16+

Электрон газеталар бетәр, ә без калырбыз!

Планета халкының дүрттән бере көндәлек яңалыкларны басма газеталардан укып белә һәм соңгы елларда аларның тиражлары биш процентка арткан. Әлеге хәбәр басма газеталар бетә дигән бер чорда чыннан да зур яңалык булыр дип уйлыйм.

Электрон газеталар бетәр, ә без калырбыз!

Планета халкының дүрттән бере көндәлек яңалыкларны басма газеталардан укып белә һәм соңгы елларда аларның тиражлары биш процентка арткан. Әлеге хәбәр басма газеталар бетә дигән бер чорда чыннан да зур яңалык булыр дип уйлыйм.

Тормышыбызга интернет килеп кереп, электрон газеталар барлыкка килгәннән бирле бик күпләр урмандагы күке кебек басма газеталарның гомерен саный башладылар. Ничә елдан алар юкка чыгачак? Россиянең вакытлы матбугат гильдиясе вице президенты Евгений Абов сүзләренә колак салсак, дөнья күләмендә эшлекле катлау басма газеталарга өстенлек бирә. Иң күп аналитик мәгълүмат та нәкъ менә шушы басмаларда. Электрон газеталарның рейтингы бик югары булса да, интернет аша теге яки бу сайтка кереп чыккан кеше андагы материалны җентекләп укыган дигән сүз түгел әле, күпләр кызыксынып күз йөртеп кенә чыга. Бу хакта ул Казанда үткән «Нәшир һәм полиграфист. Газета бизнесының киләчәге турында сөйләшү» дигән мәгълүмати-гамәли конференциядә әйтте. Аның фикеренчә, бер яңа медиа-канал да моңарчы яшәгәнен гамәлдән сызып атмый. Мәсәлән, видео барлыкка килде, дип, кино бетмәде, шулай ук интернет та басма газеталарны юкка чыгара алмаячак. Әйе, билгеле бер вакыт аралыгында газеталарның тиражлары кимеде һәм бу процесс инде туктаган. Евгений Абов газета нәшер итүгә бизнес буларак өстенлек бирә һәм бу юнәлештә шактый керем алырга мөмкин икәнлеген дә искәртә. Басма газеталардагы реклама бермә-бер ныграк «эшли». Моның ачык мисалы - почта әрҗәләренә бушлай таратыла торган реклама газеталары. «Ва Банк» газетасының тиражы әнә 314 000. Файдасын күрмәсә, кайсы эшлекле кеше анда үз рекламасын урнаштырыр иде икән?
Безгә күп кенә яңалыклар чит илдән килә, аларда электрон газеталар да инде күптән бар, шулай да алар әле басма газеталарга җеназа укымаган. Америкада нәшер ителә торган «Нью-Йорк Таймс» газетасының тиражы бер миллионнан артык, «Le Monde» газетасы 400 000 тираж белән чыга. Кайчандыр иң күп укучы ил булсак та, бүгенге көндә безнең илдә мең кешегә 24 данә газета туры килә; Чехиядә мең кеше - 175 данә, Финляндиядә 518 данә газета укый. Газета тиражларының саны кимүнең сәбәбенә килгәндә, БДБ илләре буенча медиа-эксперт Сергей Чернявский иң беренче каршылык итеп, халыкның хезмәт хакларының түбән булуын, газета сатыла торган киоскларның кимүен һәм йортларда почта әрҗәләренең булмавын атый. Украинада экспертлар почта әрҗәләре булмаган йортларда сораштыру үткәргәннәр. Халыкның 50 проценты, әрҗәләр булса, газеталарга язылыр идек, дип белдергәннәр. «Интернет заманы үтәр, аңа алмашка яңа технологияләр килер, ә менә газетаны басма рәвештә уку гадәте бетмәс», - дип белдерә Сергей Чернявский. Басма газеталарның, китапларның бетүенең беренче билгесе балаларның үзләренең һәм аларга өлкәннәрнең әкият укымаулары икән. Әле, шөкер, әкиятләрне балалар ярата.
Сергей Чернявский газеталарны үлемгә этәрә торган сәбәпләрнең тагын берсе итеп редакцияләрнең үзләренең яшәү өчен көрәшмәүләрен атады. Без бу категориягә кермибез, яшибез, дип эшлибез. «Шәһри Казан»ны өйгә алдыручылар саны соңгы унбиш көндә генә дә 100 данәгә артты.
Кадерле укучыларыбыз!
2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газетабызга язылу башланды.
54126 индексы белән газетага язылу бәясе - 393 сум 30 тиен;
16076 индексы белән - 209 сум 22 тиен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading