16+

“Евразия ишекләре Казанга алып бара”

Бүген Казанда II Төрки яшьләр фестивале башланды. Россиядән һәм чит илләрдән килгән 70кә якын делегат Татарстан Республикасының Дәүләт Советында җыелды.

 “Евразия ишекләре Казанга алып бара”

Бүген Казанда II Төрки яшьләр фестивале башланды. Россиядән һәм чит илләрдән килгән 70кә якын делегат Татарстан Республикасының Дәүләт Советында җыелды.

Форумның ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова яшьләрне Республика тормышы, аның көнкүреше, яшьләр сәясәте белән таныштырды.

Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып яшьләр сәясәте белән шөгыльләнә башлаган регион буларак, бүген бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирешүебез өчен сөенүен дә яшермәде Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

- Монда төрле милләтләр җыелса да, аларның уртак тамырлары бар. Төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән күбрәк аралашкан саен, башкаларга карата хөрмәте зурая бара. Яшьләр фестивальдә үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашудан тыш, төрле проектлар да барлыкка китерә. Эш белән берләшү тагын да ныграк үсешкә китерә бит. Аларның бүген парламент бинасында булуы да юкка түгел. Шулай без аларны дәүләт сәясәте белән таныштырабыз, - диде Римма Ратникова.

Казанга килгәннәр арасында яшь сәясәтчеләр дә бар иде. Алар республиканың тел, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге төрле карарлар кабул ителү процесы белән танышты.

- Төрек яшьләре фестивале зур вакыйга, ә аның Казанда узуы бу вакыйганы тагын да тантаналырак итә. Татарстанның яшьләр сәясәте башкаларга да үрнәк. Бу юнәлештә республика үз моделен Мәскәүгә генә түгел, төрек дөньясына, бөтен дөньяга күрсәтә алды инде. Евразиянең ишекләре Казанга алып бара, - дип уртаклашты форумнан алган кичерешләре белән Гагауз автономияле территориаль берлеге вәкиле Анатолий Талмач.

Фестиваль кысаларында яшьләр үз проектларын тәкъдим итеп, психологик тренингта катнашачак. Шулай ук, Казан буйлап экскурсия, Г.Камал театрында "Мулла" спектакле белән танышу һәм Мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмны карау күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading