16+

Эш беткәч бәйрәм итәргә ярый: Авыл хезмәтчәннәре көнендә Татарстанның алдынгы һәм артка калган районнарын атадылар

Бүген, 9 октябрьдә, иң матур һәм иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Авыл хезмәтчәннәре көнен билгеләп уздылар.

Эш беткәч бәйрәм итәргә ярый: Авыл хезмәтчәннәре көнендә Татарстанның алдынгы һәм артка калган районнарын атадылар

Бүген, 9 октябрьдә, иң матур һәм иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Авыл хезмәтчәннәре көнен билгеләп уздылар.

Әлеге мактаулы һәм шул ук вакытта күп көч таләп итә торган хезмәт ияләре “Корстон”га тантаналы чарага җыелды. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

- Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бүген без бөтен авырлыкларга, һава шартларына карамастан, 3 млн 800 меңнән тоннадан артык ашлык җыюга ирешә алырбыз дип уйлыйм. 1 млн 800 мең тонна сөт, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 500 мең тоннадан артык ит – бүген биредә җыелган авыл хезмәтчәннәренең тырыш эш нәтиҗәсе. Аеруча ветераннарыбызга зур рәхмәт әйтәбез. Шулай ук инвесторларга да рәхмәт. Алар бу зур тәвәкәллек таләп итә торган бизнеска алыналар. Быел алар 18 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән. Бу акчаларны бит башта табарга, аннан соң кайтарып бирергә кирәк, - диде Президент.  

Рөстәм Миңнеханов республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4 мең 600 фермер хуҗалыгы, 1200 дән артык гаилә фермасы, 38 программа эшләп килүен дә әйтте. Программаларның күпчелеге авыл хуҗалыгы инфраструктура үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
 
- Авыл ул – республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Авылдагы хезмәт – җиңелләрдән түгел. Дәүләт ярдәменнән башка әлеге проектларны тормышка ашыру мөмкин булмас иде, ләкин бу процесста иң мөһиме – авылның алгы сызыгында эшләүче кешеләр. Без аларга һәрвакыт ярдәм итеп килдек һәм алга таба да шулай булачак, - диде ул бәйрәм белән котлап.

Шуннан соң Президент алдынгыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Арча районының “Закирҗанов” фермерлык хуҗалыгында сыер савучы булып эшләүче Зоя Улыксанова да бар иде. Аңа “Татарстанның атказанган терлекчесе” исемен бирделәр. Ул тырыш хезмәткәр генә түгел, ә сигез баланың газиз анасы да әле. Балаларының иң өлкәненә 20 яшь булса, кечкенәләренә нибары 9 ай гына. Кечкенә сабый белән озак иркәләнмичә, Зоя ханым инде яраткан эшенә дә чыккан.   
         
- 1997 елдан бирле сыер савучы булып эшлим. Иртәнге өч тулырга унбиш минут кала йокыдан уянам. Фермадагы эшемне бетергәч, җиденче яртыда өйгә кайтып, сараебыздагы малларны карыйм да, балаларның кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага озатам. Элеккеге елларда тагын да авыррак иде. Ул вакытларда сөтне мичкәләр белән ташысак, хәзер махсус торбалар аша гына җибәрелә, - диде ул.     
Хөрмәтләнүчеләр арасында шулай ук 71 яшьлек Вакыйф Гаптрахмановның да булуы сокландырды. 58 елга якын комбайнда, берничә төрле транспортта эшләүче авыл уңганы әле дә булса алга сафларда хезмәт куя.

- 4 нче сыйныфта укыганда ат көтүен көтүдән башланган хезмәт юлым әле дә булса дәвам итә, - ди ул. - Без үскәндә авылда машиналар күзгә сирәк чалына торган иде. Шул машинага кызыгып, капка өстеннән карап кала торган идек. Үзем беренче тапкыр 18 яшемдә утырдым.   
    
Тантаналы чара алдыннан журналистлар белән очрашкан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та урып-җыюга нәтиҗә ясады.
- Авыл хуҗалыгы министрлыгының да, тулаем агрокомплексның да бу елга куйган бурычлары югары иде. Бу - узган елгы кебек, рекордлы 5 млн тонна икмәк җитештерү. Әмма табигать шартлары үзенең төзәтмәләрен кертте. Ашлык ул - авыл хуҗалыгының символик күрсәткече генә. Билгеле, авыл хуҗалыгы бөртеклеләр белән генә үлчәнми. Игенчелек үзе дә - күптармаклы система. Әмма "Икмәк - бар нәрсәгә баш" дип әйтәбез. Быел ашлык сыйфатлы, дымлылыгы да яхшы булды, - диде ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда ашлыкка дигән кукуруздан кала бөртекле культуралар уңышын җыю тәмамланды. Уңышның тулаем җыемы 3,7 млн тоннаны тәшкил итә. Уртача уңдырышлылык - гектарына 26 центнер.

Әлеге вакытта республикада авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу дәвам итә. Бөртеккә дигән кукуруз мәйданнарын, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге, рапс уңышын җыеп бетерәсе бар.


- Инвесторлар арасында бөтен кешегә үрнәк булып "Агросила" тора. Алар игенчелектәге барлык комплекслы юнәлешләр буенча системалы эшчәнлек алып барып, бөтен кешегә үрнәк күрсәтә. Аеруча "койрыкта" бара  торган районнар алардан үрнәк алсын иде, - диде министр.

Уңдырышлылык буенча лидер районнар:

Зәй (гектарына 37,1 центнер), Сарман (33,6 центнер), Әтнә (33,2 центнер), Актаныш (32,5), Нурлат (32,1), Тукай (31,3)

Эре авыл хуҗалыгы компанияләре арасында алдынгылар:

«Сервис - агро» ҖЧҖ (37,7 центнер), «Агросила» ЯАҖ 33,1 (центнер), «КВ Агро» ЯАҖ (30,4 центнер), «Агроинвест» ҖЧҖ (30,4 центрнер).

Уңышның тулаем җыемы буенча алдынгы районнар:

Актаныш (151,4 мең тонна), Арча (150, 5 мең), Сарман (148 мең), Минзәлә (138, 1 мең), Тәтеш (133, 7 мең) Тукай (133,2 мең).


Аутсайдер районнар:

Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Питрәч, Кама Тамагы, Югары Ослан.

 

Татар-информ/Салават Камалетдинов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading