16+

Энә белән кое казучыларның кызу чоры

Югары уку йортларында кызу чор - кабул итү кампаниясе бара. Кичә Казанның алдынгы югары уку йортлары җитәкчеләре журналистларга кызу чорның кайнар яңалыкларын җиткерде.

Энә белән кое казучыларның кызу чоры

Югары уку йортларында кызу чор - кабул итү кампаниясе бара. Кичә Казанның алдынгы югары уку йортлары җитәкчеләре журналистларга кызу чорның кайнар яңалыкларын җиткерде.

Волонтерларга ике балл өстәлә
Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, быел алар өстәмә сынаулар кертеп тормаган, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча гына кабул итәләр. Шул ук вакытта мәктәптә тынгысыз булган абитуриентлар өстәмә балларга ия булырга мөмкин. Әйтик, алтын һәм көмеш ГТО значогына ия булганнарга югары уку йорты бер балл өсти. Ректор сүзләренчә, әлегә түштамгалар тапшыру тәртибе расланмаган, шуңа ташлама да кәгазьдә генә яши бирә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыларга медицина университетында алты балл өстәлә. Волонтерларга исә ике балл бүләк ителә. Күп булмаса да, андыйлар да килештергәли икән. Абитуриент 10 баллдан да күбрәк ташламага ия була алмый.

Ак халатлы фәрештәләрне укытып чыгара торган университетта урта махсус белеме булган шәфкать туташлары өчен аерым конкурс үткәрелә. Ректор аңлатканча, аларга мәктәп укучылары белән беррәттән белем ягыннан көч сынашу кыенрак.

Быел медицина университеты бәяләрне 5‑6 процентка күтәргән. Чагыштыру өчен: Казан федераль университетында күпчелек белгечлекләргә бәя 5,5 процентка «күпергән», юристлар, икътисадчыларны әзерли торганнарында - 6 процентка.

Закон буенча максатчан кабул итү 15 проценттан артмаска тиеш, әмма медицина университетларына бу кагылмый. Казанныкында максатчан кабул итү - 60 процент (!) чамасы. Билгеле булганча, медицина кадрларына бөтен ил буенча кытлык. Безнең югары уку йорты Россиянең 12 төбәгендә (Калмыкия, Чечня, Ингушетия, Мари Эл һ.б.) бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Югары уку йортындагы тагын 10 процент урын - ятим, инвалид балаларга, ике проценты Кырым абитуриентларына каралган.

Бюджет урыннары арткан!
Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзен сөенечле хәбәрдән башлады: аларда быел бюджет урыннары 200гә арткан.

- Соңгы елларда, кисәк кенә булмаса да, чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе арта. Узган елгылар - өченче елгылардан, быелгылар былтыргылардан яхшырак булыр дип уйлыйм, - диде ректор.

Быел Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән КАИ канаты астында Казанның элеккеге 46 нчы мәктәбендә инженерия лицее ачыла. 1‑15 августта балаларны 7‑10 классларга кабул итәчәкләр. Математика, физика, чит телләрне тирәнтен өйрәтү күздә тотыла. Ректор сүзләренчә, бу - инженер булырга теләүчеләр өчен уңышка ирешүнең иң кыска юлы.

Иннополис - югары уку йортларына көндәшме?
КФУның берьюлы ике лицее бар - Лобачевский исемендәгесе һәм берничә ел элек кенә ачылган IT-лицей. Лобачевский укучыларының 80 проценты КФУга авырлыксыз укырга керә, чөнки аларны мәктәп эскәмиясеннән үк профессорлар укыта.

Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов әйтүенчә, алар инженерларга, физикларга, техник белгечлекләргә хәерһахлы булса, гуманитар, иҗтимагый фәннәргә караган өлкәләрдә белем бирү урыннарын 2016 елда кыскартачаклар, мисал өчен, юристлар белән икътисадчыларны - 1,5-2 тапкырга.

2014 елда КФУда илдәге федераль университетлар арасында бердәм дәүләт имтиханында иң югары уртача күрсәткеч - 76 балл булган. Хәзерге вазгыятькә караганда, университетның Казандагы төп уку йортында уртача балл - 70, Алабугадагы филиалында - 61, Чаллыдагысында - 60. Быел КФУга бакалавриатка 3028 кеше кабул ителәчәк, документларның оригиналларын тапшыручылар саны инде дүрт меңнән артып киткән. Ә гариза бирүчеләр буенча бакалавриатка бер урынга 11 кеше дәгъва кыла.

Казан университетында татар телен дә үксез итмәскә тырышалар. Татар филологиясе һәм әдәбияты бүлегендә татар теле укытучыларын әзерлиләр.

- Элегрәк, укытучы белгечлегенә сорау зур булган чакта, физика, математика, биология буенча кадрларны татарча һәм русча укыта идек. Педагогик белгечлекләргә килүчеләр саны кинәт кенә кимегәч, бу туктатылды. Укытучы булырга дип килгән татар баласын татарча да өйрәтергә өндәү, бәлки, милли сәясәтне тормышка ашыру ягыннан дөрестер. Әлеге мәсьәләдән ике чыгу юлы бар. Беренчесе - Россиянең Мәгариф министрлыгына барып, ике телле төркемнәр ачу өчен, өстәмә урыннар сорарга. Икенче юлы - республика андый укытучыларны әзерләү чыгымнарын үз өстенә алса, - диде Рияз Минзарипов.

Россиянең IT-мәркәзенә әйләнергә тиешле Иннополис университеты да быел абитуриентлар өчен ишекләрен киң итеп ача. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә КНИТУ‑КАИ белән КФУда да белем бирелә, әмма Иннополис ачылышы аларны куркытмаган. Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, ул да IT-белгечлекләргә килүчеләр кимер, дип уйлаган, сөенечкә, укырга керергә теләүчеләр саны, узган еллар белән чагыштырганда, шул ук дәрәҗәдә калган. Рияз Минзарипов әйтүенчә, КФУда IT-өлкәне сайлаучылар буенча үсеш күзәтелә.

- Кайбер II-III курс студентлары, Иннополиска күчәсебез килә, дип йөри, аларны анда җыйганнар, бөтен нәрсәне аңлатканнар, күрсәткәннәр икән. Кеше кайда тели - шунда укырга хаклы инде. Әмма Иннополис безне кабатларга түгел, ниндидер яңалык кертергә тиеш. Әгәр без аны суперзаманча IT‑уку йорты дип атыйбыз икән, Россия өчен шушы өлкәдә инкыйлаб ясарлык иң‑иң сәләтле балаларны кабул итсәләр, дөресрәк булыр иде, - диде Рияз Минзарипов.

Фото: kp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading