16+

Дача кыйссасы: яңа закон кертелгәннән соң, бакчаларын сатучылар арткан

Шәһәр читендәге күчемсез милек, гади тел белән әйткәндә, дачалар күпләр өчен баш авыр­туына әйләнеп бара. Моның сәбәбе – февраль аенда «дача амнистия­се»нең тәмамлануы.

Дача кыйссасы: яңа закон кертелгәннән соң, бакчаларын сатучылар арткан

Шәһәр читендәге күчемсез милек, гади тел белән әйткәндә, дачалар күпләр өчен баш авыр­туына әйләнеп бара. Моның сәбәбе – февраль аенда «дача амнистия­се»нең тәмамлануы.

Хәзер гамәлдә булган яңа кагый­дәләр нигезендә, үз мөлкәтен гадиләштергән сис­тема буенча рәсмиләштерер­гә өлгермәгәннәргә саллы гына сумма чыгарып бирергә туры киләчәк. Халык арасында, дача өчен салымнар, түләүләр дә артачак, дигән имеш-мимеш­ләр йөри. Бәласеннән башаяк дип, кайберәүләр җәйге бакчаларын сатарга тели.

Дачаларын сатарга теләүчеләр саны, узган елның шул ук чорына караганда, 22 процентка арткан, дип хәбәр ителә Авито игъланнар порталының аналитика хезмәтендә.
– Дачамны сатарга булдым әле, мәшәкәте дә артты, акча да кирәк. Ипотекага фатир алгач, чыгымнарыбыз бермә-бер артты. Акчаны җиткереп булмый, – ди күршем Әнәс.
Әйе, аны да аңлап була. Халыкның кереме инде бишенче ел рәттән кими бара, ди экспертлар. 2019 елның беренче кварталында да халыкның кесәсе 2,3 процентка «саеккан».  Россиялеләрнең күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге кимегән. Халык та гадирәк туклана башлаган. Төрле һәм затлы ризыкны арзанлы макарон алыштырган.

– Хәзерге яшьләр әзергә бәзерне генә көтеп ята. Эшләргә бик ашкынып тормыйлар, дачаны күпләр ял итү, күңел ачу урыны буларак кына кабул итә. Ә пенсионерлар өчен әлеге алты сутый җир һәм такта алачык бик кадерле шул, – ди пенсиядәге эшмәкәр Альберт Гыйниятов. – Исемдә, совет чорында нинди дәрәҗә иде ул – бакчаң булу. Язылып, еллар буена чиратта торып ала идек аны. Үз хезмәтебез белән табып алган уңыш та кадерле, тәмле иде. Дөрес, ул заманда бүгенге муллык юк иде шул. Җәен эшләгәнең кыш дәвамында гаилә өстәлендә булды.
Өлкән буын гына белә хәзер ул дачаларның кадерен. Кытлык заманында йә тегеннән, йә моннан берәр төзелеш материалы юнәтеп, ял итәрлек алачык булдыруның хәс­рәтен алар гына аңлый. Кирпеч, ком алып кайтып аударуга, берәр көнче күршең әләкләве буенча килеп җиткән ОБХСС хезмәткәрләре белән аңлашулар да аларга яхшы таныш. Шул ук күршеләрең белән куыша-куыша уңыш үстерәм дип тырышу, төрле сорттагы җиләк-җимеш агачлары утыртулар... хәзер ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды инде. 90нчы еллар дулкынына эләгеп бушап, ташландык хәлдә калган зур-зур бакчачылык ширкәтләре КАМАЗ юллары буенда тезелешеп әле дә басып тора. Инде исән калганнарына да ясин чыкмагайлары.

– Татарның акылы төштән соң, диләрме әле? Дөрес икән. «Дача амнистиясе» барган вакытта эчем пошмады – менә хәзер нәтиҗәсе. Алты сутыемны сатарга туры килер, мөгаен. Сатып булмаса да, ташлармын дип торам, – дип, сүзен дәвам итә Альберт Гыйниятов. – Закондагы үзгәрешләр иң элек шул дачаларына ябышып ятучы, дача ярдәмендә көн күрүче пенсио­нерларга һәм ярлыларга «сугачак». Рәсмиләштерү суммасы бакча китергән файдага караганда күбрәк булачак. Тиенен-тиенгә ялгап барган халык бу камытны күтәрә алмаячак. Хәзер җиреңне, анда булган күчемсез милкеңне рәсмиләштерү кануннары катгый үзгәрде, бәяләре бермә-бер артты. Хәзер бакчачылык ширкәтләрендә теркәлү дә катлауланды. Моннан тыш, дачаларда су өчен түләү дә үзгәрә – су чыганагын рәсмиләштереп, ниндидер сертификатлар булдырырга кирәк. Моңа өстәп, бару-кайту чыгымнарын, чимал, җиһаз һәм башкаларны исәпкә алсаң, черек алачыгың хан сарае бәясенә төшәчәк. Шуңа күрә кибеттәге пластмасс помидор белән, кытай кыярын кимереп яшәвең күпкә отышлы булачак.

«Финансист» ширкәтенең аналитика бүлеге җитәкчесе  Альбина Ганина әйтүенчә, әлеге өлкәдә дәүләт инде дистә еллар нинди дә булса тәртип урнаштырырга тели. барып кына чыкмый кебек. Нәрсә эшләргә кирәген белмәгән гади бакчачының да кинәт килеп чыккан бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә проблемалардан арынырга теләве аңлашыла. Бүгенге законны укып карасаң, иске бакчаларны рәсмиләштергәнче, яңа җир сатып алып, яңа йорт торгызу күпкә отышлырак һәм арзанракка төшәчәк.

Айрат Ганиев, юрист:

– Яңа закон нигезендә юридик яктан «дача кишәрлеге» төшенчәсе бөтенләй юк. Хәзер җиләк-җимеш бакчасы һәм яшелчә бакчасы төшенчәләре бар. Җиләк-җимеш бакчасында йорт төзү мөмкин булса, яшелчә бакчасында сарай, теплицадан тыш башка объектлар төзергә рөхсәт ителмәячәк. Шулай ук дача ширкәтләрен теркәүгә кагылышлы таләпләр дә үзгәрәчәк. Капиталь төзелеш башларга уйласаң да, җирнең һәм күчемсез милекнең кадастр номеры булыр­га, ә яңа башланган төзелешкә җирле хакимияттән рөхсәт документлары булырга тиеш.
Яңа закон бакчачылык ширкәтләреннән электрон хисап формасына күчүне таләп итә. Элек акчаны ширкәт рәисенең кулына тапшыралар иде, хәзер алай эшләп булмаячак. Ширкәтнең үз бухгалтеры булырга, ә барлык күчерелгән акчалар банк аша узарга тиеш. Бу, әлбәттә, өстәмә чыгымнар дигән сүз. Су скважиналары буенча да яңалык­лар бар. Аларга лизенция таләп ителә. Бары су алу чыганагы физик зат милкендә булса, скважина үзәкләштерелгән су җиткерү системасына урнаштырылмаган булса (әлеге мәгълүматны экология министрлыгында белеп була), су алу чыганагы ­шәхси максатларда гына кулланылса, аннан тәүлегенә 100 куб метрдан да артык су алынмаса, лицензия кирәк түгел. Кыскасы, ширкәтләр карамагында булган су алу чыганакларын гына лицензияләү кирәк булып чыга, шәхси коелар бу исәпкә керми.
Җәмәгать, күршегә карап кына, дачагызны сатарга ашык­магыз, җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр бит. Уйлап, нәтиҗә ясагыз.

ШК архивыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading