16+

Ел вакыйгасы шаккатырдымы?

Безне инде берни белән дә шаккатырып булмый анысы. Сәхнәгә аю алып чыгып биетсәләр дә, егылып төшмәячәкбез. Шуңа да «Болгар» радиосының еллык чарасы - «Музыкаль дистә» хитлар парадының җиңүчеләрен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә җыеп, милли музыкаль премия тапшыру тантанасыннан соң да шул сүзләрне кабатлап булыр иде.

Ел вакыйгасы шаккатырдымы?

Безне инде берни белән дә шаккатырып булмый анысы. Сәхнәгә аю алып чыгып биетсәләр дә, егылып төшмәячәкбез. Шуңа да «Болгар» радиосының еллык чарасы - «Музыкаль дистә» хитлар парадының җиңүчеләрен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә җыеп, милли музыкаль премия тапшыру тантанасыннан соң да шул сүзләрне кабатлап булыр иде.

Без «аһ!» итмибез, әмма без сыйфатлы җырга, талантлы җырчыларга битараф түгел! Әлеге еллык чара - «Болгар» радиосы Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына килгән һәр кунак, һәр тамашачы да кинәнеп кайтып киткәндер, дип өметләник. Монда шырдый-бырдый җыр башкаручылар да, исеме «прокрутка» аркасында гына халык теленә кергәннәр дә булмады.
«Йөрәктән - йөрәккә» шигаре дә юктан гына түгел: һәр шимбә иртәсендә сигездә үк телевизорын кабызып, яраткан җырчысы өчен тавыш бирүчеләр үзләре үк беләдер - һәр тавышны компьютер кабул итте. Шуңа да, яклап, ташлама белән җиңү яулаучылар булмады. Соң аны акланып та торасы түгелдер инде - Салават, Айдар, Хәния, Зәйнәб, Венералар рекламага мохтаҗ түгел...
Мин концертның кимчелекләрен санауны бурыч итеп алмадым, шуңа да, беренче коймактан төер эзләп утырмаячакмын да. «Пирамида» залын яратмыйм - анысы акка кара белән. Анда шул сәхнәгә туры караган утыргычлыларга һәм каршыдагы балконда утырганнарга гына бәхет елмая. Калганнарга сәхнә ничек күренә - монысы һәркемнең шәхси бәхет эше. Залга күтәрелү, керү өчен дә «сират күперләре» узасы: кем төзегән дә кемнәр өчен төзегән икән бу залны диясе килә: Аллам сакласын, ул-бу була калса, ул бер ишек-тишектән ничек барча халыкка чыгып бетмәк кирәк?!.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, концертка әйләнеп кайтыйм әле. Аны халык җылы кабул итте үзе. Утырган урыннарның җайсыз булуыннан сукранып алгач, барыбер кереп киттек җыр бәйрәменә. Кызыл келәмнән көчле алкышлар озатуында залга күтәрелгән җиңүче җырчылар үзләрен ничек хис иткәндер - анысы караңгы, әмма без аларны энәсеннән җебенә кадәр күзәтә алдык. «Кара, тормышта да чибәр икән бу Зәйнәб, - дип вердикт чыгарды артта утырган бер апа. - Мин аны җайлап күрсәтә белгәнгә күрә генә ничавадыр дип йөргән идем».
«Сезгә нинди җыр кирәк?» дигән сорауга концерт дәвамында җавап эзләгән ике алып баручы кыз - Айсылу Хаҗиева белән Алия Заһидуллинага «Чәк-чәк» тапшыруы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин ярдәмгә килде. Күңеле белән Таиланд комлыкларында ял итүче шома телле Рөстәм дә татар җыр сәнгатенә битараф түгел икән. Йөрәктән йөрәккә күчә алучы җырларыбыз аны да битараф калдырмаган - аның да үз әйтер сүзе, җыр сәнгатендә маяк итеп алырлык корифей-җырчылары бар икән...
Бер сәхнәдә чыгыш ясаучы 21 җырчы тамашачы каршында кич дәвамында имтихан тотты: Салават, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Венера Ганиева, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Вил Усманов, Халидә Бигичева, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, ИлСаф, Сиринә Зәйнетдинова, Марат Фәйрушин, Алинә Давыдова, Илназ Минвәлиев, Илнар Сәйфиев, Ришат Төхвәтуллин, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Бәширә Насыйрова, Чулпан Йосыпова, тамашачы мәхәббәте янына, кулларына йолдыз төшерелгән сын алып кайтып китте.
Тамашаның шәхсән минем өчен кадерле өлеше - тантанага чакырылган авторларның һәрберсен зурлап сәхнәгә чакыру иде. Инде күптән аларны зурлау онытылып, җилдән туган җырлар заманында яшәү галәмәтедер инде - ниһаять, еракта онытылып калган игътибар галиҗәнаплары сәхнәгә күтәрелгәч, күңелләр түгәрәкләнде. Аларның һәрберсенең күңеле булгандыр дим - иҗат кешесе өчен кайвакытта бер җылы караш, бер рәхмәт сүзе дә зур илһам чыганагы була ала бит. Тантанада эпиграммалары яңгыраган халык шагыйре Роберт Миңнуллин, шуңа да шаяртып: «Мин чакырмасам, кем чакырыр - каләмдәшләремне, көй авторларын бирегә чакырам», - дип игълан итүгә, без аларның һәрберсе белән якыннан таныша алдык.
Бу әле беренче тәҗрибә, беренче адым дигәндәй, «Болгар» радиосы Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы әле беренче тапкыр гына сәхнәгә чыкты, тәүге имтиханын тотты. Җыр конкурслары күбәйде, бөтен кайгы - җырлау һәм бию генә, дип зарланышырга тормыйк әле. Дәүләт күләмендә саллы җыр бәйгесе кирәк иде бит инде. Инде шактый тәҗрибәләре, иҗади казанышлары булган җырчыларыбыз өчен дә кирәк бит андый бәйге! Иҗатта ялкауланып кына йөзмәсеннәр, теләгәндә генә гастроль турына чыгып йөрмәсеннәр әле - һәрчак формада, һәрвакытта көндәшлеккә сәләтле булсыннар! Башлап иҗат итүчеләр өчен үрнәк булып торсыннар, «иң җиңел хезмәт - җырчы булу: акчасы күп, нужасы аз», - дип, сәхнәгә омтылган уртакуллар өчен дә ниндидер планка хасил итсеннәр, сәхнәне басып түгел, тамашачы мәхәббәтен яулап кына алып булуына инандырсыннар. Мин шулай дим. Шуңа да бисмилла белән тотынган бу зур эш киләчәк елларда тагын да камилләшеп, үз дәвамын алсын иде дип теләп калам. Биюче дә әнә бии-бии генә остара...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading