларында да әзерләнә. «Әкият» курчак театры балаларны «Солнышко и снежные человечки» дигән спектакль белән сөендерсә, Яшь тамашачылар театры «Сказка про стеклянного человечка» премьерасын тәкъдим итәчәк.
26 декабрьдән Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларында Яңа елга багышланган китап күргәзмәләре, тематик кичәләр һәм конкурслар оештырыла. Алар 31 декабрьгә чаклы барачак. Бу көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә мәктәп укучыары өчен дискотека оештыру да каралган. Олыларны «Новый год к нам мчится» тамашасына көтеп калалар. Муса Җәлил исемендәге театрда Раштуа баллары старт ала. Яшь тамашачылар театры «Холодное сердце» әкияте мотивлары буенча әзерләнгән музыкаль әкият күрсәтәчәк.
28 декабрьдән 7 гыйнварга чаклы Спортның су төрләре сарае балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Русалочка и сокровища пиратов» тамашасына чакыра. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залы «Золушка» дигән театральләштерелгән музыкаль әкият күрсәтергә җыена. «Московский» спорт үзәге дә читтә калмый. Анда иҗади коллективларның чыгышлары белән таныша аласыз. Химиклар мәдәният сараенда балаларга «Украденная мечта» әкияте, ә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Елки. Net! Елки.Yesть!» шоу-программасы күрсәтеләчәк. «Уникс» концерт комплексы - «Белоснежка и семь гномов» бәйрәм тамашасына, Спорт сарае «Тайна острова сокровищ» программасын карарга чакыра. Северный бистәсендә урнашкан мәдәният йорты Кыш бабайга кунакка көтеп кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading