16+

Бездә кышкы каникулларны демографик хәлне яхшырту өчен уйлап тапканнар?!

Бәйрәм итү яхшы ул, бәйрәм итә белсәң. Ял итүе дә шулай ук. Күңелең тыныч, дөньяң түгәрәк, Яңа ел төнендә салютыңны аттыр да, калган сигез көндә аша да йокла, уян да тагын аша, урамга чыгып селкен, телевизордан килде-китте кара.

Бәйрәм итү яхшы ул, бәйрәм итә белсәң. Ял итүе дә шулай ук. Күңелең тыныч, дөньяң түгәрәк, Яңа ел төнендә салютыңны аттыр да, калган сигез көндә аша да йокла, уян да тагын аша, урамга чыгып селкен, телевизордан килде-китте кара.

Бәйрәмгә хәтле эшләп өлгермәгән эшләрең шул килеш тора, алар, каникул буена мандарин-оливье исләрен сеңдереп, яллар беткәннән соң да сине көтеп торачак – Кыш бабай аларны эшләп китми. Гыйнвар уртасында эшкә чыгып, теге елны кайда калдым әле дип баш ватасы бар. Синең һәм башкаларның башы үз көченә эшли башлап, тәртә арасында кереп басканчы елның бер ае үтеп тә китә.

Ә шуның хәтле каникуллар кирәкме соң? Теләгән җиреңә барасың, гаиләң белән бергә җыеласың, туган-тумачаңны күрәсең диячәкләр. Ел буе күрешми торырга димәгән, ел әйләнәсенә якыннарың белән күрешергә кем комачаулый? Яңа ел төне – могҗизалы, курантлар сукканда теләк теләргә, имеш. Элек Россиядә Яңа елны 1 нче сентябрьдә каршы алганнар, хәлле гаиләләргә бәйрәм итү, өйләрен чыршы ботаклары белән бизәү мәҗбүри булган. Ул чакта курантлар сукмаган, 31 декабрь төне могҗизага ия булмаган күрәсең. Аннары әлеге төнне арткарак күчергәннәр – кеше тарафыннан билгеләнгән булгач, нинди могҗиза булсын инде анда? Ә күрәзәчеләр бу төн кан дошманнарны дуслаштыра, бәхәсләрне туктата ала, сәясәт белән икътисад турында уйланып та каралмый дип ышандыра. Соңгысына ышанмый хәлең юк, чыршы исен иснәп төне буе ашаганда нинди икътисад турында уйлау? Ул турыда халык декабрьнең соңгы бер-ике атнасында ук уйламый башлый, кибетләрне штурмлаганда. Эшмәкәрләр, үзмәшгульлекле булганнарга ел ахырында бик үк җиңел түгел – оешма-хезмәтләр йә корпоративта, йә корпоратив хәмереннән соң. Һәркем бит хәмер белән пирожки сатып кына көн күрми. Яңа ел каникулларын һәм аннан соң да әле тиз генә тулы көчкә эшләп китә алмаганны исәпләсәң – икътисад турында шактый гына уйланылмый икән. “Өстәл тора – хезмәт бара” диючеләр берни дә югалтмый, ә “вакыт – акча” дип эшләүчеләр өчен каникулларның кирәге юк. Ә салымнарның каникулы юк, эшләнмәгән көннәр өчен беркемнең дә кесәсенә таммый. Саный китсәң, мисалларны шактый китерергә була, саннарга күз салсак, быел россиялеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә уртача алганда кеше башына 17 мең туздырган (яртысы ашау-эчүгә, калганы – бүләкләр белән күңел ачуга). Барлык оешмаларның яртысы эштән тукталганга, илнең икътисады бер көндә 150 миллиард акчасын югалта, шуны сигезгә тапкырлыйбыз – җәмгысы 1,2 триллион сум килеп чыга. Саннар шундый кызык нәрсә - чагыштырып карау өчен бик җайлы. 2017 нче елда без эчке вал продукты күләме буенча 1,58 триллион доллар белән 11 нче урынга менгән булганбыз. Иң алда баручы – АКШ (19,4 триллион доллар), аннан соң Кытай, Япония, Германия, Бөекбритания. Яңа ел каникуллары бу күрсәткечне берничә процентка киметеп куя. Узган ел футбол буенча Дөнья чемпионаты илнең икътисадына бер триллион сумга якын файда бирсә, сигез көн каникул шуннан да күбрәк биреп бетерми. Ә бәйрәм итү рәхәт ул, туган тумачаңны күрәсең, гаиләң белән җыелышасың. Оливье, шампан, бенгаль утлары һәм атна буе телевизордан Марстагы җан ияләрен карап, ток-шоулардагы килде-киттене кайчан тыңлап утырасың әле? Ә бу көннәрдәге агуланып яки җәрәхәтләнеп хастанаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр, юл хәвеф-хәтәрләре, башка бәхетсезлек очраклары статисткасы белән кемнең кызыксынганы бар? Гел эшләргә димәгән, адәм баласына ял да кирәк диючеләр елдан-ел кими бара икән: һәр биш кешенең берсе каникулларны кыскару яклы, ә 71 проценты бөтенләй бетерергә кирәк дип җавап биргән. Сораштыручылар 47 поцент россияленең киләсе елда икътисадның түбән тәгәрәячәген, аның артыннан керемнәр кимиячәк дип уйлавын ачыклаган.

Без башкаларга караганда болай да күбрәк эшлибез диючеләр бар, әйтик, немецлар, йә булмаса америкалыларның ел әйләнәсенә эш сәгате азрак җыела. Аларның ВВПлары турында алдарак әйтелде, бәлки эш бүленеше һәм бәйрәм итү тәртибе башкачарактыр, каникуллардан соң хезмәттәшләргә Яңа елны ничек каршы алу, кайларда булу, нинди салатлар ашалу, корпоративта кемнең кемне кочаклавы һәм кайсының нинди күлмәктән булуы турында сөйләп вакыт сарыф итмиләрдер алар. Бездән азрак ял итүчеләр – Греция, Чили, Мексика, Корея. Бездә кышкы каникулларны демографик хәлне яхшырту өчен уйлап тапканнар дип шаярта кайберсе. Эчке вал продуктың күтәрелми торып, демографияң күтәрелерме икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading