16+

Чаңгыга басыйк: шуа белмәсәң – өйрәтәләр

Бу шимбәдә – 8 февральдә Татарстанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярыш­лары узачак. Төп ярышлар Казанда булачак.

Чаңгыга басыйк: шуа белмәсәң – өйрәтәләр

Бу шимбәдә – 8 февральдә Татарстанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярыш­лары узачак. Төп ярышлар Казанда булачак.

Кайларда уза?

«Чаңгы юллары»ның 38 еллык тарихы бар һәм ул ел саен ил буенча 1,5 миллионлап чаңгычыны берләштерә. Быел Россиянең 73 төбәге массакүләм стартка басарга теләк белдергән.

Казанда әлеге узышуларны 16нчы тапкыр үткәрергә җыеналар һәм 21 меңнән артык кешенең чаңгыга басуын көтәләр.

Ярышлар дүрт мәйданчыкта – Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ермагында, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында оештырыла.

Чаллы да калышмый

8 февральдә Чаллыда да 20 меңнән артык кешенең «Чаңгы юллары»нда катнашуын көтәләр. Шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Роман Насретдинов махсус оештырылган матбугат конференция­сендә белдергәнчә, ярышлар елның өч юбилеена – ТАССРга – 100, Бөек Җиңүгә – 75 һәм Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышлана, ди.

Моннан тыш Чаллы 24 февральдә 19нчы тапкыр «Кама чаңгы марафоны»н да уздырырга җыена. Анысында инде профессиональ чаңгычылар җитезлектә сынашачак: аларны 10, 15, 20, 30 һәм 50 чакрым озынлыктагы чаңгы юлы көтә.

...Марафон димәктән, «Тимерман» сериясенең өченче сезонына старт берничә атна элек Сабада бирелде. Быел «Тимерман» Татарстан буенча дүрт чаңгы ярышы уздырырга җыена. Сабадан эстафетаны бу шимбәдә Казан кабул итеп алды. Аннары чират 1 мартта – Яшел Үзән һәм бераз соңрак – 28 мартта Бөгелмә чаңгы марафонына да җитә.

Ә син катнашасыңмы?

Казанның Үзәк стадионда катнашучыларга старт ком­плект­лары атна башында ук бирелә башлады инде. Теркәлү процессын 7 февральдә көн дәвамында да узарга була.

«Россия чаңгы юллары» спорт программасы төрле төркем катнашучыларны күздә тотып төзелгән. Массакүләм узыш­лар 2 чакрым арага булачак. Шул ук арага җитәкчеләр узышын да күреп булачак. Аның кадәр араны уза алмаган түрәләрне хәтта 100 метрлы арага да узыштырып карамакчылар. Анысы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

...Чаңгыга инде күптән бас­кан юк, көлкегә калсам, дигән шик бармы? Андыйлар өчен борчылырга кирәкми – 7 февральдә кичке сәгать 7дә «Тимерман» Горки-Әмәт урманында бушлай тренировкалар уздыра. Биредә чаңгыда йөрү техникасына төшендерәчәкләр, киңәшләрен бирәчәкләр.

Ярышка әзерләр чаңгысына май сылый һәм һава торышына бәйле киемен дә әзерли торсын. Бу көнне Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә һәм бераз кар явачак. Көндез -10...-15 градус салкын булачак, ди синоптиклар.

Белеп тору комачау итмәс

Чаңгыда узышу Татарстанда – иң популяр спорт төрләренең берсе. 2019 елда әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр саны 26 меңнән артып киткән. Узган елгы «Россия чаңгы юллары»на Татарстанның 171 мең 950 кешесе чыккан.

Ә ул арада Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты төгәлләнде. Анда Татарстан чаңгычылары 39 (13-13-13) медаль яулады. Бу – барлык медальләр комплектының 80 проценты, дигән сүз. Шулай итеп, 500дән артык чаңгычы катнашкан Чемпионатта Татарстан командасы икенче ел рәттән җиңүче булды.

«Россия чаңгы юлы» исә үзен-үзе һәм ялкаулыгын җиңә алучылар өчен!

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading