16+

Дмитрий Медведев Бәйсез дәүләтләр бергәлеге үсешендә эшнең төп юнәлешләрен атады

Дмитрий Медведев Бәйсез дәүләтләр бергәлеге үсешендә эшнең төп юнәлешләрен атады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Бәйсез дәүләтләр бергәлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында якын киләчәктәге эшләрнең төп юнәлешләрен атады. Аерым алганда, ул аларга бүгенге дөньяда туып торган яңа баш күтәрү һәм янауларны исәпкә алып, Бердәмлекнең эзлекле үсеше, шулай ук икътисадны ныгыту һәм Бәйсез дәүләтләр бергәлеге киңлегендә мөстәкыйль азык-төлек базары булдыруны кертте.

«Безнең илләр ишетеп-белеп торган баш күтәрү һәм янаулар Бәйсез дәүләтләр бергәлегенең интеграцион структурасын яңарту мәсьәләсен китереп бастыра. Иң беренче чиратта, бу - тармак структурасы, аеруча, гомуми куркыныч тудырган мәсьәләләргә террорчылык, илдән читтә булган җинаятьләр, законсыз миграция, наркотик матдәләрне законсыз илгә алып керүне әйтергә мөмкин. Барлык авырлыклар һәм каршылыкларга карамастан, бу - безнең эш өчен уртак темалар», - дип белдерде Россия хөкүмәте башлыгы.



Чираттагы юнәлеш, Медведев сүзләренчә, киләчәктә Бердәмлекнең икътисадый нигезләрен ныгыту булырга тиеш. «Биредә без эшмәкәр оешмаларның активлыгына өметләнәбез. Ирекле сәүдә килешүе нигезендә булган каршылыкларны бетерү буенча, электрон сәүдә, дәүләт сатып алулары, техник көйләүләр өлкәсендә үзара бәйләнешне ныгыту өчен, бердәм зур эш алып барырга туры киләчәк. Без Бәйсез дәүләтләр бергәлеге киңлегендә мөстәкыйль азык-төлек базарын булдыру, транспорт, энергетика өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудырачакбыз. Тагын да күбрәк көчне бердәм инновоацион эшчәнлек төрләренә ярдәм итүгә юнәлдерәчәкбез», - диде Россия Премьер-министры.

Искәртеп үтик, быел Бердәмлектәге рәислек Кыргызстан һәм Тадҗикистаннан Россиягә күчте.

Утырышта шулай ук күп документ имзаланды. Алар арасында - Бәйсез дәүләтләр бедәмлегенең 2017-2020 елларга инновацион хезмәттәшлек программаларын тормышка ашыру өчен чаралар комплексы турында Бәйсез дәүләтләр бергәлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы карары, хокуксыз продукция җитештерү һәм таратуга каршылык өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү, атом энегриясен тыныч максатларларда куллану өлкәсендә норматив-хокукый һәм норматив-техник көйләү, туры килү бәясе, стандартлаштыру, аккредитация һәм метрологик тәэмин итү буенча якынаю юллары турында килешү бар.


Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading