16+

Эсседә ничек тукланырга?  

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы эсседә исерткеч эчемлекләрдән, шулай ук майлы, ачы һәм кыздырылган ризыклардан баш тартып, лимон һәм бөтнекле суга, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә тәкъдим итә.   

Моннан тыш, әгәр һава температурасы 25 градустан югарырак булса, урамда озак булырга ярамаганлыгын искә төшерә. Саф һавада исә иртәнге унга кадәр һәм кичке дүрттән соң булсагыз яхшы. Ә бик эссе көннәрдә, температура 30 градус һәм аннан да югарырак булганда – иртәнге 9га кадәр һәм кичке җидедән соң. Министрлык мөмкинлек булса, көн челләсендә урамга чыгудан тыелып торырга кирәклеген искә төшерә. 

Ә кич, көн сүрелә төшкәч, физик активлыкны арттырырга кирәклеген әйтә. Моннан тыш, эсседә табигый тукымалардан тегелгән иркен киемгә өстенлек бирергә киңәш итә. Кояшта пешмәс өчен бик ачык булмаган кием сайларга һәм кояштан саклану чараларыннан файдаланырга кирәклеген әйтә.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading