Шәһри Казан

«Ел хәйриячесе-2011»

«Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, балык белер», - дигәннәр борынгылар. Республикабызда, шөкер, изгелек кылучылар бик күп. «Ел хәйриячесе» бәйгесе дә ел саен үткәрелә. Быел ул бишенче тапкыр узды. «Ел хәйриячесе» бәйгесе республика тормышында зур вакыйгага әйләнде», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар...


2007 елда Минтимер Шәймиев башлангычы белән яшел юл алган мәрхәмәтлелек, изге эшләр бәйгесе тора-бара тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Аның кысаларында үткәрелгән «Балаларга ярдәм ит», «Яхшы терминал» акцияләреннән генә дә, Президент сүзләренә караганда, 16 миллион 320 мең сум акча җыелган. Бу исә 118 балага, сәламәтләнеп, яңа тормыш башларга мөмкинлек бирелгән дигән сүз.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бер ярдәм булса, «Компьютер ликбезы» проектының өлкәннәр өчен әһәмияте зур булуы ачыкланды. 2011 елда Татарстанда 2183 гаиләнең тәрбиягә бала алулары да күркәм гамәл.
«Озак еллар хезмәттәшлек өчен» номинациясендә 2011 ел җиңүчеләре дип «Татнефть» ААҖ, «Газпром-Трансгаз-Казан» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Татэнерго» компаниясе танылган. «Яхшы эшләр гаранты» номинациясенең җиңүчеләре исә «Казан вертолет заводы» ААҖ, «КМПО» ААҖ, «ТАИФ» компанияләр төркеме, «Төньяк-Көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр», «Зенит» банк төркеме һ.б. Җиңүчеләргә дипломнарны Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: