16+

Ел табибы Резеда Бодрова: «Хезмәтем – бар тормы­шым. Аңа тәүлекнең 24 сәгатен багышлый алам»

«Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

Ел табибы Резеда Бодрова: «Хезмәтем – бар тормы­шым. Аңа тәүлекнең 24 сәгатен багышлый алам»

«Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

Гадәттәгечә быел да, Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан, «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика бәйгесе узды. Бу юлы ул 11нче тапкыр үткәрелде.
Бәйгегә барлыгы 152 гариза кабул ителгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы, интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә,алты номинациядә елның иң яхшы медицина хезмәткәрләрен билгеләделәр. «2018 ел табибы» исеменә Казанның Сугыш ветераннары госпиталеннән физиотерапевт Резеда Бодрова лаек дип табылды.
Номинантларны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да килгән иде.

«Сәламәтлектән дә кыйммәтрәк әйбер юк»

– Сәламәтлектән дә кыйммәтрәк әйбер юк. Республикада матди-техник базаны ныгытуга, төбәкара медицина үзәкләре булдыру һәм беренчел звеноны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу системада иң мөһиме – кешеләр, – диде Президент.
Татарстанның сәламәтлек сак­лау министры Марат Садыйков бәйрәмгә килгән ветераннарны, остазларны аягүрә басып алкышлады.
– Без бергә булганда гына, бер төркем булып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Пациентларыгыз сезгә һәрчак «Рәхмәт, табиб» дип әйтерлек булсын, – дип теләкләрен җиткерде министр.
«Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да котлады. Видеоязма аша ул иң изге теләкләрен җиткерде.
«Елның медицина хезмәткәре». Бу номинациягә медицинада 36 ел тәҗрибәсе булган Балтач үзәк район хастаханәсенең Субаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рау­шания Әхмәтшина лаек дип табылды.

Раушания ханым дүрт авылга хезмәт күрсәтә. «Төнлә шалтыратсаң да, хәзер килеп җитә, үз эшенең остасы», – диләр аның турында авылдашлары. Субаш – күпмилләтле авыл. Анда керәшеннәр, татарлар, руслар, марилар да яши. Раушания ханым авылда узган мәдәни чараларда, милли гореф-гадәтләрне кайтаруда да актив катнашкан. «Эшем – минем яшәү рәвешем, гаиләдәгеләр сине аңламаса, бу өлкәдә эшләп булмый», – ди Раушания ханым. Менә инде 30 ел аның участогында бала үлү очрак­лары теркәлмәгән. Авыл халкы бердәм булып диспансеризация уза.
«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» – Григорий Абрамов – Зәй районы үзәк хастаханәсенең участок педиатры. Җирле телевидение­дә аның тапшырулары хитка әйләнгән. Доктор Абрамовның киңәшләрен әниләр дә, балалар да көтеп алалар. Ул – күпләрнең гаилә дусты. Нәкъ Григорий Абрамов тәкъдиме белән, Зәйдә неврология өлкәсендә патологияләре булган яңа туган сабыйларны тернәкләндерү кабинеты булдырылган. Ел саен монда йөзләгән нарасый дәвалана, аларның 95 проценты савыга. Доктор Абрамов районда шикәр диабеты мәктәбе дә оештырган.
– Төрле йогышлы чирләр­дән саклануның төп чарасы – иммунлаштыру, вакытында вакцина ясату, – дип саный ул. – Элек полиомиелиттан меңәрләгән кеше интеккән. Дифтерия, коклюш, кызамык­ка каршы ясала торган вакциналар ел саен җир йөзендәге 3,5 миллион кешенең гомерен саклап калыр­га ярдәм иткән. Иммунлаш­тырудан куркырга кирәк түгел.
«Уникаль очрак» – Мог­җиза белән исән калган, сау-­сәламәт кызын дөньяга тудыр­ган героинябыз – 36 яшьлек Гөлнара Абдуллина турында «ШК»ның узган саннарында язган идек. Бу номинациядә Гөлнарага ярдәм иткән 7нче шәһәр хас­таханәсе табиблары җиңүче дип билгеләнде. Гөлнараны йөклелек чорында күзәткән 7нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы 3нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Луиза Шәйхетдинова:
– 20 ел эшләү дәверендә мондый хәл белән беренче тапкыр очраштым. Бу очрак – могҗиза. Шул ук вакытта күп нәрсә кешенең үзеннән тора, табиб кушканнарны тиешенчә үтәү бик мөһим, – ди.

«Бу машина – пациентларыма»

«Сәламәтлек саклау легендасы» – Александр Дубровский – Тәтеш үзәк район хастаханәсендә оештыру-методик кабинет мөдире. Нинди генә өлкәдә үзен сынамаган ул – Россия Югары Советы депутаты булып та торган, Тәтеш районы башлыгы урынбасары, Тәтеш үзәк район хастаханәсендә оештыру-методика кабинеты мөдире. Ничек кенә булмасын, барыбер күңеленә якын өлкә – медицина. 13 яшеннән хәл итә ул: апасы үпкә рагыннан вафат булгач, бу куркыныч авыру белән көрәшү юлларын эзләргә, табиб булырга карар кыла. Тәтеш район үзәк хастаханәсен яңа дәрәҗәгә күтәрә Александр Дубровский. Аның тәкъдиме белән, Россиядә беренче тапкыр халыкны онкологик авыруларга тикшерә башлыйлар. Авыруны беренче стадиядә ачыклау ысулларын кулланалар. 40 елдан артык тәҗрибәсе булган Татарстанның, Россиянең атказанган табибы фәнни китап­лар яза, бүген дә яшь буынга киңәшләрен җиткерә.

– Кайда эшләсәм дә, авыл кешесенең сәламәтлеге минем өчен беренче урында булды. Авыллар яши, үсә, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, заманча җиһазлар кайтартыла. Бу бик шәп! – диде ялкынлы чыгышында сәламәтлек саклау легендасы.
Быелгы бәйгедә бу номи­нациядә өстенлек авыл бел­гечләренә бирелүе өчен рәхмәтен җиткерде.
«Ел табибы» – Резеда Бодрова. Физиотерапевт, Казан дәүләт медицина академиясендә спорт медицинасы һәм реабилитология кафедрасы җитәкчесе. Тернәкләндерү буенча өч этап­лы медицина ярдәме күрсәтү, бу юнәлештә республикада 17 бүлек булдыру, Казанда тернәкләндерү бүлеге ачу, ел саен инвалидлыкка чыгу очракларын 5-8 ­процентка киметү, төрле патология­ләре булган авыруларның яшәү сыйфатын 90 процентка арттыру, спортчыларны Европа стандартлары буенча әзерләү – боларның барысын да бер кеше булдырганына ышанып та булмый. Хәер, бу җиңүен Резеда Бодрова уртак хезмәт нәтиҗәсе дип саный.

– Хезмәтем – бар тормы­шым. Аңа тәүлекнең 24 сәгатен багышлый алам. Бу зур хезмәт озак вакыт өйрәнүләр, күнекмәләр, тәҗрибә туп­лаудан тора, – диде табиб.
Традиция буенча, бәйрәм азагында Татарстан Президентыннан махсус бүләк – җиңел машина – «Лада Гранта» авто­мобиле ачкычларын Рөстәм Миңнеханов Алексеевск райо­нының Юеш Көрнәле авылыннан фельдшер Зөфәр Сафинга тапшырды. Моңа кадәр Зөфәр абый пациентлар янына җәяү йөри торган булган. Анализлар тапшырыр­га бара алмаган өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә үзе барган.
– 34 ел дәвамында хезмәт кенәгәмдә бер генә язу – фельдшер. Кешеләрне яратам, эшемне яратам. Якыннарым да мине аңлый, ярдәм итә. 82 яшьлек әнием, мин пациентлар янына киткәч, телефоннан шалтыратулар кабул итә. Участок зур. 877 кешегә хезмәт күрсәтәбез. Көн дәвамында сигез километрдан артык йөрергә туры килә. Хәзер менә машина булачак. Бу эштә халык белән аңлашу булмаса, берүзем генә эшли алмас идем, бу җиңү минеке генә түгел, машина – пациентларыма, – ди ул, көтелмәгән бүләккә сөенеп.

Соңгы өч елда аның участогында туучылар саны 16,3 процентка арткан. Соңгы биш елда туберкулез, онкология чирләре белән авыручылар да теркәлмәгән. Зөфәр Сафин спортка да зур игътибар бирә, төрле ярышларда катнаша.
«Ак чәчәкләр» бәйгесе җи­ңүчеләренә 100 мең сум премия һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Уникаль очрак» номинациясендә бүләкләнүчеләр чит илдә тәҗрибә туплау мөмкинлегенә ия булачак.

«Ак чәчәкләр» бәйгесендә Татарстан Президентының махсус бүләгенә ия булган фельдшер Зөфәр Сафиннан сәламәт булуның өч сере

1. Тормыш җиңел түгел, кайбер нәрсәләрне ишетми калыр­га, юк-барга баш ватмаска кирәк.
2. Дөрес туклану мөһим.
3. Үзегезне кайгыртырга онытмагыз, хәрәкәттә булыгыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading