16+

Долларга бәя арткан саен, дарулар да кыйммәтләнәчәк

Киләсе елда фармацевтика өлкәсендә нинди үзгәрешләр булачак? Даруларга бәяләр күтәрелерме? Ялган препаратларны ничек ачыкларга? Болар хакында бүген Казанда ачылган «Россиядә дарулар - дисциплинара әңгәмәгә» дип исемләнгән дүртенче партнерингта сөйләштеләр.

Долларга бәя арткан саен, дарулар да кыйммәтләнәчәк

Киләсе елда фармацевтика өлкәсендә нинди үзгәрешләр булачак? Даруларга бәяләр күтәрелерме? Ялган препаратларны ничек ачыкларга? Болар хакында бүген Казанда ачылган «Россиядә дарулар - дисциплинара әңгәмәгә» дип исемләнгән дүртенче партнерингта сөйләштеләр.

Күпләрне борчыган, киләсе елда даруларга бәяләр артачакмы, дигән сорауга белгечләр үзләре дә төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Россия­дә фармацевтика җитештерүчеләрнең берләшмәсе генераль директоры Виктор Дмитриев әйтүенчә, бәяләр буенча нидер фаразлау мөмкин түгел.

- Икенче елга доллар бәясе күпмегә артачагын белмибез бит. Ул төшә икән, фармацевтика базарында да бәяләр очсызланачак, кыйммәтләнә икән, бу шулай ук даруханә челтәрендә чагылыш табачак. Яшәү өчен мөһим дарулар дәүләт тарафыннан катгый контрольдә тотыла, шуңа да аларның бәясе әллә ни үзгәрмәс, мөгаен. Ә менә бу категориягә кермәгән препаратлар арасында төрлесе очрый. Шулай ук төрле аптекада төрле бәяләрне очратырга да мөмкин. Монда берни эшләп булмый. Даруханәләр күп. Кешеләрнең сайлау мөмкинлеге бар, - ди Виктор Дмитриев.
Даруларга бәя артуны дәүләт ничек тә йөгәнләргә тырыша: бу максаттан бер төркем чаралар күрелә. Шул рәвешле быел даруларга бәяләр бары дүрт процентка гына арткан. Белгечләр моны икътисади кризис, долларның очсызлануы белән дә бәйләп аңлата.

Даруханәләр дигәннән, зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да бүген сайлау мөмкинлеге җитәрлек. DSM Group генераль директоры Сергей Шуляк сүзләренчә, Россиядә 1800 кешегә уртача бер даруханә туры килә. 2015 елда илдә 3400 даруханә теркәлгән. Фармацевтика базарында төп фактор - көндәшлек. Икътисади кризис шартларында кайбер даруханәләр ябылган. Халык та күбрәк арзанлы даруханәләрне сайлый башлаган. Хәер, соңгы елларда күпләр нәкъ менә табиб язып биргән даруларны гына сатып ала, ниндидер өстәмә витаминнар, БАДларга акча әрәм итми. Белгечләр шунысын да искәртә: үзебездә җитештерелгән дарулар начар дигән сүз түгел. Шуңа да киләсе елга фармацевтика базарының 90 процентын үзебездә җитештерелгән дарулар тулыландырырга тиеш дигән бурыч куелган. Әлегә бу сан 85 процентны тәшкил итә. Россия препаратларның 80 процентын чит илдән сатып алырга мәҗбүр.

Ялган даруларга килгәндә, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, фармацевтика базарын тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, контрафакт 1 проценттан да кимрәк ачыкланган. Әмма Виктор Дмитриев, чынбарлыкта ничек икәнен берәү дә белми, ди.
- Күптән түгел Ростов өлкәсендә балаларны онкологиядән дәвалый торган даруларга өстәмә матдәләр кушып, фальсификатлар ясап сатканнар иде. Гаеплеләр җәзасын тиешенчә алды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау җәмгыяте дөнья базарында 4-7 процент ялган дару бар, дип исәпли. Минемчә, Россия фармацевтика өлкәсенә дә шушы саннар туры киләдер. Рецепт белән генә бирелә торган даруларны рецептсыз сату очраклары арткан. Бу өлкәдә кагыйдәләрне катгыйландырырга кирәк,- ди Виктор Дмитриев.
Сүз уңаеннан, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы фармацевтикада контрафакт белән көрәшүнең яңа ысулын уйлап тапкан. Дару кабындагы маркировка ярдәмендә мобиль телефоннардагы махсус кушымта аша, препаратның чынмы, ялганмы икәнен ачыклап булачак. Әлегә бу ысулны гамәлгә тапшыру юллары җентекләп өйрәнелә.

Эльвира Мозаффар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading