Шәһри Казан

Фатир бәяләре кыйммәтләнерме?

Узган елгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, икенчел торак базарында фатирга бәяләр арту буенча Идел буе федераль округында Казан беренчелеккә чыккан. Экспертлар әйтүенчә, башкалада фатирның квадрат метры уртача 78 мең сум тора.

Шул ук вакытта фатир алучылар саны да сизелерлек кимегән. Быел хәл кайсы якка үзгәрер? Торакка бәя тагын күтәрелерме? Төрле оешмаларда эшләүче риэлторлар, күчемсез милек агентлары белән торак базарына кыскача күзәтү ясадык.

Квадрат метр бәясе күтәрелде дигәч тә, белгечләр, бу бөтен торакка кагылмый, дип саный. Әйтик, ике, өч бүлмәле фатирларның күбесенең бәяләре бер тирәдә сакланып тора. Өстәвенә, күп нәрсә торакның кайда урнашуына, төзелеш материалларының сыйфатына да карый. Башкаланың бер районындагы фатирга бәя шәһәрнең икенче ягындагы шундый фатирныкыннан хәтта 500 мең сумга аерылырга мөмкин.

Фатир бәяләре артса да, дәүләттән каралган программалар, төзелеш компания­ләре тәкъдим иткән ташламалар ярап куя. Ана капиталы акчасын күпләр нәкъ менә торак буенча алынган кредитны каплар өчен куллана. Өстәвенә, Путин беренче балага да ана капиталы бирергә җыена, өченче балага торак кредиты өчен түләргә 450 мең сум вәгъдә итә. Авыл җиренә эшкә кайткан кайбер белгечләргә торак өчен акча бүлеп бирелә.
Татарстанда тагын бер уникаль программа бар бит әле – социаль ипотека. Аның буенча торак алучылар да җитәрлек. Фатир алганны озак көтәсе булса да, күпләр өчен ул – соңгы өмет. Программа буенча һәр туган балага 200 мең сум чигерелә, еллык ставка 7 генә процент, айлык керемнәр дә әллә ни күп түгел. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда 721 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Быел барлыгы 2 миллион 979 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылыр дип ниятләнелә.

Реклама

Илкүләм проект кысаларында ­классик ипотека буенча да еллык процент ставка­ларын 2024 елга 7,9 процентка киметү бурычы куелган. Дөрес, бу гына фатир алучылар санын арттырырмы икән? Тәҗ­рибә күрсәткәнчә, еллык ставка 12 процент булган заманнарда торак алучылар күбрәк булган, ә ставка 9 процентка төшкәч, киресенчә, кимеген. Күрәсең, бу илдәге кризис, икътисади хәл, кешенең мөмкинлекләре белән дә бәйледер.

Хәзер менә илдә сум тотрыксыз. Белгечләр, быел торак бәяләре әллә ни кыйм­мәтләнмәс, сораучылар булмагач, бәяне арттырудан мәгънә юк дип саный. Шул ук вакытта беренчел торак базарыннан, төзелеп бетмәгән йортлардан фатир сайлаучылар да артыр, мөгаен. Вакытлыча фатирда яшәүчеләргә исә белгечләр тәвәккәлләргә киңәш итә, әгәр дә кеше үз торагы турында хыяллана икән, беренчел кертемлек акчасы һәм эш урыны, хезмәт хакы тотрык­лы булса, быел фатир алса яхшырак. Ай саен акчаны җилгә очырганчы, үз почмагың өчен түләп бару һәрчак отышлырак.

 

Анна Арахамия фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: