Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
Скопировать ссылку
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
"Кадерле татарстанлылар! 2015 елның 24 июлендә Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. Анда 190 илдән 5 400дән артык спортчы, шул исәптән 1 161 Россия Федерациясе спортчысы көч сынашачак. Төп чемпионатта су спортының - алты, ә "Мастерс" турнирында - биш төрендә ярышлар булачак.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тамашачыларда кызыксыну, игътибар җәлеп итү дәрәҗәсе ягыннан дөньяның футбол мундиаленнән кала икенче урында тора, ә Казандагы ярышлар аларда катнашучы спортчылар һәм илләр саны буенча рекорд куячак. Татарстан башкаласындагы су бәйрәмен бөтен Җир шарында 4,5 миллиардтан артык кешегә телевизор экраннарыннан карау мөмкинлеге бирелә. Спортчылар 75 комплект медаль өчен ярыша. Бу көннәрдә без Россия спортчыларыннан һәм Россия җыелма командасы составындагы якташларыбыздан зур җиңүләр, ә анда катнашкан һәркемнән көрәш дәрте һәм спортта югары күрсәткечләргә ирешүләрен көтәбез.
Әлеге чемпионат - спорт өлкәсендә 2015 елда иң әһәмиятле дөньякүләм чараларның берсе, ә Татарстан һәм Россия тарихында - гаять күренекле вакыйга. Бу абруйлы халыкара чараны уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте, Халыкара ФИНА йөзү федерациясе ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул - спорт объектларын әзерләүдә һәм ярышларны үткәрүдә катнашкан татарстанлыларның уртак тырышлык нәтиҗәсе.
Шунысын әйтергә кирәк: 2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары шәһәребез спорт һәм транспорт инфраструктурасының нык үсүенә, халыкара дәрәҗәдәге корылмалар һәм объектлар төзелүенә китерде. Универсиада калдырган мондый мирас татарстанлыларның мәнфәгатьләренә, күмәк спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга хезмәт итә. Гамәлдәге спорт базасы талантлы спортчылар әзерләү мәйданчыгы булып тора, ә бу чемпионат һәм якындагы елларда уздыру планлаштырылган бик күп спорт төрләре буенча дөньякүләм башка ярышлар Казанның илебез спорт башкаласы дигән статусын ныгыта.
Комментарийлар