16+

Чит илләрдә ял итәргә җыенганда нәрсәне искә алырга?

Җәй - отпусклар чоры. Кояш, матурлык, диңгез, пальмалар, яңа җирләр... Болар, әлбәттә, барысы да бик яхшы. Тик чит илләргә сәяхәт итү күңелсез хәлләр белән тәмамланмасын өчен алдан ук чаралар күрергә кирәк, дип кисәтә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Чит илләрдә ял итәргә җыенганда нәрсәне искә алырга?

Җәй - отпусклар чоры. Кояш, матурлык, диңгез, пальмалар, яңа җирләр... Болар, әлбәттә, барысы да бик яхшы. Тик чит илләргә сәяхәт итү күңелсез хәлләр белән тәмамланмасын өчен алдан ук чаралар күрергә кирәк, дип кисәтә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Ял итәр өчен эпидемиолик яктан имин булган чит илләрне сайларга, йогышлы һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авыруларны профилактикалау буенча чаралар күрергә киңәш итә ул.

- Әлеге авырулар белән кеше су, азык-төлек, пычрак куллар (мәсәлән, холера, корсак тифы, дизентерия, А вируслы гепатиты), кан суыручы бөҗәкләр (малярия, сары бизгәк) аркылы, авыру кеше яки әйләнә-тирә мохитнең зарарланган объекты белән контактка керүе нәтиҗәсендә (Эбола бизгәге, педикулез, кашыну) зарарланырга мөмкин. Бүгенге көндә халык арасында популяр булган берничә илдә кайбер йогышлы авырулар буенча вазгыять гади түгел. 2016 елның октябреннән бүгенге көнгә кадәр Йеменда ваба (холера) авыруының 365 мең очрагы теркәлгән. Моннан тыш, ваба белән авыручылар Кения, Судан, Конго Республикасы, Эфиопия, Сомали һәм башка илләрдә дә бар, - ди Любовь Авдонина.

Эссе, дымлы климатлы илләрдә черкиләр белән күчә торган авырулар киң таралган. Соңгы 10-15 елда Денге бизгәге үсеше киң таралган. Хәзерге вакытта авыру Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Көнбатыш-Тын океан төбәкләре илләрендә шул авыру күрсәткечләре арта. 2016-2017 елларда Денге бизгәгенең 845 меңнән артык факты теркәлгән. Филиппин, Вьетнам, Һиндстан, Таиланд, Шри-Ланка, Малайзия илләрендә авыручылар бигрәк тә күп. Любовь Авдонина Татарстанның 8 туристы да шул бизгәкне эләктереп кайтуын әйтте. Денге бизгәге - буыннарны, сөякләрне зарарлаучы бизгәк.

Чит илләрдә еш очрый торган тагын бер авыру - сары бизгәге. Ул Африканың 32 һәм Көньяк Американың 12 илендә (Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Панама, Перу, Ангола, Конго демократик республикасы, Эквадор һәм башкалар) очрый.

Белгечләр бу илләргә сары бизгәгенә каршы вакцинация узу турында халыкара таныклык булу кирәклеген искәртә. Вакцина сәяхәткә чыкканчы 10 көннән дә соңга калмый ясалырга тиеш. Иммунитет гомерлек. Татарстанда вакцинация Чехов урамы, 1"а" йорты адресы буенча 2нче Республика клиник хастаханәсендә уздырыла.

Хаҗга баручылар исә менингококк инфекциясенә каршы вакцина ясарга тиеш. Түләүле прививканы кайда ясарга мөмкин булуын Роспотребнадзор ведомствосы сайтына кереп карап була. Любовь Авдонина якын көнчыгыш илләренә коронавирус йогышлы авыруы да хас булын искәртте.

- Әлеге авыру 2012 елда теркәлә башлаган иде. Шуннан бирле дөньяда коронавирус инфекциясенең ике меңнән артык очрагы ачыкланды. Аларның 700гә якыны үлемгә китерде. Бу инфекция аеруча Согуд Гарәбстаны, Катар, Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир, Туниста еш очрый, - ди ул.

Чит илгә сәяхәткә җыенганда истә тотарга кирәкле киңәшләр

- Чит илгә сәяхәт итәргә планлаштырганда туроператордан, шулай ук Интернет челтәреннән барасы илегездәге эпидемиологик вазгыятьне белегез. Прививка ясатырга кирәкме, юкмы - шул турыда кайгыртыгыз. Исегездә тотыгыз: мондый мәгълүматлар бирү туроператорларның һәм турагентларның бурычы .

- Пансионат, отель яки кунакханә сайлаганда үзәкләштерелгән суы һәм канализациясе, шулай ук кафе, рестораны булганына өстенлек бирергә тырышыгыз.

- Ялыгызны эчәк инфекциясе һәм агулану белән бозасыгыз килмәсә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, юеш салфетка яки сыек антисептиктан файдаланыгыз.

- Сыйфатына ышанган һәм кунакханә эчендәге туклану урыннарында гына ашагыз.

- Шешәләрдәге яки кайнатылган суны гына эчегез. Газлы су да киңәш ителми.

- Бөҗәкләр тешләмәсен өчен ачык төстәге мөмкин кадәр тыгыз кием киегез, аларга каршы саклану чараларыннан файдаланыгыз.

- Һичшиксез баш киемен киегез, суда һәм кояшта булу кагыйдәләрен истән чыгармагыз. Хайваннар, аеруча дөядән, сөйрәлүчеләр һәм кимерүчеләрдән сакланыгыз.

- Сәяхәттән кайткач та организмагызны ким дигәндә 21 көн дәвамында күзәтегез. Үзегезне начар хис итсәгез (аеруча өйгә кайтканның беренче атнасында) - күңел болганса, коссагыз, эчегез китсә, йөткерсәгез, тәнегезне бетчә басса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Һәм аңа чит илдән кайтуыгыз турында да әйтергә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading