16+

Дуңгыз елын озатып, яңа чорга аяк басканда туган УЙЛАР

Кыш бабайның мәктәп физругы икәнлеген белеп күңел үртәлгәннән бирле, Яңа елга карашым үзгәрде.

Кыш бабайның мәктәп физругы икәнлеген белеп күңел үртәлгәннән бирле, Яңа елга карашым үзгәрде.

Бала чакта мандарин ашап, чыршы тирәли кулга-кул тотышып җырлап йөргәндә яраган инде ул. Әмма хәзер кеше уйлап чыгарган әлеге бәйрәм тирәсендә кирәгеннән артык ыгы-зыгы, шау-шуны аңламыйм. Югыйсә иске календарьны яңасына алыштырган гап-гади көн инде, бернинди мистикасы, тылсымы юк: төне буе ашау һәм көне буе йоклау өчен шулхәтле шаулашырга кирәк микән? Узып барган елга нәтиҗә ясау, яңасына планнар кору, максатлар кую өчен карнавал битлеге каплау кирәкми, киресенчә, бу очракта чын йөзне ачу кирәктер. Үзең ачмасаң да, аны башкалар бик яхшы күрә.

Тарихка бер ел өстәп

Төрле астрологлар, күрәзәчеләр киләсе елга фаразлар белән кешелекне таң калдыр­ган арада, искесенә бераз күзәтү ясап, яңасында нинди яңалыклар, үзгәрешләр булу ихтималын бераз тәгаенлик әле. Ел буена без төрле вакыйгаларның, шатлык-хәс­рәтләрнең шаһиты булабыз, теләсәк-теләмәсәк тә ил,
дөнья күләмендә булган хәлләр азмы-күпме бөтенебезгә кагыла. Ә шәхси фронттагысы исә – һәркемнең йә олы шатлыгы (һәм ул бу очракта «ел егылып китәрлек уңышлы узды», дия ала), йә кайгы-хәсрәте (һәм ул яшәр өчен көч табарга тырыша). Андыйларга күсе елы килсә ни дә, килмәсә ни, ә яшәргә кирәк – дуңгыз елын һәркем үзенчә истә калдырачак.

Елларга исемнәрне очрак­лы рәвештә генә бирмәгәннәр. Риваятьләр буенча, Будданы теге дөньяга озатырга килүче 12 хайван бу бәхеткә ирешкән, шуларның иң соңгысы – дуңгыз һәм ул әлеге циклны йомгаклый. Димәк, быел без 12 еллык циклны төгәллибез икән. Бу бер күлмәкне яңасына гына алыштыру түгел, ә зур күчеш һәм бу чорда олы вакыйгалар булуына аптырыйсы да түгел. Үткәннәргә күз салсак, 1983 елда (шулай ук дуңгыз елы) Җир йөзендә чак кына атом-төш сугышы башланмый калган – подполковник Станислав Петров системадагы төзексезлекне вакытында чамалап өлгергән. 1995 ел исә беренче Чечен сугышы башлану, Сахалин белән Япониядә җир тетрәү, журналист Владислав Листьевны үтерү белән тарихка кереп калды. Тагын 12 елдан соң (2007) тарих авиафаҗигаләр, шахталарда шартлаулар, Ельцинның үлүе, Сочиның Олимпиада үткәрү хокукын яулау кебек вакыйгаларның шаһиты булды. Күргәнебезчә, дуңгыз елы бик тыныч кына уза торганнардан түгел. Тагын да тирәнгәрәк чумсак, 1935 елда нацистлар Германиясенең Версаль килешүен өзүен, Муссолининың газеталарны фашистлар эшчәнлеген дөрес як­­тыр­т­­­­­мауда гаепләвен, свастика Германиянең рәсми билгесе буларак кабул ителүен белә алабыз. Уйлый белгән кеше аңлагандыр инде, дуңгыз елы – яңа үзгәрешләр алдыннан була торган күчеш чоры.

2019 ел нәрсәләр белән истә калачак? Күпләрнең Россияне халыкара тормышның читенә чыгарып ату һәм аның икътисадын тар-мар итү хыя­лы чынга ашмады. Бу гына да түгел, аңа каршы булган һәм санкцияләргә бик теләп кушылган дәүләтләр сәүдә элемтәләрен ныгыту яклы. АКШ Президенты Дональд Трамп Россиягә карата кабул иткән чикләүләр буенча рекордсмен булды, әмма АКШ белән ике арадагы товар алмашу күләме 5 миллиард долларга арткан. Ләкин бу өлкәдә беренчелекне Польша алып тора – ул барыннан да күбрәк Россиягә каршы, хәтта Икенче Бөтендөнья сугышы башлану уңаеннан уздырылган чарага да җиңүче СССРның варисын чакырмый, әмма товар алмашу күләмен 17,8 миллиард долларга хәтле җиткергән. Ә полякларның чарасында катнашкан Германия белән бу хәтле товар алмашылмый. Санкциягә кушылган Эстониянең президенты да күршесе белән очрашып сөйләшергә мәҗбүр, чөнки аның балык сәнәгатенә бөтенләй бетү куркынычы яный. Санкцияләр сугышы башланганнан бирле, Европа союзының гомуми югалтулары 100 миллиард евродан артып киткән. Санкцияләрдән бераз үзе үк арыган Европа Россияне кабат ПАСЕга (Европа Советының Парламент ассамблеясы) кайтару хәстәрен күрде – «Кичекмәстән Кырымны кире кайтарырга» дигән таләпне искә төшерүче булмады. Украина, протест йөзеннән, ПАСЕны ташлап китәчәге турында белдергән иде, әмма бу уеннан кире кайтты – кабат чакырып тормаслар дигән аек акыл өстенлек итте, ахры.

Кырым күпере аша тимер юл хәрәкәтен ачу шулай ук узып баручы елның зур вакыйгасы. Хикмәт Сүриядәге җиңү һәм Кырымны кире кайтаруда йә булмаса ЕАЭСны киңәйтүдә генә түгел, ә үз тарихында зур җиңелүгә җавап кайтару – Кырым күпере нәкъ менә шуның билгесе. НАТО хәзер Кара диңгезгә керә алмый, чөнки аның анда бату куркынычы бар. Көнчыгышта исә күп дистә еллар буена җәмәгатьчелектә һәм
сәяси даирәдә ыгы-зыгы тудырып килгән тагын бер мәсьәлә хәл ителде – Курил утрауларын Япониягә бирү-бирмәү темасы ябылды. Патриотлар бу уңайдан узып баручы елны җиңү елы дип нәтиҗә ясый ала. Ә төбенә төшеп уйлансаң, Курил мәсьәләсе – Ерак Көнчыгышның икътисади һәм хәрби мәшәкате генә түгел, ә Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңабаштан карау мөмкинлеген бетерү. Югыйсә Көнбатыш моңа күптән кызыга инде.

 Узып баручы ел шундый киң масштаблы вакыйгалар белән истә калачак. Кытайлар исә бөтенесен шаккатырырга уйлаган – алар Айның безгә күренми торган ягына космик зонд җибәреп, аның өслеген фотога төшерде. Бу америкалыларның Голливуд залларында гына Айга төшкәне кебек булмаса, кешелек өчен тагын бер сер ачылу булды. Кытайлар әле анда орлыклар да җибәргән, мамык орлыгы Айда шыткан да икән. Кешелек өчен бу бик зур уңыш, Айда мамык үсә башламас­мы киләчәктә!

Күседән аласың булса...

Будданы озатырга килүчеләр чынлыкта 13әү булган, әмма дөя, беренче булыйм дип кичтән үк килеп, иртән йоклап калган, ә менә аның башында утырган күсе иң беренче булып калган. Шушы күсе – 12 еллык циклны башлап җибәрүче. Бу елда туучылар бик сизгер, аларга йогынты ясап булмый, үз ирекләре сагында нык торалар. Тиле күселәр булмый, әгәр аларны алдау бәхетенә ирешкәнсез икән, димәк, ул күсе булмаган. Йолдызнамәдә шулай диелә. Интригалар тудырырга сәләтле, хәйләкәр, кай­чагында мәкерле, лозунгысы «Мин идарә итәм» дигән күседән нәрсәләр көтәргә, ул безгә нинди яңалык­лар алып киләчәк?
Ел башы бик үк гади булмас дип ышандыра астролог­лар. Бу ел актив, максатчан, кул кушырып утырмаучыларга уңыш вәгъдә итә. Ә ялган, намуссыз юл белән нәрсәдер майтарырга теләүчеләргә, киресенчә, уңышсызлык алып киләчәк икән. Кайчан да булса гаделлек өскә чыгачагын күптән көтәбез, күсе елы гына моны чынга ашырса инде.
Гомумән, күсе елы – зур вакыйгаларның башлангыч чоры. Тарихка күз салсак, моңа ышануы авыр түгел. 1912 ел – Россиядә икътисадның чәчәк ата башлаган чоры. 1948 елда СССР атом-төш державасына әверелә. Советлар Союзы АКШ белән дипломат мөнәсәбәтләрне өзә. 1960 елда Җир орбитасына иярченнәр җибәрелә, бер елдан Юрий Гагарин космоска оча. Күсе елыннан соң килгән елларны барласак, монда репрессияләр, үзгәртеп кору чоры башлануын белә алабыз. Патша чорында урыс-төрек, Кырым сугышлары башлануы шул чорларга туры килә. Димәк, әлеге кимерүче елы ниндидер үзгәрешләр булачагын, дөньякүләм зур вакыйгаларның якынлашуын хәбәр итә. Әгәр тормыш дигәнең чынлап та спираль рәвешендә кабатлана икән, киләсе ел әле тыныч үтәчәк, әмма бу тынлык сагайтырга тиеш.

Кайберәүләрнең башларны әйләндерерлек карьера ясавы, танылуы мөмкин, бу бигрәк тә сәясәт, мәдәният-сәнгать өлкәләрендә булачак, имеш. Галилео Галилей, Амадеус Моцарт, Петр Чайковский, Джордж Вашингтон, Вильям Шекспир, Лев Толстой кебекләр теләсә кайсы елда гына тумаслар шул. Биргән хәтлесен яшәп карыйк әле, ниләр буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә инде... Нинди хайванныкы дип аталса да, гомер сукмагы буйлап барыбер узасы, аерым гына Адәмнеке дип аталучы ел юк бит.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading