16+

Директор буласың киләме?..

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе шәһәрнең мәдәният йортлары җитәкчелегенә резерв кадрлар әзерли.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе шәһәрнең мәдәният йортлары җитәкчелегенә резерв кадрлар әзерли.

Бу яңалыкны матбугат конференциясендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте. Конкурсантлар «Полимер» мәдәният йорты, Тимерь­юлчылар мәдәният йорты, шулай ук Вознесенское, Кадышево, Нагорный бистәләрендәге клублар һәм Колсәет торак массивында төзеләчәк клуб мисалларында мәдәният эшчәнлеген җанландыру-үс­терү буенча проект-концепция язарга тиеш.

– Проектны рус һәм татар телләрендә төзергә мөмкин. Әлеге мәдәният йортларының директорлары борчуга калмасын, бу чара кадрлар резервын барлау өчен генә оештырыла. Казанның барлык районнарында һәм республикада яшәүчеләр дә конкурста катнаша ала. Бәлки ул кеше Казанга күченеп килергә исәплидер. Конкурсантларның югары белемле булуы шарт, –диде Азат Абзалов.

Катнашырга теләүчеләрнең 6 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең мәдәният идарәсенә (Проф­союзлар урамы, 25/15нче йорттагы 206нчы бүлмәгә) мөрәҗәгать итүе сорала. Читтән торып сайлап алу 9-13 декабрьләрдә үткәрелә. Конкурсантлар 23-27 декабрьдә үзләренең проектларын конкурс комиссиясе алдында яклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading