16+

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк: әмма «дөя»гә ныграк сөенәбез

Статистика буенча, ир-атларның күбесе 8 мартка сөйгәненә чәчәк бүләк итә.

Статистика буенча, ир-атларның күбесе 8 мартка сөйгәненә чәчәк бүләк итә.

Аннан кала, парфюмерия, косметика, ювелир әйберләре бүләк ителә икән. Хатын-кызлар үзләре нәрсә тели соң? Ә ир-атлар аларның теләкләренә нәрсә дип җавап бирә? Гомумән, бер-берең белән бүләк алышу кирәк әйберме?

Илнар Гыйззәтуллин, инженер:
– Минем хатын чәчәк биргәнне яратмый. Бәлки яратадыр да инде, әмма акча жәл аңа. Һәрвакыт: «Шул акчага берәр пакет азык-төлек алсаңчы», – ди. Хәзер танышларым җиләк-җимештән гөлләмәләр ясый башлады, быел шуны бүләк итәм әле, үзенә бик ошар дип уйлыйм. Шиңми бит, рәхәтләнеп ашап була.

Регина Шакирова, декрет ялында:
– Декретта булганда, акчага бераз кытлык кичерәсең. Әмма ирнең үзеннән акча сорап алып, аңа бүләк алсаң да, ул сөенә. Чөнки ул үзе кибеткә барып, сайланып йөрми. Ул андыйлардан түгел. Бүләк бит ул бер-береңнең кәефен күтәрер өчен, ник бирешмәскә ди?! Ә 8 мартка нәрсә кирәк икәнен мин алдан әйтеп куям да, бергә кибеткә чыгып алабыз. Гадәттә, аяк киеме яисә сумка алабыз.

Зөфәр Билалов, җырчы:
– Зәйнәп нинди бүләккә дә шат. «Миңа бу әйбер кирәк!» – дип, мәңге сорап алганы юк. Бәйрәм алды икән, бергә кибеткә барып, нәрсә кирәген сатып алабыз. Ә хатын-кызның кирәк әйбере күп. Бәйрәм җитсә, кияр киеме дә юк, иннеге дә беткән, яңа күлмәккә килешле туфли дә кирәк (көлә)...

Айсылу Лерон, алып баручы:
– Бәйрәмнәрне бик яратам. Бүләкләрне кабул итү генә түгел, киресенчә, бирү дә ошый. Әмма безнең гаиләдә кемгә нәрсә бүләк итәсе алдан ук билгеле, ел да бер әйбер бүләк итеш. Мәсәлән, энемә һәр бәйрәм саен футболка бүләк итәм.
Иремә алдан ук заказ биреп куйдым. Бу юлы косметика кибетенә сертификат сорадым. Бәйрәмнәрдән соң барып, барлык кирәк-яракларны җыеп чыгарга иде. Әле үзем берсенә дә бүләк алмадым, бу арада мәшәкатьләр күп булды.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading