16+

Чистартмасагыз, штраф түлисез

Казанда җәен-кышын Кремль урамы һәм Ирек мәйданы гына тиешле дәрәҗәдә җыештырыла. Калган территориядә тоташтан хуҗасызлык хөкем сөрә, дисәк, һич ялгыш булмас.

Чистартмасагыз, штраф түлисез

Казанда җәен-кышын Кремль урамы һәм Ирек мәйданы гына тиешле дәрәҗәдә җыештырыла. Калган территориядә тоташтан хуҗасызлык хөкем сөрә, дисәк, һич ялгыш булмас.

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәрләренә караганда, башкалага 2012 елның декабрендә 69 мм, ә быел гыйнвар аеның тәүге көннәрендә 12 мм кар яуган. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мәгълүмат биргәнчә, кыш башыннан Казан урамнарыннан 167 мең тонна кар чыгарылган. Узган елның 31 декабреннән быелның 7 гыйнварына кадәрге арада чыгарылган кар 40 мең тоннаны тәшкил итә.
Яңа ел каникуллары көннәрендә Казанда, шөкер, автомобиль юллары чистартылды. Ләкин юл читләре буеннан-буена кар «боткасы»на күмелгән иде. Татарстан, Пушкин, Горький, Вишневский, Декабристлар урамнары юллары читләрендә кар өемнәре һаман ята. Бауман урамы кардан яхшылап арындырылмый, «Казан-2» тимер юл вокзалы тирәләрендә тездән кар.
Мэр Илсур Метшин: «Шәһәрне кыска вакыт эчендә тәртипкә китерергә кирәк», - дип, подрядчы оешмалар һәм шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирде. Тышкы төзекләндерү таләпләрен үтәргә ашыкмаучы предприятиеләргә һәм учреждениеләргә штрафлар салыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading