16+

Паркка килгәч: “Кем соң ул Зөлфәт?» - дип сорамый калмаслар

Шагыйрь туган авыл башкалардан аерымлырак, үзгә булырга тиештер ул.

Паркка килгәч: “Кем соң ул Зөлфәт?» - дип сорамый калмаслар

Шагыйрь туган авыл башкалардан аерымлырак, үзгә булырга тиештер ул.

“Яратсагыз мине, дус ишләрем,

Авылыма килеп китегез!”( Зөлфәт)

Табигате дә матуррак, чишмәләре дә шифалырак, җилләре дә назлырак. Шагыйрьләрнең кендек каны тамган җирләрне шактый күргәч, мин моңа тәмам инандым инде. Шуңа да олы юлдан Әлмәткә таба барганда “Яңа Сәет” дигән язу тактасын күргәч тә үтеп китә алмадык. “Йөрәген былбыл чаккан” атаклы шагыйребез Зөлфәт Маликовның туган авылы бит ул! Күптән барып күрәсем килеп йөри иде. Менә юлыма чыгып, көтмәгәндә-уйламаганда Зөлфәт абый үзе чакырып керткәндәй булды. Юкка түгел икән. Яңа Сәеттә “Зөлфәт паркы” эшләп яталар. Шигырьләре язылган элмә такталары, сәхнәсе әзер инде. Булачак паркта эш кайный. Тиздән 14 июньдә  зурлап ачарга уйлап торалар, күп кенә кунаклар да чакырганнар.

Сәбәбе дә олы бит. Яңа Сәетнең 120 еллык юбилее. Авыл тарихына багышлап “Без бит Яңа Сәетлеләр” дигән китап та дөнья күргән. Авторы яучы  Фәтхулла Абдуллин. Әлеге китапны тәкъдим итү дә булачак бу көнне.

Тиздән шагыйрь исемендәге парк ачылачак бу урында элек ике катлы мәдәният йорты булган. Ниндидер сәбәпме, сылтаумы табып, аны сүткәннәр. Моңа халыкның бик ачуы килгән. Күпме шәхесләрне күргән, аларның тавышы сеңгән яшьлек хатирәләре сакланган бина булган бит ул. Һәм шушы мәдәният йортын нигезенә кадәр сүткәч, урынын бергәләп өмә ясап җыештырганнар. Әллә ничә машина чүп түккәч, чистарып бушап калган җиргә карап уртак фикергә килгәннәр. Монда балаларга уйнарга, яшьләргә очрашып күңел ачарга, ә инде өлкәннәргә бергәләп үткәннәрне искә алырга җыелыша торган парк булырга тиеш. Исемен дә озак эзләп торасы юк – “Зөлфәт паркы”. Авылыңда шундый данлыклы талантлы шагыйрь тусын да һәм ул туган авылын яратып иҗатына кертеп башкалардан да яраттырсын да, башкача була алмый бит инде. Авылдашлар шундый уртак дөрес фикергә килгәннәр.

Ләкин адымыңны да акчасыз атлап булмый торган, аңларга авыррак сәеррәк заманда яшибез шул.  Моны белгән авыл халкы үзе акча җыя башлаган. Тиеннәр, сумнар янына меңнәр дә өстәлгәч,  эшкә ныклап тотынганнар.  Капкасыннан керүгә  төрле төсләр белән ерактан ук үзенә чакырып торучы балалар мәйданчыгы  күзгә ташлана. Аны да зур тырышлык белән шактый аяк итләрен ашатып юллаганнар.  Аның каравы, хәзер паркны ямьләндереп тора ул.

Кызганыч, авылда  мәктәп юк инде, хәтта башлангычы да. Уку яшендәге малай-кызлар күрше авылга йөреп белем ала. Балалар бакчасына ике сабый йөри, аз санлы дип аны да ябарга җыеналар дип ишеттем. Бу хакта белгәч, Кытайда сәяхәттә булып кайткан танышымның сөйләгәне исемә төште. Ул илдә мәктәпләрне бер бала өчен дә тоталар, япмыйлар дигән иде ул, сокланып та, бераз көнләшеп тә. Дөрес эшлиләр, бала туган туфрагында туган ягында әтисе-әнисе янында, ул пешергәнне ашап үсәргә, белем алырга тиеш. Бары шул очракта гына үз Ватаныңны яратучы, аны сакларга әзер торучы булып була ул. Ватанпәрвәрлек күктән төшми ул, туган туфракта гына тәрбияләнә. Һәрвакыттагыча без моны бер аңларбыз, тик соңга калмасак иде инде.   

Паркның балаларның җәйге каникуллары башланып, әби - бабайларына кунакка кайткан вакытта ачылуы да бик әйбәт. Андый шәһәр балалары  паркка килгәч: “Кем соң ул Зөлфәт?"-дип сорамый калмаслар. Ә инде аның якташ һәм зур шагыйрь икәнен белгәч, иҗаты белән дә  кызыксынырлар. Бу сорауга җавап эзләп, әби-бабайлары аларны шагыйрь туган нигездәге өйгә алып барыр. Элеккеге татар йортларыннан берни белән дә аерылмый ул, стенадагы фоторәсемнәрне санамаганда. Бусагадан үтүгә шагыйрь Зөлфәтнең фотосурәте каршы ала.”Килдеңме? Менә рәхмәт!”-диядер төсле. Иске булса да шактый нык бу йортны киләчәктә Зөлфәт абыйның музее итеп күрәсе килә.

Язган китаплары, каләмнәре, яратып кигән киемнәре куелса, шулай музей була аннары. Элмә тактасы кадакланган инде. Бәлки, бәйрәмгә кайтучы туганнары, балалары,  каләмдәш дуслары булачак музейның беренче экспонатларын да бүләк итәрләр.

Музее булса, килеп караучысы, кызыксынучысы булырдыр. Чөнки беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган авылы, аңа   багышланган “Бабайда кунакта” комплексы урнашкан Әнәк күршедә генә. Ә анда кызыксынып карарлык музей да, рәхәтләнеп ял итәргә урын да бар. Без килгәндә дә Казахстаннан Казанга баручы бер гаилә юл уңаен төшереп кереп карап чыгарга булган. Бик күңелләре булып, хәтта рәхмәт сүзләре дә язып калдырдылар. Менә шулай “Бабайда кунакта” булучылар шагыйрьдә дә кунак булып, талантлы иҗаты белән сыйланып китсәләр,  ничек әйбәт булыр иде. Әйе, хыялый инде мин шулай.

Җитәкчелек дилбегәсе кулымда булса, милләтебез, әдәбиятыбыз-сәнгатебез өчен әллә ниләр майтарырмын күк. Юк, бу сүзләрне майтарырга мөмкинлекләре, дәртләре дә дәрманнары да булганнар күңеленә оеткы итеп саласым килгәнгә  әлеге язмамны ашыга-ашыга яздым.

Шагыйрьне, зур шагыйрьне биргән авыл гади булмый дигән идем бит. Яңа сәетлеләр “Шәһри Казан”га язылырга да вәгъдә бирде. Яраткан якташ шагыйрьләренең рухын сөендерер өчен диделәр. Ә инде аларның үз сүзләрендә торуларын һәм булдыра алганнарын беләбез, күреп, сөенеп кайттык.

Мөслим районы  Яңа Сәет авылы

Сирин Шарапов фотолары.

    


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading