16+

Экзит-пол: «Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауларында җиңде»

Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский.

Экзит-пол: «Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауларында җиңде»

Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский.

Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде.

Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә:

КПРФ кандидаты Павел Грудинин - 11,2 процент,

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский - 6,7 процент,

"Гражданская инициатива"н кандидат Ксения Собчак - 2,5  процент,

"Яблоко" лидеры Григорий Явлинский -1,6 процент,

"Үсеш партиясе" рәисе Борис Титов - 1,1 процент,

 "Россия гомумхалык берлеге"ннән Сергей Бабурин -1,0 процент,

"Коммунисты России"дан Максим Сурайкин - 0,8 процент тавыш җыйган.

Конституция буенча РФ Президенты 6 елга сайлана.

 

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading