16+

Эссе көннәр әле бетмәде

Эссе көннәрдән соң барыбыз да җиңел сулап куйгандыр, мөгаен. Һава торышы бөтен кеше өчен дә уңайлы: кояшлы, җиләс, салкынча. Синоптиклар әйтүе буенча, яңгырлар яву ихтималы да бар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, ягъни 16 июль көнне республикада аяз һава саклана, температура 25-30 градус җылы булачак. Ә менә иртәгә - 17 июль төнендә кыска вакытлы яңгырлар яварга да мөмкин. Һава температурасы төнге якта 13-18 градус җылы торачак. Көндез исә аязучан болытлы һава көтелә, температура 26-30 градуска кадәр җылытачак. Җәйге эссе көннәр шулай итеп беттеме инде, дип борчылмагыз. Синоптикларның әйтүе буенча, август башларында кояш тагын кыздыра башлаячак...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading