16+

Фатир, машина алып калырга ашык!

Яңа ел алыннан бәяләрнең кинәт артуы барыбыз өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Бигрәк тә зуррак мөлкәт - машина, фатир алырга җыенган кешеләр аптырашта калды. Үзең теләгән автомобильне алу өчен еллар буе җыйган акчаны икегә тапкырларга туры килде. Торак алу өчен дә банктан кредитларны югары ставкалар белән генә бирә башладылар. Ниһаять,...

Фатир, машина алып калырга ашык!

Яңа ел алыннан бәяләрнең кинәт артуы барыбыз өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Бигрәк тә зуррак мөлкәт - машина, фатир алырга җыенган кешеләр аптырашта калды. Үзең теләгән автомобильне алу өчен еллар буе җыйган акчаны икегә тапкырларга туры килде. Торак алу өчен дә банктан кредитларны югары ставкалар белән генә бирә башладылар. Ниһаять,...

Торак.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кризиска каршы план кысаларында бер чыгышында ташламалы ипотека кредитларының еллык ставкасы 13 проценттан да артмаска тиеш дигән иде. Банк ставкасын компенсацияләү өчен Россия бюджетыннан 20 миллиард сум ярдәм дә каралган. Апрельдән, чыннан да, банкларга әлеге ташламалы кредитны алыр өчен мөрәҗәгать итәргә була. Аның шартлары мондый: әйтик, фатир беренчел торак, ягъни яңа йорттан булырга тиеш. Торак сатып алган кеше милке белән бергә билгеле бер сумма түләп, үзенең шәхесен дә иминиятләштерергә мәҗбүр булачак. Кредит иң күбе 30 елга бирелә. Беренчел кертем фатир бәясенең 20 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Бу математиканы тулырак аңлау өчен "Ак Барс" банк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек. Фатир бәясе 2 миллион тора дип алсак, беренчел кертем - 2 миллионның 20 проценты - 400 меңне әзерләп куярга кирәк булачак. 2 миллион - 400мең = 1 миллион 600 мең сум. Менә шул калган сумманы 30 ел буе түләргә туры киләчәк. Процентларын исәпләмәгәндә, төп бурычны ай саен якынча 4450 сум итеп кайтарасы була, ә инде процентларын да кушсак, айлык кредит түләве 22 меңнән дә ким булмаячак.

- Бу беренче айларда гына шулай, алга таба сумма кимеп барачак, - ди банк хезмәткәрләре. Татарстанда әлеге кредитны бер кешегә 3 миллионнан да артыграк бирмәячәкләр.

Машина

Утилизация программасыннан тыш, машина алучыларга тагын бер ярдәм тәкъдим итә хөкүмәт. Безнең илдә чыккан, авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган автомобильләрне алганда ташламалы кредит. Әлеге программаның максаты - Россиянең машина төзү сәнәгатен камилләштерергә ярдәм итү. Үзебездә чыккан дигәч тә, иномаркаларга өмет итеп булмый икән дип уйларга кирәкми, Россиядә җыела торган чит ил машиналары җитәрлек, ләбаса. Әлеге кредитны алу өчен автомобиль бәясенең 20 процентын түләргә кирәк булачак, машинаның бәясе бер миллион сумнан арзанрак һәм ул яңа булырга тиеш. Кредит ставкасы 15 проценттан да артмаячак, дип ышандыра белгечләр.

Программа буенча әлеге кредитлар 2015 елның ахырына кадәр ике елга биреләчәк.

Сүзен - сүзгә

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, галим:

- 2014 елдан башланган кризис быелның гыйнварында аеруча үзен сиздерде. Нефть бәясенең төшүе, санкцияләр - болар барысы да гади халыкка да йогынты ясамый калмады. Әмма, Россия Президентының нык, көчле булуы, министрлыклар, үзәк банк белән берлектә мәсьәләне чишәргә омтылуы сизелә, акрынлап сум да тотрыклана бара, менә бу ташламалы кредит программасы да халыкка файдага. Дөрес, үземнең кредит алганым булмады. Машинада гомер буе йөрдем, хәзер аның кирәксез нәрсә икәнен аңладым. Иртәнге биштә чыгам. Имәнлек урманында йөрим, аннары эшкә киләм. Студентларның 100 метр араны да машинада үтүләренә аптырыйм. Сәламәт булырга теләгән кеше күбрәк җәяү йөрсен. Ә фатирга килгәндә, без совет заманы кешеләрен дәүләт тораклы итте, шөкер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading