16+

Декларацияңне онытма!

Узган елдагы акча керемнәре турында салым органнарына декларация тапшыру вакыты 30 апрельдә тәмамлана.

Декларацияңне онытма!

Узган елдагы акча керемнәре турында салым органнарына декларация тапшыру вакыты 30 апрельдә тәмамлана.

Министрлар Кабинетында үткән брифингта Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләгәнчә, республикада 83 мең кеше хисап тотарга бурычлы. Хәзергә 47 мең кеше декларация тапшырган. Бу таләп эшкуарларга, нотариус яки адвокатлык эшчәнлеге алып баручыларга, лотереяда отучыларга, бүләкләргә ия булучыларга кагыла. Әгәр 3 елдан кимрәк вакытта хуҗа булып торган күчемсез милкеңне сатсаң, шулай ук декларация тутырасың.
Декларация кампаниясе чорында салым инспекцияләре сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 9 сәгатьтән 20 сәгатькә, ә калган көннәрдә 18 сәгатькә кадәр эшли. Хисапны «Декларация-2013» программасы нигезендә тутырып, электрон рәвештә дә җибәрергә мөмкин. Ләкин аны электрон имза белән раслату зарур, монысына тагын 1 мең сумга якын түләү кирәк. 30 апрельгә кадәр тапшырмаган кешеләргә декларация буенча түләнелергә тиешле акчаның 5 проценты күләмендә штраф салына. Узып кителгән һәр ай өчен 5 процент билгеләнә, тик гомумштраф түләнелергә тиешле сумманың 30 процентыннан күбрәк бәядә билгеләнелә алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading