16+

Чүп ташларга да белем кирәк

Европа шәһәрләрендә савытларга чүп-чарны төрләренә карап салу инде гадәти бер күренешкә әверелгән. Универсиада алдыннан Казанда да 47 урынга махсус контейнерлар куелды.

Чүп ташларга да белем кирәк

Европа шәһәрләрендә савытларга чүп-чарны төрләренә карап салу инде гадәти бер күренешкә әверелгән. Универсиада алдыннан Казанда да 47 урынга махсус контейнерлар куелды.

«Чиста шәһәр» компаниясенең генераль директоры Эдуард Антонов әйткәнчә, Уеннар барган көннәрдә спорт корылмаларыннан көн саен 400-450 кубометр чүп чыгарылган. Күләм 2-3 мәртәбәгә артса да, спорт корылмаларында идеаль чисталык хөкем сөрде. Евроконтейнерлар хәзер дә спорт корылмалары һәм сәүдә үзәкләре тирәләрендә, шулай ук кайбер урам чатларында да балкып тора. Контейнерлар яшел, сары һәм зәңгәр төсләрдә. Аларга «пыяла», «кәгазь», «пластмасса» дигән язулар да язылган. Әгәр инде кемдер «укый белми» икән, савытларга пыяла һәм пластмасс шешә, кәгазь рәсемнәре төшерелгән. Казанда, әлбәттә, әлегә савытларга чүпләрне төрләренә аерып салу күзәтелми. Контейнерларга барлык чүп бергә тутырылган пакет-капчыкларны ташлау дәвам итә. «Пыяла», «пластмасса», «кәгазь» дип язылган зур савытлар янына «гомуми» дигәне дә кирәктер, мөгаен. Җаваплылык хисе булган гражданнар чүпне аерым-аерым салган вакытта, икенче берәүләр һәммәсен капчыгы белән тондырмас иде, бәлки.
Казанда көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю сынау-тәҗрибә рәвешендә гамәлгә ашырыла. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, сынауны уңышлы узсак, махсуслаштырылган евроконтейнерлар Казанның барлык микрорайоннарына да куелачак. Универсиада үткәргән Казан чүп проблемасын хәл итәр, казанлылар европалылардан тәрбияви яктан да ким түгеллеген раслар дип өметләник.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading