16+

Энә дә, сыер да – ришвәтме?

Өйләрегездә бикләнеп, коронавирус көтеп ятканда, бик күп мөһим әйберләрне күрми-ишетми калырсыз, дип куркам.

Энә дә, сыер да – ришвәтме?

Өйләрегездә бикләнеп, коронавирус көтеп ятканда, бик күп мөһим әйберләрне күрми-ишетми калырсыз, дип куркам.

Шуңа күрә, тормыш өчен бик кирәкле бер мәсьәләне чәйнәп бирмичә, бу гәзитнең чыгуына юл куя алмыйм, җәмәгать, бигайбә!

«Гаишникка – правада, чиновникка – конвертта» гына түгел икән бит!

Баксаң, тормыштагы глобаль процессларны хәрәкәткә китерә торган вак кына механизмнар да, тормыш җае үзгәрү белән, үзгәртүне, ә кайвакыт дәүләт тарафыннан аныклау, тәртипкә салуны таләп итә икән бит!

Бер ай элек Россия Югары Суды пленумы ришвәт формаларын анык бер системага сала торган «Ришвәт һәм башка коррупцион җинаятьләрне карауда суд практикасы турында» бик файдалы бер карар кабул иткәнен белми калганбыз.
– Нәрсә турында соң ул? – диярсез.

«Нәрсә» түгел, «кем» – ришвәтчеләр, аларны күбәйтү... төгәлрәк, аларның исемлеген киңәйтү турында.
Өстә телгә алган югары хөкем органы сүзләренә караганда, ел саен Россиядә 4әр мең чиновник ришвәт һәм коррупция матдәләре буенча «чүгәләп ала». Дөрес, кайберләре «утырып» та кала... Ләкин ришвәтчеләр саны елдан-ел кими һәм бу факт мәхкәмәи әһелләрне борчуга сала.  
Баксаң, ришвәт алучылар саны кимеми, ә ришвәт формасы үзгәрә икән бит!

Ничекме? Әйтик, бер имза аша, бер түрә көтмәгәндә чибәр генә кыз белән танышып, чит илгә корсак кыздырырга чыгып китә. Икенче берәүнең исә иртән торуына капка төбенә
шәхси йөртүчесе белән кисәк кенә серле автомобиль килеп баса. Өченчесенең картасына берәү «бурычын кайтара» һәм башкалар...
«Болай булмый! Моннан соң, чиновник конвертына кергән һәр тиен, «Яндекс-янчыгы»на, «КИВИ-кошелегы»на тамган һәр сум гына түгел, аның файдасына эшләнгән һәр эш, һәр күрсәтелгән хезмәт судьялар тарафыннан ришвәт буларак карала алачак», – дип вәгъдә итә Югары Суд вәкилләре.

Бирүчегә – 1 камчы, алучыга – 10 камчы, арадашчыга?..

Җинаять кодексның 290, 291, 291.1нче маддәләре буенча, ришвәт алган вазифаи зат, кем булуына карап, штраф түләп котылырга да, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин. Ә менә ришвәт бирүчене, иң кырый очракта, 2 ел төрмә көтә. Иң зур җәза ришвәт бирешүдә арадашлык күрсәткән өчен каралган, андыйларны 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Димәк, әгәр сез бүген кич верандагызга бирүче белән алучыны чакырып, өстәл артына утыртып чәй эчертәсез икән, иртәгә төенчекләрегезне әзерләп, җайлап өсләренә менеп утыра аласыз. Чөнки бу, Җинаять кодексы ягыннан, «ришвәт бирүдә хезмәттәшлек» дип атала.

Саннар, саннар...

Россия Генпрокуратурасы вәкиле Александр Куренной белдерүенчә, 2018 елда (2019 елның очына чыга алмаганнар) Россиядә гомумкүләме 1,8 миллиард сумлык ришвәт алу очрагы расланган. Шул ук сүзләр буенча, Россиядә уртача ришвәт күләме – 609 мең сум тирәсе. Болар – акчалата бирелгән ришвәтләр генә. Ә печәнләтә, итләтә, фатирлата, машиналата, айфонлата, ресторанлата, ташламалата бирелгән ришвәт? Андыйларның күләмен бер Ходай гына белә...
Болай булгач, тиздән без дә белербез, шәт. Юкса, ерак китеп булмас, җәмәгать...

Һәрберегезнең ришвәтсез яшәвен теләп, Әмир Исламов

Фото: pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading