16+

Эшмәкәрләр безне сөймәсә дә, без аларны яратырга тиеш

Район җирләрендәге эшмәкәрләрне бүген нәрсә борчый, кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә, эш шартлары нинди, административ киртәләрне ни рәвешле җиңәргә? Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының чираттагы утырышында шул сүз хакта барды. Районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасына багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Эшмәкәрләр безне сөймәсә дә, без аларны яратырга тиеш

Район җирләрендәге эшмәкәрләрне бүген нәрсә борчый, кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә, эш шартлары нинди, административ киртәләрне ни рәвешле җиңәргә? Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының чираттагы утырышында шул сүз хакта барды. Районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасына багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президент билгеләп узганча, кварталга бер була торган әлеге очрашулар традициягә әверелде. Бу форматта очрашу эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итә, фикер алышу өчен үзенә күрә бер мәйданчык булып тора.

– Эшмәкәрлеккә карата мөн­әсәбәтне үзгәртергә кирәк дигән бурыч куйган идем мин. Эшмәкәрләр хакимиятне сөйми, әмма без аларны яратырга тиеш. Уңайлы эш шартлары булдырырга, проблемаларын хәл итәргә булышырга, аларның янәшәсендә булырга кирәк. Эшмәкәрләр өстеннән ниндидер күзәтү органы булып тору дөрес түгел, – диде Президент.

 

«Өзгәләп ташларга әзер иделәр»

Бүген эшмәкәрләргә беренче чиратта бизнесны үстерүгә административ киртәләр комачаулык итә. Әйтик, документларны раслату һәм алу вакыты озакка сузыла, аерым алганда төзелешкә, җир эшләре башкарырга рөхсәт алу өчен шактый күп вакыт кирәк, хокук бозган өчен штрафлар артык зур, дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә хакимият органнары тарафыннан махсус рәвештә каршылыклар тудырыла. Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов үзенең чыгышында билгеләп узганча, әлеге проб­лемалар эшмәкәрләр белән очрашулар вакытында ачык­ланган. Рөстәм Миңнеханов шунда, аның сүзен бүлеп, сине моның өчен кайбер район башлыклары өзгәләп ташларга әзер иде, диде. Ногманов та, аңа җавап итеп, бу нормаль күренеш, димәк, файдасы булган, диде.

Билгеле булганча, Эшкуарлык советы тәкъдиме белән районнарда эшлеклелек активлыгы белән идарә итү системасы гамәлгә кертелде. Аның нигезендә теге яки бу районда эшлеклелек климаты һәм бизнес активлык тикшерелә. Моның өчен эшмәкәрләр белән очрашып сораштыру уздырыла. Алар бизнес алып бару һәм үстерү шартлары, нәрсәләр комачаулавы турында сөйли, административ киртәләрне бәяли, җирле хакимиятнең ни дәрәҗәдә ачык булуына бәйле фикерен җиткерә. Шулар нигезендә эшлеклелек климатын яхшырту чаралары уйланыла. Эшлеклелек активлыгы белән идарә итү системасы проектын сынау рәвешендә республиканың 15 районын сайлап алганнар. Әлеге районнар бизнесны үстерү буенча үз планнарын булдырырга тиеш. Моннан тыш, Эшкуарлык советы экспертлары районнарда стратегик сессияләр үткәрә. Анда эшмәкәрләр һәм хакимият вәкилләре генә түгел, бизнес даирәсе остазлары да катнаша. Соңгылары проб­лемаларга экспертиза үткәрергә, чишү юлларын формалаштырырга ярдәм итә. Стратегик сессия вакытында сәүдә, хезмәтләр, производство, авыл хуҗалыгы, транспорт кебек бизнесның төрле өлкәләренә караган проб­лемаларга тирәнтен анализ ясала. Шуннан бизнес үсешен тоткарлаучы киртәләрне җимерү өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин икәнен уйлашалар.

– Питрәч, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Бөгелмә районнары алдагы бер елда гамәлгә ашырылачак «юл картасы» төзеде. «Юл картасы» ул – районда эшлеклелек активлыгын арттыру өчен җирле хакимият тарафыннан якын арада күрелергә тиешле тәгаен чаралар исемлеге. Очрашулар вакытында экспертлар барлык районнарга хас булган дүрт үсеш зонасын билгеләде. Һәр район бер өстенлекле юнәлешне сайлады һәм аны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде, – дип сөйләде Тимур Ногманов.

 

Административ киртәләрне җиңү

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин административ киртәләрне җиңү өчен нинди чаралар күреп булуын сөйләде. Аныңча, бизнес вәкилләре муниципаль хезмәтләрнең, аерым алганда, җир кишәрлеген рәсмиләштерү процессының озак күрсәтелүеннән зарланган. Шуннан районда «Сакчыл күпфункцияле үзәк» проектын булдырганнар. Аның ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү вакытын ике тапкырга киметергә була.

Чаллының «Лин Вектор» консалтинг компаниясе директоры урынбасары Наталья Чупина үз эш тәҗрибәләре белән таныштырды. Җир кишәрлеген куллану өчен рөхсәт алу этабы егерме кеше аша уза. Оптимальләштерү барышында исә аларның өчесен алып ыргытканнар, нәтиҗәдә, муниципаль хезмәт күрсәтү вакыты биш-җиде көнгә кимегән.

Рөстәм Миңнеханов, Күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффаровага Түбән Камадагы яңалыкны бөтен республикага кертеп буламы, дип кызыксынды һәм районнарның иң отышлы тәҗрибәләрен кертергә киңәш итте.

Фикер алышу барышында күпфункцияле үзәк белгечләренең рөхсәт алу вакытында кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес язарга кирәклеге турында киңәш бирә алмавы, фәкать нинди документлар таләп ителүен генә әйтүләре турында сүз булды. Ленара Мозаффарова бу хәлдән чыгуның ике юлын күрсәтте.

– Үзәктәге бер компьютер аша күзәтчелек органнары белгечләре белән онлайн консультация алу мөмкинлеге тудырырга кирәк яки үзәкләрдә әлеге органнарның кайсы көндә кабул итүләре турында мәгълүмат булырга тиеш, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов спикерга икенче вариант белән килешмәвен, эшмәкәргә мәгълүматның нәкъ менә бүген кирәк булуы, кайчандыр кабул итәчәкләрен көтеп торыр­га тәкате калмавын әйтеп, онлайн консультация үткәрү кирәклегенә басым ясады.

 

Космодром түгел, эшмәкәрләр кирәк

Муниципаль җирлекләрнең инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен үстерү турында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов сөйләде. Аныңча, эшмәкәрләр һәм инвесторлар белән эшләүгә сис­темалы якын килү җитеп бетми.

– Эш кушабыз, беркетмәләр төзибез дә, алга таба нәрсә булып беткәнен онытабыз. Яки эре инвестор килеп чыкса, ваграк инвестицияле проектларга игътибарыбыз­ны киметәбез. Әлеге уңайдан «Каршылыкларга – цифрлаштыру» проекты булдырылды, – дип сөйләде ул.

CRM, ягъни клиентлар белән мөнәсәбәтләрне идарә итү системасы аша район башлыгы инвесторлар белән эш барышын онлайн-режимда күзәтеп бара. Җыелышлар уздырып та торырга кирәкми.

– Ел башыннан бирле көн саен онлайн рәвештә йөздән артык проектны күзәтеп барам. Барысы 30-40 минут вакытым китә. Элек исә утырышлар уздырырга, беркетмә күрсәтмәләрен искә төшереп утырырга кирәк була иде. Кәгазь эше дә кимеде, – ди Илһам Кашапов.

Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә зур заводлар, космодромнар төзергә омтылмыйча, 3-5 кешене эшле иткән 100 эшмәкәр табарга кушты.

 

Икебез ике ярда

Эшкуарлык советы экспертлары фикеренчә, эшмәкәрләр урыннардагы хакимият алардан аерылган дип саный. Ике арада элемтә җитми, аралашу аз, дигән алар. Бу исә районда эшмәкәрлек климатын тоткарлый.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров сүзләренчә, эшмәкәрләр белән хакимияттәгеләр икесе ике ярда. Шуны истә тотып, ул эшмәкәрләр, хакимият, күзәтү органнары вәкилләре катнашында эшлекле иртәнге аш уздырылуын, Казанга төрле предприятиеләргә экскурсияләргә йөрүләрен, мессенджерларда уртак чатлар барлыкка килүен әйтте. «Бизнес-Бөгелмә» дигән канал да булдырганнар.

 

Кадрлар җитми

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин кадрлар җитешмәү проблемасын ассызыклап үтте. Аныңча, яшьләр эш эзләп зур шәһәрләргә китә.

– Белем бирү учреждениеләре белән килешүләр төзеп, яшь белгечләрне кайтару мәсьәләсен карарга кирәк. Серго һәм Горький исемендәге заводларга да кадрлар җитми. Эшмәкәрләр дә шул хакта әйтә. Кадрлар җитмәүне уку йортлары саны кимү белән бәйләп аңлатырга да була. Безнең районда алты уку йорты меңнән артык студент укытып чыгара иде. Хәзер алар икәү генә калды. Бу учреждениеләрдән нибары 350 белгеч укып чыга. Шәһәргә һәм бизнеска эшче һөнәрләр җитми. Эшмәкәрләр дә уку йортлары белән килешеп эшләсен иде. Муниципалитет бу диалог өчен координатор һәм төп мәйданчык булып тора ала, – ди ул.

Рөстәм Миңнеханов, аның сүзләренә җавап итеп, уку йортлары үзләре нәрсә белгәнне түгел, базар таләп иткәнне бирергә, белгечләрне ихтыяҗга карап укытырга тиеш, дип белдерде.

Фотолар: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading