16+

ЭШМӘКӘРЛӘР ДӘ ЕЛЫЙ «Яңа Тура»да чыккан янгын аларны бурычка батырды

«Яңа Тура» технополисында зур янгын чыгуы хакында ишеткәч, икенче көнне барысын да үз күзебез белән күреп кайтырга шунда юл тоттык. Иртәнге сәгать тугызларда технополиска йөрүче автобусны көтеп карасам да, күренмәде. Троллейбус белән Горький шоссесына чыгып, аннан Яшел Үзәнгә баручы микроавтобуска күчеп утырдым. «Яңа Тура»га хәтле дип билет сорагач, үзен Андрей...

ЭШМӘКӘРЛӘР ДӘ  ЕЛЫЙ «Яңа Тура»да чыккан янгын аларны бурычка батырды

«Яңа Тура» технополисында зур янгын чыгуы хакында ишеткәч, икенче көнне барысын да үз күзебез белән күреп кайтырга шунда юл тоттык. Иртәнге сәгать тугызларда технополиска йөрүче автобусны көтеп карасам да, күренмәде. Троллейбус белән Горький шоссесына чыгып, аннан Яшел Үзәнгә баручы микроавтобуска күчеп утырдым. «Яңа Тура»га хәтле дип билет сорагач, үзен Андрей...

Машинадан төшүгә борынга янган резина исе килеп бәрелде. Технополисның бер очыннан әле дә бераз төтен чыгып тора, ул тирәдә янгын сүндерү машиналары кайнаша иде. Юл кырые ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тулган. Алар юл хәрәкәтен көйләп, технополиска йөк машиналарының гына керүен тәэмин итеп тора. Йөк машиналары сакланып калган товарларны шәһәргә ташый. Сату павильоннарының читендә өем-өем булып кием-салым, чүпрәк-чапрак, маникен сыннары ята. Шулар тирәсендәге халыкның кайсы асфальт кырыена чүмәшеп башын тоткан, кайсы үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөри. Биредә нинди генә милләт вәкилләре юк. Һәммәсен уртак хәсрәт - товарлары, документлары һәм коточкыч зур суммада акчалары яну берләштерә. Кемнәрнеңдер бөтен мөлкәте янып юкка чыккан булса, икенче берәүләр товарларының бик аз өлешен ташып өлгергән, өченчеләре янгыннан сакланып калган товарын алырга чират тора. Тик ул товарларның күбесе инде үзкыйммәтен югалткан, пычрак су астында калып, сатуга яраксызга әверелгән. Әлеге товарларны кулына төшерү өчен хуҗаларга үзләренең кем булуын әле дәлиллисе бар, чөнки полиция вәкилләре теләсә кемне эчкә үткәрми. Ә товарның үзеңнеке булуын дәлилләү үзе бер мәхшәр. Халык чиратка тезелеп үзенең күпме мөлкәте булганы, ничәнче павильонда, нинди ячейкага ия икәне, кайсы урынны биләгәне хакында язып, теркәлү уза. Әнә берәү: «Сез бит ул сумманы күз алдына да китерә алмыйсыз! Егерме миллионлык товар янды. Алга таба ничек яшәргә? Бурычларны ничек түләргә?» - дип үрсәләнә. Мондый тетрәнүләр аркасында хәле китүчеләр, аяктан егылучылар да юк түгел. Андыйлар өчен сакка ашыгыч ярдәм машиналары баскан. Бер читтә бушлай ашханә оештырылган. Тамагы ачкан кешеләрне карабодай боткасы, колбаса, ипи һәм чәй белән сыйлап торалар, минераль су бирәләр. Тик матди зыян күрүчеләрдә ашау кайгысы юк, ашханәдә күбрәк полиция хезмәткәрләре урын били.
Менә бер читтә чүпрәкләр арасында сатып утыручы кешегә сүз каттым. 2002 елда Үзбәкстаннан күчеп килгән Таһир Мадьякупов: «Моңа кадәр без әти белән Нариман тукталышындагы «Алтын» базарында сату итә идек. Аның урынында төзелеш башлагач, безне бирегә күчерделәр. Икенче рәттәге 51нче һәм 53нче урында нокталар тоттым. Беренче мәлне арендага түләтмәсәләр дә, соңрак бездән акчаны сыгыпмы сыктылар инде. Соңгы айны минем аренда һәм салымнарга гына йөз меңнән артык акча китте. Саклап кала алган товарым шушы инде», - дип сөйләп бирде ул сату эшеннән бүленмичә генә. Аңардан товар алырга килүчеләр янгын турында белмәгәннәр дә. «Без Ижаудан. Бирегә инде икенче тапкыр килүебез. Узган килүдә үзебез өчен әйберләр караган булсак, бу юлы туган-тумачаларга кирәк-ярак төяп кайтырга килгән идек. Без товар алырга килгән павильоннарның көлгә әйләнүе бик кызганыч», - дип сөйләде ирле-хатынлы Григорьевлар.
Бераз соңрак зыян күрүчеләр телекамералар, журналистлар тирәсендә җыелышып, моң зарларын сөйләргә кереште.
«Әгәр шартлар тудырылган булса, янгынны үз көчебез белән дә сүндергән булыр идек. Сакчылар, янгынны сүндерү түгел, хәтта документларны да алырга ирек бирмичә, барыбызны да урамга куып чыгардылар. Янгын чыккан очракта дип көйләнгән су сиптерү җайланмаларында су юк иде. Янгынга каршы ике баллонны башлап карадым, ник икесенең берсе сиптерсен. Муляжлар гына куелган булган», - ди сатучыларның берсе. Икенче берәү: «Безнең ячейкаларның зурлыгын үлчәп, атна саен арендага акча таләп итә белделәр, гади куркынычсызлык кагыйдәләрен дә булдырмаганнар. Янгын чыгасы көнне иртәдән үк ут юньләп эшләмәде. Безне монда төзеп тә бетермәгән бинага куалап керттеләр. Рамнарны үз хисабыбыздан янгынга каршы буяулар белән эшкәрттерделәр. Администрация үз таләбен генә яхшы куя белде. Ә хәзер: «Безгә янаучылар булды», - дип акланырга, үзләренең куркынычсызлык таләпләрен үтәп бетермәүләрен шулай акларга телиләр», - дип, фикерләрен җиткерде. Өченче берәү: «Хәзер без коммерция банкларына акчаларны ничек кайтарырбыз? Алар безне аңларга теләрме? Товарларыбызның страховкасы да юк иде бит. Без бирегә теләп килмәдек. Хәзер бурычларыбызны да капласыннар!» - дип, хөкүмәтне битәрләде. Халыкны үзе тирәсенә дәшеп, прокуратурага хат юллар өчен имзалар җыярга өндәде. Дүртенчесе исә: «Безгә яңа товар сатып алырга зур отсрочка белән акча бирсеннәр, аренда өчен соңгы айлардагы кебек зур бәяләр куймасалар һәм куркынычсыз итеп бинаны кире төзесәләр, без алга таба да монда калырга риза, инде ияләшеп беткән идек», - дип, тәкъдимен әйтте. Тагын берәү «Март-апрель азакларында «йә түлисез, йә чыгып китәсез! Гыйнвар, февраль айлары өчен», - дип, һәркайсыбыздан 97 мең сум акча каердылар, безне савым сыерлары урынына кулландылар. Ә хәзер без бер тиенсез, эшсез, товарсыз, бурычка баткан хәлдә ярык тагарак янында утырып калдык. Кайтарсыннар менә хәзер безнең акчаларны, аренданы әйбәт каералар иде бит. Хуҗалар кайда? Нигә җавап тотмыйлар?!» - дип, технополис хуҗаларын җавапка тартырга чакырды.
Соңрак ярсыган халык каршына Яшел Үзән муниципаль район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Тыгин чыкты. Ул хәзерге вакытта «Яңа Тура»дагы янгын буенча җинаять эше ачылганлыгын, экспертиза һәм тикшерү эшләре баруын, гаеплеләр табылып, җавапка тартылачагын җиткерде. Аннары Казан башкарма комитетының икътисад үсеше буенча комитет җитәкчесе Сергей Ватанин Казандагы кайбер сәүдә үзәкләрендә янучылар өчен буш урыннар табылачагын әйтте һәм моның өчен телефон аша call-центрга мөрәҗәгать итәргә чакырды. Аның артыннан технополисның генераль директоры Имран Алиев та халыкка күренде. «Барыгызга да яңа павильоннан урыннар биреләчәк! Ул берничә атнадан төзелеп бетәчәк. Ә берничә айдан подрядчылар янган бинаны торгызырга вәгъдә итте. Кредитларыбызны «туңдыру» буенча эшләр алып барыла. Без хәзер бердәм булырга тиеш», - дип чыгыш ясады ул. Хәер, сату өчен яңа урыннар бирелгән белән, бөтен товары янып беткән кеше алга таба бетен сатсынмы?! Нинди акча хисабына җанын асрасын?! Бу сорауларга җаваплар әлегә табылмады.
Кыскасы, дүшәмбе технополиста санитар көн дип игълан ителгәнлектән, сатып алучылар һәм сатучыларның бер өлеше янгын вакытында комплекста булмаган. Бәлки, шуның аркасында аларның гомере саклап калынгандыр да. Әмма товар, документ, акчаларның көле күккә очкан шул. 13 май көнне сәгать икедә башланган янгын төнге унберләрдә генә сүндереп бетерелә. Нәтиҗәдә 28 мең квадрат метр сату мәйданының 21 меңе янып юкка чыга.

Кичә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, технополисның инвесторы FGN Capital ның Директорлар советы рәисе Александр Халдей, шулай ук «Яңа Тура»ның операторы «Азинт капитал» ҖЧҖ генераль директоры Имран Алиев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Тыгин, Россия «Саклык Банкы»ның «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе урынбасары Мәрьям Дәүләтшина һ.б. «Яңа Тура» эшмәкәрләре белән очрашты. Сүз янгын вакытында зыян күргән эшмәкәрләргә ничек ярдәм итү турында барды. «Татар-информ» язганча, Равил Моратов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Саклык Банкы» җитәкчелеге белән очрашуы вакытында «Яңа Тура»да зыян күрүчеләргә ярдәм мәсьәләсе каралуын хәбәр итә. Сүз эшмәкәрләргә, банклар алдындагы кредитларын каплау өчен, «Саклык Банкы»ннан кредит бирү турында бара. Ә ТР Хөкүмәте исә аның процент ставкасының берникадәр өлешен субсидияләүне үз өстенә ала.
Технополисның инвесторы FGN Capital ның Директорлар советы рәисе Александр Халдей зыян күрүчеләр өчен махсус компенсация фонды төзергә уйлауларын җиткерә. Бу ярдәм процентсыз бирелә торган кредит формасында булыр дип уйланыла. Аның төгәл механизмнары 10 көн эчендә эшләнеп, сәүдәгәрләргә җиткерелергә тиеш. Хәзер төп максат - беренче павильонда сәүдә иткән эшмәкәрләрне тиз арада эш урыннары белән тәэмин итү.
Янгын сәбәпләренә килгәндә, берничә версия карала. Алар арасында объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бөтенләй үтәлмәве, махсус яндыру да бар. Сәүдәгәрләр үзләре беренче версияне дөрес дип саный. Равил Моратов очрашуда искәрткәнчә, әлегә тикшерү бара, шуңа янгын сәбәпләренә кагылышлы версияләрне куертудан мәгънә юк, моңа ачыклык бары тикшерү нәтиҗәләреннән соң гына керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading