Моңа кадәр бер тапкыр да диспансерлаштыру узганым юк иде, чөнки, дөресен генә әйткәндә, тикшерү озак вакытны алыр, бер кабинеттан икенчесенә йөргәндә су буе чират торасы булыр дигән уй куркыта иде.
Ләкин диспансерлаштыру узу мин уйлаганнан күпкә тизрәк һәм җайлырак булып чыкты. Хәер, безнең чордагылар (мин 1985 елгы) өчен зурдан кубып, диспансерлаштыру уздым дип әйтеп тә булмый торгандыр бәлки. Чөнки күренәсе табиблар да, бирәсе анализлар да күп түгел иде. Шулай да, барысын да тәфсилләп язарга булдым.
Бер, ике, өч... булдыдамы?
Беркөнне иртәнге якта билгеләнгән очрашуга барганчы, юл уңаенда булуыннан һәм бераз вакыт барлыктан файдаланып, диспансерлаштыру узу тәртибен белешеп чыгарга дип, теркәлгән сырхауханәгә кереп чыгарга булдым. Регистратурада утыручы апалар, соравымны да тыңлап бетермичә, тиешле кабинетка барырга кирәклеген әйтте. Анда чираттыр инде, кабинетын гына карармын да китәрмен дип, өске катка күтәрелдем. Ни гаҗәп, аның ишек төбендә бер кеше дә юк иде. Мин, кыяр-кыймас кына, ишек шакыдым. Мөлаем елмаеп, мине табибларга юлларга тиешле белгеч каршы алды. Ул паспорт, полис һәм СНИЛС документларын алып, кирәкле юлламаларны әзерләде, миннән анкета тутырттырды. «Бүген анализлар тапшыра алмыйм», – дигәч, икенче көнне дә килергә мөмкин булуын әйтте. Диспансерлаштыру узганда, венадан алынган кан анализы буенча холестерин белән глюкозаны гына тикшерәләр икән. Әгәр гомуми кан анализы һәм сидек бирәсе булса, терапевттан өстәмә юллама алырга кирәк булып чыкты. Ходайның рәхмәте, алары да бик тиз булды. Кыскасы, ул көнне мин күп дигәндә 20 минут тирәсе булганмындыр сырхауханәдә. Анализлар тапшырганда да, акушерга кергәндә дә озын чиратлар торасы булмады. Үзем дә, гаҗәпләнеп: «Әллә кешеләр бөтенләй диспансерлаштыру узмыймы?» – дигән соравыма каршы табиблар: «Күпләр узды инде. Соңгы елларда халык диспансерлаштыруга аеруча игътибарлы, чөнки әлеге тикшеренүләр вакытында күп кешедә яман шеш авырулары ачыклана», – дип җаваплады.
«Бер сырхауханәдән – 26 онкология очрагы»
Мәгълүм булганча, кеше өч ел саен диспансерлаштыру уза ала. Мөрәҗәгать итүчеләрнең ничә яшьтә булуларына карап, тикшеренүләр дә аерыла. 7нче шәһәр сырхауханәсенең баш табиб урынбасары Ландыш Кадыйрова әйтүенчә, диспансерлаштыруның максаты – социаль әһәмияткә ия авыруларны (шикәр чире, гиперхолестеринемия, гипертоник һәм онкологик авырулар) иртә ачыклау максатыннан уздырыла торган профилактик чаралар үткәрү. Бу очракта гомум кан һәм сидек анализлары аз мәгълүмат бирә, шунлыктан алар диспансерлаштыру исемлегенә кертелмәгән, дип аңлатты Ландыш Кадыйрова.
– Кандагы соэ күрсәткече төрле сәбәпләр аркасында югары булырга мөмкин. Моның белән планлы рәвештә терапевт болай да шөгыльләнә. Безгә исә иң мөһиме, әгәр җитди авыру ачыклана икән, шуңа «тотынырга» да алга таба тикшерергә, диагноз расланса, дәвалануны башларга кирәк, – ди табиб.
Ландыш Кадыйрова әйтүенчә, диспансерлаштыру узарга теләгән кешегә алдан язылырга да, чиратларда да утырырга кирәкми. Эштән китә алмаучылар шимбә көнне дә килә ала. Ул аерым билгеләнгән кабинетка барып, буен, гәүдә авырлыгын, кан басымын тикшертә, ЭКГ уздыра ала. Лаборатория, акушер, маммографиядән кала, барлык тикшеренүләр дә бер бүлмәдә үткәрелә. Анализлары начар булган очракта, кеше кабаттан җентекле тикшеренү узарга тиеш була.
– Кайбер очракта, анализларның начар булуы аларны бөтен таләпләрне үтәп бетермичә тапшыру белән дә бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, тизәктә кан тамчыларын ачыклый торган анализ тапшырыр алдыннан дарулар кабул иткән булсагыз, аның нәтиҗәләре яхшы булмаска мөмкин, – ди ул.
Әлегә 7нче шәһәр сырхауханәсендә планлаштырылган 8400 кешенең 87 проценты диспансерлаштыру узган.
– Халык акрынлап моның кирәклегенә төшенә башлады. Беренче елларны авыррак киләләр иде. Берничә тапкыр чакырырга да туры килде. Хәзер кешеләр үзләре килеп белешә, кызыксыналар. Яшьләр дә күп килә. Матбугат чараларының да, иминият компанияләренең дә кешеләрне җәлеп итүдә өлешләре зур, – ди ул.
Табиб җиткергән мәгълүматларга караганда, быелның тугыз аенда 9 кешедә – күкрәк, 3 кешедә – ашказаны асты бизе, 14ендә эчәклек рагы булуы ачыкланган.
– Кызганыч, рак белән авырган кешеләр табибларга соң мөрәҗәгать итә. Метастазалар таралгач, авыруның гомерен саклап калу бик авыр. Ә ракның башлангыч чорында дәвалап була әле. Безнең эш тәҗрибәбездә операция кичереп, әйбәт кенә яшәүче кешеләр бар. Иң мөһиме – яман шешне башлангыч стадиясендә ачыклау. Бу скрининг тикшеренүе шуны ачыкларга ярдәм итә дә инде. Әлеге вакытта шушы авыру ачыкланган кешеләр алга таба тикшеренү уза. Безнең шартларда эшләп була торган тикшеренүләрне үзебездә башкарабыз. Шулай ук «Весна» профилактика үзәгенә һәм онкология хастаханәсенә дә юллыйбыз, – ди табиб.
Моннан кала, диспансерлаштырудан тыш, быел тагын бер яңалык кертелгән. Сөт бизләре һәм туры эчәклектә шеш барлыгын-юклыгын билгеләр өчен, ике елга бер тапкыр тикшеренү узарга мөмкин. Тизәктә кан тамчылары булу-булмавын 1945, 1947, 1951, 1953, 1957, 1959, 1963, 1965, 1969 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар тикшертә ала. Маммография 1948, 1950, 1954, 1956, 1960, 1962, 1966, 1968 елларда туган хатын-кызларга үткәрелә.
Ландыш Кадыйрова хәбәр итүенчә, тикшеренергә теләкләре булып та, диспансерлаштыру еллары туры килмәүче татарстанлылар өчен сәламәтлек үзәкләре эшли. Монда шулай ук чиратларсыз, алдан язылмыйча гына скрининг тикшеренү узу мөмкинлеге бар. Моның өчен паспорт, полис һәм СНИЛС документлары гына кирәк. Шулай ук сәламәтлекләре борчымаган, әмма профилактик максатлардан тикшеренү узарга теләүчеләр сырхауханәләрдәге профилактик медицина кабинетларына да мөрәҗәгать итә ала.
Белеп тор!
Әгәр диспансерлаштыру узганда сезне ни дә булса канәгатьләндермәсә, сырхауханәнең баш табибына мөрәҗәгать итә аласыз. Әгәр ул да ярдәм итмәсә, һич шикләнмичә, иминият компаниясенең телефон номерын җыярга мөмкин.
Сан
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, быелның 18 октябренә 500 меңгә якын кеше диспансерлаштыру узган. Бу – еллык планның 80,5 проценты дигән сүз.
Ачыкланган авырулар саны буенча беренче урында – эндокрин системасы авырулары, туклану режимы һәм матдәләр алмашы бозылу (35 процент), икенче урында – кан әйләнеше системасы авырулары (24,7 процент), өченче урында – җенес-сидек юлы авырулары (11,8 процент).
Йөрәкне саклар өчен диспансерлаштыруда нинди тикшеренүләр узарга мөмкин
1. Холестерин дәрәҗәсен белер өчен кан анализы. Әгәр ул нормадан югары, ягъни 5ммоль/л дан күбрәк икән, сезгә өстәмә тикшеренүләр билгеләргә тиешләр. Ул кандагы липид спектрын ачыклау дип атала.
2. Глюкоза дәрәҗәсен белер өчен кан анализы. Әгәр глюкоза 6,1 ммоль/л булса, шулай ук өстәмә анализ тапшыру таләп ителә.
3. Электрокардиография. Бу тикшеренү 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга үткәрелә.
4. Брахицефаль артерияне сканерлау. Түләүле клиникаларда әлеге процедура шактый кыйммәт тора, ә диспансерлаштыруда бу бушлай үткәрелә. Ул баш миен кан белән тәэмин итә торган төп артерияне тикшерүдән гыйбарәт. Мондый тикшеренү ир-атларга – 45 яшь, хатын-кызларга 55 яшь тулгач үткәрелә. Кешенең кан басымы да (140/90 һәм югарырак), холестерин дәрәҗәсе дә һәм тән авырлыгы да югары булса, әлеге тикшеренү иртәрәк тә тәкъдим ителә.
Ракны профилактикалау максатыннан
1. Маммография. 39-75 яшьлек хатын-кызларга билгеләнә.
2. Корсак куышлыгы органнарына һәм кече оча сөягенә УЗИ ясау. Бу тикшеренү алты елга бер тапкыр 39 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атларга һәм хатын-кызларга уздырыла.
3. Аналык җиңсәсенең өске өлешеннән мазок алу. 21-69 яшьлек хатын-кызларга билгеләнә.
4. Тизәктә кан тамчыларын ачыклау. 48-75 яшьлек ир-атларга һәм хатын-кызларга үткәрелә. Әлеге тикшеренү эчәклектә яман шеш булу-булмавын ачыкларга ярдәм итә.
5. Колоноскопия яки ректороманоскопия. Тизәктә кан тамчылары табылган яки нәселләрендә әлеге авыру булган кешеләргә билгеләнелә.
Комментарийлар