16+

ДӨНЬЯ бетәрме, юкмы?

Соңгы вакытта матбугат чараларында, гомумән халык телендә мөһим бер мәсьәлә күтәрелә: тиздән дөнья бетә икән. Юкса дөньяның бетәсе бүген яки кичә генә билгеле булмады. Аллаһ Тәгалә җир өстенә иң беренче кешеләрне Адәм белән Хәваны җибәргәндә үк, аларны: «Сез монда билгеле бер вакытка кадәр яшәрсез, соңыннан Минем хозурыма кайтып, җавап тотарсыз»,...

ДӨНЬЯ бетәрме, юкмы?

Соңгы вакытта матбугат чараларында, гомумән халык телендә мөһим бер мәсьәлә күтәрелә: тиздән дөнья бетә икән. Юкса дөньяның бетәсе бүген яки кичә генә билгеле булмады. Аллаһ Тәгалә җир өстенә иң беренче кешеләрне Адәм белән Хәваны җибәргәндә үк, аларны: «Сез монда билгеле бер вакытка кадәр яшәрсез, соңыннан Минем хозурыма кайтып, җавап тотарсыз»,...

Бетәр бетүен, әмма...
Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә әйтелгәнчә, дөньяның бетәсе тәкъдир тактасында дөнья яралырга 50 мең ел кала язылган, билгеләнгән һәм ул канунга үзгәрешләр кермәс. Кыямәтнең вакыты секундына кадәр билгеле, әмма Аллаһ аның вакытын Үзендә сер итеп калдырган. Адәм, Нух, Муса пәйгамбәрләр дөньяның кайчан бетәсен әйтә алмадылар. Аллаһ ул серне сөекле дусты Ибраһимга да ачмады. Гайсә пәйгамбәр дә, ахырзаман илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) тә белмәде... Аллаһыга иң якын затлар булган Микаил фәрештә, Исрафил, Җәбраилнең дә дөньяның кайчан бетүе хакында белеме юк иде. Гарешне күтәреп торучы 8 фәрештәгә дә сер ачылмады...
Шулай да, бу сорау бөтен заманнарда һәм халыкларда актуаль булып килде. Әлбәттә, халыкта сорау туганда, аның җавабын «табучылар» да килеп чыга. Шуңа күрә, ахырзаманның да вакытын билгеләүче алдакчы-шарлатаннар әледән-әле килеп тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моннан 1400 ел элек әйтеп калдырган: «Аллаһ белән ант итеп әйтәм, җир өстенә утызга якын дәҗҗал-ялганчы килмичә, дөнья бетмәс. Аларның соңгысы бер күзле булыр». Дәҗҗаллар - үзләрен Аллаһының җиргә җибәрелгән илчеләре дип танытучы ялганчы кешеләр. Инде пәйгамбәребез исән вакытта Мөсәйләмә исемле бер гарәп кешесе үзен Аллаһының илчесе дип игълан итә һәм пәйгамбәребезгә хат язып, башын шулай башлый: «Аллаһының илчесе Мөсәйләмәдән - Аллаһының илчесе Мөхәммәдкә». Пәйгамбәребез аңа: «Аллаһының илчесе Мөхәммәдтән - ялганчы Мөсәйләмәгә» дигән башлык белән җавап җибәрә. Күп тә үтми, Гыйрак илендә яшәүче Сәҗәх исемле бер хатын үзен пәйгамбәр дип игълан итә. Мөсәйләмәгә: «Тиздән, Сәҗәх Мәккә җирләренә 40 мең кешесе белән киләчәк», - дигән сүзләр килеп ирешә. Сәҗәхнең конкуренциясеннән куркып, Мөсәйләмә тизрәк аның белән килешү-дуслашу юлларын эзли башлый. Нәтиҗәдә, бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре ташып тормаса да, алар өйләнешәләр. Шулай итеп, «пәйгамбәрләр» гаиләсе төзелә: ире - нәби, хатыны нәбия була. Әлбәттә, андыйларның санын бер Аллаһ белә, әмма хәдистә әйтелгән утызга якын дәҗҗал - күпләгән кешеләрне иярткәннәренең саныдыр. XVI гасырда Франция кешелеккә зур дәҗҗалны - Нострадамусны бүләк итте, узган гасырда Ванга түтәй күпләрнең акылын томалады… Алар турында бөтен дөнья газеталары яздылар, исемнәрен бөекләп, аларга мәдхияләр укыдылар. Иң аянычы: Иблис илчеләренә миллионлаган кешеләр ышанды.
Менә без сезнең белән чираттагы Кыямәт алдында торабыз. Шулай да, рәхмәт ил башлыкларына, депутатларыбызга, яңалыкларда хәбәр ителгәнчә, алар Мәскәүдә Дәүләт Думасында җыелышып, әлегә дөнья бетүне «отменять» иткәннәр ди. Киләсе елга бюджет та төзелгән, акчалар да бүленгән икән. Гадәттә, яңа елдан соң үзгәрә торган тарифлар да каралган. Шулай да, безнең халык депутатларга гына ышанып калмыйча, «на всякий случай» сохариен киптерә, кибетләрдән тоз ала, утны сүндерсәләр дип, шәмнәрен хәстәрләп куя. Ә сәүдәгәрләрнең сәүдәсе бара. Бер районга ашка баргач, әбиләр зарланып тора: «Утын бәясе 6 мең иде, дөнья бетәсе булгач, 10 меңгә менгән», - диләр. Маркетологларыбызның тапкырлыгы таң калдыра. Дөнья бетә калса дип, махсус капчыкларын да тутырып сатуга куйганнар. Капчыкта: консервалар, ярма, шырпы, шәм һәм иң мөһиме - бер яртысын да кыстырырга онытмаганнар. Россия халкы, дөнья бетә калса, шәм уты астында аракы эчеп утырырга уйлый, күрәсең. Бу көннәрдә банклардан кредит алучылар да арткан диләр. Дөнья бетсә, әҗәт тә түлисе булмый бит.
Ни өчен кешене ахырзаман борчый?
«Халык нидән шулай борчыла?» - дигән сорауны куйсак, җәмәгать, дөнья кулдан китә, ләззәтләр бетә... Берәү дә, безне бар итүче Раббыбыз янына, үз асыл ватаныбызга кайтабыз, дип уйланмый. Аннан соң безнең тәрбиябез шундыйдыр инде, күпләр, дөнья бетсә дә, без котылырбыз, дип өметләнә. Шулай инде, без бит өйрәнгән: закон булса, аның урап китәрлек юлы, кагыйдә булса, аның истисна-чыгармасы булырга тиеш. Шуңа күрә, дөнья бетеп, энергетиклар утны өзсәләр - шәм яндырырбыз, газны япсалар - утын ягарбыз, янәсе. Һәркем үз дәрәҗәсенә һәм кесәсенә карап качу юлларын хәстәрли. Пәйгамбәр вакытында яшәгән яһүдиләр искә төшә. Алар Мөхәммәднең (с.г.в.) киләсен алдан, үз китапларыннан белделәр, үз пәйгамбәрләреннән ишеттеләр, әмма ул килгәч: «Ничек инде без, яһүд башыбыз белән, ниндидер бер гарәпкә иярик», - дип, борыннарын чөйделәр. Әйе, алар Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) танымауларын үзләренең гаепләре һәм гөнаһлары дип таныдылар, әмма бу проблемадан аларга хас «зирәклек» белән чыгу юлын барыбер таптылар. Алар: «Без гөнаһлыбыз, таныйбыз, гөнаһыбыз өчен тәмугка да керәчәкбез, әмма тәмуг уртасына килеп җиткәч тә, фәрештәләр безне кире борырлар һәм: «Исраильнең сөннәтләнгән уллары! Сезнең өчен газап бетте, барыгыз, җәннәт бакчаларына», - дип әйтерләр», - диләр. Яһүдләр, дөньялыкта барысы белән дә килешә алганны, безнең анда да килешенгән булыр, диләр, ахры. Без дә шулар кебек: «Дөнья бетәр, әмма без калабыз», - дип яшибез.
Дөнья бетәр һәм бик тиз
Шиксез, беркөнне Аллаһ куйган вакыт килер, кояш янә офыктан күтәрелү өчен Раббысыннан рөхсәт сорар, әмма Аллаһ аңа: «Кайдан батсаң, шуннан чык», - дияр. Шулвакыт дөньяның асты өскә әйләнер. Диңгез-океаннар ярларыннан бәреп чыгар, күкләрнең терәүләре җимерелер. Биек таулар тетелгән йон кебек очып йөрер. Кеше өенә кайтып гаиләсе белән хушлашырга да, аласы әҗәтләрен җыеп алырга да өлгермәс. Шуңа күрә дөнья бетәсе көннең бер исеме - Сәгать көне.
...Җир һәм күкләр яшәүдән туктагач, 40 микъдар вакыт үтәр. Ул ел булырмы, аймы, атна, әллә сәгатьме? Аны бер Аллаһ Үзе белер. Шулвакыт яңгыр явар һәм ул яңгырдан соң кабердә яткан әрвахлар үсемлекләр кебек тишелеп чыгар. Беркем дә качып калмас. Аллаһ бөтенесен җыяр. Меңәрләгән еллар туфрак булып киткәннәр дә, суда батып балыклар тарафыннан ашалып беткәннәр дә... Һәркем Үзен юктан бар кылучы Хуҗасы каршына басып җавап тотар. Беркем белән килешеп, беркемгә төртеп, беркемне җайлап булмас. Кешенең аяк-куллары да үзенә каршы сөйләр.
Кичен йокларга ятканда үзегезгә сорау бирегез: әгәр бүген төнлә белән өемә зур кунак - үлем фәрештәсе килеп, минем җанымны алып китсә, мин Раббым каршына кайтырга әзерме? Рәнҗеткән кешеләрдән гафу үтендемме? Әти-әниемнең изге догасын алдыммы? Гөнаһ-хаталарымнан тәүбәләремне кылдыммы?
Үлем фәрештәсе белән күрешкән көнең синең өчен Кыямәт булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading