16+

Чүп-чар бар, ә бетерүгә вәкаләт юк

Гаҗәп һәм сәер хәл: Казан территориясендәге чүп-чарны бетерттерү өчен, бер өем хат-документ тутырырга, оешмадан оешмага йөгерергә кирәк.

Чүп-чар бар, ә бетерүгә вәкаләт юк

Гаҗәп һәм сәер хәл: Казан территориясендәге чүп-чарны бетерттерү өчен, бер өем хат-документ тутырырга, оешмадан оешмага йөгерергә кирәк.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган чираттагы рейд Вахитов районына үткәрелде. Санкт-Петербург урамында урнашкан «Әкият» курчак театры үзенең матурлыгы белән әсир итә. Ләкин төзелеш оешмасы театр тирәсен җыештырырга вакыт тапмаган: һәр тарафта төзелеш калдыклары ауный. Хәер, төзүчеләр инде җыештыру эшләренә керешеп калдылар. Таҗи Гыйззәт урамындагы күренеш исә тагын да яманрак. «Бу чүплек кенә түгел, ә рөхсәтсез полигонга әверелгән инде. Янәшәсендә үк балалар бакчасы. Мондагы антисанитария әллә нинди чирләр таратырга мөмкин бит», - дип аңлатма бирде Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев. Аның сүзләренә караганда, Экология министрлыгында яшеллекне саклау һәм төзекләндерү структурасын бетерү эшчәнлекне йомшарткан. «Казан территориясенең 70 проценты - Россия табигать күзәтчелеге (Росприродонадзор) федераль хезмәте карамагында. Без хәтта ачыклаган кайбер чүплекләр буенча чара да күрә алмыйбыз, фәкать шушы оешмага хат кына юллыйбыз», - диде Рифкать Хуҗиев, борчылып. Министрлыкның үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Анатолий Петров: «Казанда хәзергә 60 урында рөхсәтсез чүплек барлыгы ачыкланды. Тирә-юнь мохитне пычраткан өчен бүгенгедәй 1-2 мең сум штрафка беркемнең дә исе китми. Бер миллион сум һәм аннан да күбрәк штраф салырга кирәк, менә шул вакытта эреле-ваклы предприятиеләр куркырлар иде», - дип, үз фикерен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading