16+

Бәйрәмнәрдә юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар арткан

Яңа ел яллары арасында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны гадәттәгедән артып киткән.

Бәйрәмнәрдә юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар арткан

Яңа ел яллары арасында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны гадәттәгедән артып киткән.

235 машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен, ике меңнән артык кешегә куркынычсызлык каешен эләктермәгән өчен беркетмә тутырылса, исерек килеш руль артына утырган 283 кешене тоткарлаганнар. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итүенчә, балаларны махсус креслоларсыз йөртүчеләр дә күбәеп киткән. Биш көн эчендә генә дә балаларны махсус куркынычсызлык җайланмаларыннан башка йөрткән 731 кеше тоткарланган.
Фото: www.chelny-izvest.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading