Шәһри Казан

Чүп-чар бер тиенлек кенә мәсьәлә түгел

Казанда санитар чистарту икеайлыгының беренче аенда 133 мең куб метр чүп-чар чыгарылган. Бу узган елдагы санитар чистарту айлыгындагыдан 40 процентка күбрәк.

- Моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәссең. Шаккатмалы күләмнәрдә чүп-чар туплана, - дип әйтеп куйды мэр Илсур Метшин Казанны «генераль чистарту»ның беренче аена йомгак ясау буенча шәһәр комиссиясе киңәшмәсендә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов чыгышында әйтелгәнчә, юлларның 10,6 миллион квадрат метры чүпләрдән һәм комнардан чистартылган, 13 миллион квадрат метр яшел зона тәртипкә китерелгән. Комиссия шәһәрдәге 4108 ишегалдының 3525ен генә «тиешенчә чистартылган» дип бәяләгән. Паркларда һәм скверларда 245 гектар мәйданнан чүп-чар җыелган. Шәһәрдә бүгенгә кадәр 679 агач һәм 144 куак утыртылган.
Административ-техник инспекция 40 урында рөхсәтсез тупланган зур колачлы чүплекләрне ачыклаган, шуларның 12се инде бетерелгән. Төгәлрәк әйткәндә, Кабан күле, Локомотив комлыгы, Липатов, П.Лумумба, Глушко, Чистай һәм Гаврилов урамнарындагы, Кадышево бистәсендәге һәм «Сәйдәш» мәдәният сарае тирәсендәге рөхсәтсез чүплекләрдәге чүп-чар полигоннарга ташылган. Санитар чистарту чараларында 116 мең кеше катнашкан.
Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов: «Шәһәр үзәгендә 3 меңнән артык сәүдә ноктасы эшли. Киосклар тарихи үзәкне пычрата. «Олимп» базары тирәсе аеруча чүпле», - дип мәгълүмат бирде. Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров белән Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров инде дистәдән артык юридик затларның штрафка тартылганлыкларын искәрттеләр. Рөхсәтсез урынга чүп түккән 4 йөк машинасы, тотылып, штраф мәйданчыкка китерелгән.
Киңәшмәгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: «Хәзер штрафлар күләме нык арттырылды. Казанның тарихи биналарын төзекләндерүче инвесторларга төзелеш мәйданчыкларындагы чүп-чарны май ае дәвамында полигоннарга бушлай чыгару мөмкинлеге тудырыла. Шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре - пионерлар, ә без пионервожатыйлар түгел. Территорияләрне җыештыруда кискен чаралар күрелгәнне көтмәгез. Казан - спорт башкаласы, шәһәребез чисталык башкаласына да әверелсен өчен тырышыйк», - диде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: