16+

Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшләячәк

Бүген "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең XXV конференциясендә Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән сайлау нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшләячәк

Бүген "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең XXV конференциясендә Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән сайлау нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, VI чакырылышта Дәүләт Думасына Татарстаннан "Бердәм Россия" партиясеннән 13 депутат, КПРФ партиясеннән 2 депутат сайланган булган. Быел да VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстан депутатларына 15 мандат бирелгән. 19 сентябрь көнне журналистлар белән очрашу вакытында, Фәрит Мөхәммәтшин 16 мандат турында әйткән иде, моннан тыш Татарстанга тагын бер мандат бирелергә мөмкин дип искәртте. Тик соңгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, мандатлар саны фаразлардан кимегән. Дәүләт Думасына 9 депутат партия исемлекләре буенча, алтысы бер мандатлы округлар буенча сайланган.

- Мин моны зур җиңү дип саныйм. Сайлау нәтиҗәләре халыкның бердәмлеген, хөкүмәткә ышанычын күрсәтә. Дәүләт Думасында Татарстаннан эшләячәк депутатларның барысы да - "Бердәм Россия" сәяси партиясе вәкилләре. Безгә үпкәләүче партияләр дә бар. Була торган хәл. Безнең депутатлар бөтен комитетларда эшләргә дәгъва кылачак дип уйлыйм. Бүген Мәскәүдә бу хакта сөйләшәчәкбез. Кайбер комитетларны бүлү, яңаларын булдыру тәкъдиме дә бар. Президент Рөстәм Миңнехановка килгәндә, ышандырып әйтә алам, ул башка депутат файдасына үз мандатыннан баш тартачак. Әлегә ул бу хакта кул куймады, әмма, закон нигезендә биш көн эчендә баш тартуы турында имзасын куяр дип беләм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Конференция күтәренке рухта барды. Күпләрнең кәефләре яхшы, йөзләрендә елмаю иде.

- Партия исемлегенең башында Президент Рөстәм Миңнеханов торуы, аның абруе белән без зур тавыш җыя алдык. Шуңа бүген елмаябыз, әмма шул ук вакытта чишәргә тиешле проблемаларыбызны да онытмыйча, яхшы кәеф белән алга атлыйбыз, - диде чыгышында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Ул сайлау алды кампаниясенең уңышлы узуын да искәртте. Чынлап та сайлау нәтиҗәләре ике-өч айлык кына эш күрсәткече түгел. Халык биргән тавыш - еллар буе сыналган депутатларга ышанычны күрсәтә.

- Халык үз депутатларын күрергә тиеш, күзгә күз очрашып сөйләшү отышлы, чишәсе проблемалар җитәрлек. Халыкны күбесенчә юллар төзелеше, тузган торак программасының үтәләше, чиста су белән тәэмин ителеш борчый. Юлы, суы булмаган бистәләр шактый. Бистәләргә ярдәм күрсәтү программасын камилләштерүне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Быелгы сайлау алды кампаниясендә иң истә калганы - "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы кысаларында, "Бердәм Россия" партиясеннән мобиль автобусларда агититация-пропаганда төркемнәре эшләведер, мөгаен. Кандидатлар 1000гә якын очрашу уздырды, сайлаучылардан өч меңнән артык гозер тупланды. Сайлаучылар борчыган мәсьәләләренең чишелешен сорап, депутатларга шалтырата да башлаган инде. Бу мәсьәләгә Президент та зур игътибар бирә. Бу хакта еллык юлламасында да басым ясап әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин Президентның сүзләрен җиткерде.

- 3500 гозер! "Депутатлар Мәскәүгә китә, безгә кала бит бу эш!" - ди Рөстәм Миңнеханов, ләкин бу гозерләрне чишә алырбыз. Бурычыбызны үтәрбез дип ышанам. "Татарстан командасы" намуслы эшләячәк. Без мөмкин булмаганны вәгъдә итмибез. Вәгъдә итәбез икән - эшне азагына җиткерәбез. Шуңа да без - "Татарстан командасы", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстаннан Дәүләт Думасына Үзәк сайлау комиссиясе раслаган депутатлар исемлеге:

1. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан президенты (үз мандатыннан баш тартачак) .

2. Марат Әхмәтов - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

3. Александр Сидякин - VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты

4. Айрат Фәррахов - Россия финанс министры урынбасары

5. Валентин Чайка - VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты

6. Ирек Богуславский - VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты

7. Мурат Гаделшин - "Автострада" ААҖ директорлар советы рәисе

8. Марат Бариев - VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты

9. Равил Хөснуллин - "Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе

Бер мандатлы округлардан сайланган депутатлар:

Фатыйх Сибагатуллин

Илдар Гыйльметдинов

Айрат Хәйруллин

Әлфия Когогина

Ринат Хәйров

Иршат Минкин

Фотолар: gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading